Казан Мэры Лукин урамында урнашкан күп профильле яңа консультатив-диагностика үзәгенең медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанның Авиатөзелеш районында күп профильле яңа консультатив-диагностика үзәге эшли башлады. Биредә 44 меңгә якын авыруга хезмәт күрсәтелә. Копылов урамындагы иске медицина учреждениесе хәзерге вакытта Лукин урамы, 10-нчы йортта урнашкан. Бина 5 каттан тора һәм биредә авырулар өчен бушлай җир асты парковкасы да бар. Яңа медицина үзәгендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән эшлекле сәфәр кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Шәһәр башлыгын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев озата йөрде.
“Авиатөзелеш районы консультатив-диагностика үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар советы рәисе, Казан шәһәре Думасы депутаты һәм проект инвесторы Равил Латыйпов сөйләгәнчә, әлеге учреждение күп профильле һәм биредә гомумтабиб практикасы бүлекчәсе, хатын-кызлар консультациясе, стоматология хезмәтенең олылар һәм балалар өчен бүлекчәләре, дәвалау-диагностика бүлекчәсе, көндезге стационар, сәламәтлекне ныгыту бүлекчәсе, клиника-биохимия лабораториясе, рентгент бүлмәсе, профилактикалау бүлекчәсе бар.
Авиатөзелеш районындагы консультатив-диагностика үзәге биредә теркәлгән 44 меңгә якын халыкка хезмәт күрсәтә. Стоматология хезмәтендә даими рәвештә 100 меңнән артык кеше дәвалана, шул исәптән 26 мең бала. Хатын-кызлар консультациясендә 25 мең гүзәл затка хезмәт күрсәтелә. Шулай итеп, сменасына 1070 кабул итү очрагы туры килә. Моның өчен җиде көнлек эш атнасында 45 белгечлек буенча 100-дән артык табиб эшли. Чират булмасын өчен, терминал һәм интернет аша табибка язылу алымы җайга салынган.
Үзәктә заманча медицина техникасын кулланып, халыкка авыруны ачыклау өчен диагностика, консультация үткәрелә һәм аларны дәвалыйлар. Шулай итеп, Мэрга комплекслы тикшеренү өчен каралган томографны, казналыкны рентгентка төшерә торган пантомографны күрсәттеләр, әле тагын яңа ЗД-томографка заказ бирелгән, шушы көннәрдә аны кайтартып, көйләп куячаклар. Равил Латыйпов сүзләренчә, үзәк җитәкчелеге, бүгенге көндә актуаль булган импортны алмаштыру принцибына тугры калып, авыруларга хезмәт күрсәтүдә илебездә җитештерелгән җиһазларны да файдалана. Рентгент бүлмәсендә урнаштырылган томографларның берсе Санкт-Петербургның “Электрон” медицина техникасы заводында җитештерелгән. Үзенең техник билгеләре буенча аппарат чит илдә җитештерелгән аналогларыннан бер дә ким түгел.
Илсур Метшин хәзерге икътисади шартларда илебез җитештерүчеләрен сайлап алуны бик кирәкле гамәл дип саный. “Авиатөзелеш районы консультатив-диагностика үзәге эшчәнлеге импортны алмаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта чит илләрдән керүче күп кенә технологияләр - совет фәнни мәктәбенең казанышлары. Чит ил җиһазларында искитәрлек бернинди яңалык та юк. Алар бары тик заманча итеп төрелгән генә. Кайчандыр безнең белгечләребез чит илләргә киткәннәр, һәм бүген безнең технологияләр яңа җиһазлар сыйфатында үзебезгә әйләнеп кайталар”, -дип фикере белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Яңа җиһазлар хатын-кызлар консультациясе бүлекчәсендәге бүлмәләргә дә урнаштырылган. Бинаның дизайны хатын-кыз психологиясенең үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән: стеналар зәңгәр күк төсендә, сәгатьләр чәчәкләр белән бизәлгән, матур, зәвыклы челтәрләр. Әлеге үзгәрешләр авырлы ханымнар кәефенә бик яхшы тәэсир итә. “7-8 ел элек иске сырхауханәләрдә урнашкан хатын-кызлар консультациясен күз алдына китергәндә куркыныч булып китә. Аларда иске плиткалар, лампочкалар, каты ятаклар иде. Бүгенге көндә безнең күз алдыбызда заманча бүлмәләр. Әйе, хатын-кызларыбыз моңа лаек”, - диде Мэр һәм туучылар саны белән кызыксынды. Равил Латыйпов сүзләренчә, соңгы 15 елда абортлар саны кимегән. Үзәк табиблары аена уртача 1-2 мини аборт кына ясыйлар, йөклелек буенча исәпкә алынган хатын-кызлар саны исә 20 %-ка арткан.
Илсур Метшин шулай ук хирургия һәм стоматология бүлекчәләрен карады. Биредә шәһәр башлыгы яшь авырулар белән аралашты. Эшлекле сәфәр ахырында башкала җитәкчесе Авиатөзелеш районы консультатив-диагностика үзәгенең һәр кем куллана алырлык медицина ярдәме күрсәтү үрнәге икәнлеген ассызыклады. Шәхси медицина учреждениеләре милекчеләре үз клиникалары үсеше өчен зур күләмдә материаль чаралар кулланып, иҗтимагый әһәмияткә ия булган бурычларны башкаралар. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен дәүләт медицинасы белән беррәттән, шәхси медицинаны үстерү дә кирәк дип саный башкала Мэры.