Казанда
2025 елда инженерлык челтәрләрендә 1000нән артык авария очрагы теркәлгән, агынты сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне
бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру максатыннан 13 мең авария очрагы җайга салынган.
Коммуникацияләрнең 70 проценттан артыграгы
тузган булуы һәм халыкның коммуналь системаларга игътибарсыз каравы төзексезлек
очракларын китереп чыгара торган төп сәбәпләрдән санала. Аппарат киңәшмәсендә
шәһәр мэры инженерлык челтәрләрен яңарту белән бергә, халык арасында системалы
агарту эше алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте.
«Челтәрләрдә аварияләр саны бик күп – әлеге күрсәткеч 70
процентны тәшкил итә. Бу елына 13 мең авария очрагы дигән сүз. Көненә 50 чүп
тыгылу күренеше! Дөресен әйткәндә, унитазга ниләр генә ташламыйбыз. Смартфоннан
файдаланырга өйрәндек, ясалма фәһем белән киңәшләшәбез, ни кызганыч, унитаз мәсьәләсе
турында уйлаучы юк. «Водоканал» хезмәткәрләренең халык арасында челтәрләрдән дөрес
файдалану тәртибе һәм шәһәр инфраструктурасы турында кайгыртып яшәү кирәклеге
турында аңлату эшләре алып барулары мөһим. Мондый төр агарту эше, кешеләрне явыз
ниятле затлардан яклау өчен башкарыла торган системалы эш кебек булырга тиеш.
Интернет челтәрендә халыкның үз-үзен җавапсыз тотуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән
төзексезлекләрне раслый торган очраклар бик күп», - дип ачыклык кертте Илсур Метшин.
Бүгенге
көндә шәһәрдәге инженерлык коммуникацияләренең һәм корылмаларның 70 проценттан
артыграгы тузган хәлдә. 104 чакрымга сузылган авария хәлендәге тимер-бетон
коллекторлар аеруча куркыныч тудыра. Аларның барысы да диярлек транспорт
чаралары йөри торган юл капламы астында ята.
«Без коммуналь инфраструктура объектларын финанслау буенча каралган барлык
программаларга да гариза бирәбез, ләкин безнең челтәрләрне һәм корылмаларны
торгызу өчен шактый зур бюджет керемнәре таләп ителә. Ел саен 2 миллиард сум бүлеп
бирелгән очракта да, төзекләндерү эшләре 25 ел дәвам итәчәк. Шул ук вакытта челтәр
озынлыгы ел саен арта бара – биш ел эчендә аларның гомуми озынлыгы 10 процентка
арткан», – диде «Водоканал» муниципаль
унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков.
«Водоканал»ның инвестиция программалары кысаларында
челтәрләрне төзү һәм төзекләндерү эшенә 1,98 миллиард сум акча бүлеп бирелгән
2025 елда
челтәрләрне һәм корылмаларны төзү, төзекләндерүгә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең
төп һәм өстәмә инвестиция программалары
кысаларында 1,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бүлеп бирелгән финанс чараларының
1,5 миллиард сумы агынты сулар чыгып китү челтәрен төзекләндерүгә, 480 миллионы
су белән тәэмин итү челтәрләрен торгызуга тотылачак.
Бу елны Татарстан Республикасы рәисе тарафыннан тәкъдим ителгән коммуналь
инфраструктураны яңарту программасы ярдәмендә «Водоканал» предприятиесе хезмәткәрләре
тарафыннан 2 чакрымнан артык агынты сулар чыгып китү челтәре һәм 409 метр су
белән тәэмин итү челтәре торгызылган.
2025
елның 9 ае эчендә Казанның су белән тәэмин итү челтәрендә 898 һәм агынты сулар
чыгып китү челтәрендә 126 төзексезлек очрагы, гомумән алганда, 1024 авария теркәлгән.
Агынты сулар чыгып китү челтәрендә чүп тыгылу күренеше төзексезлек очрагын
китереп чыгара торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 9 ай дәвамында «Водоканал»
муниципаль
унитар предприятиесе белгечләре агынты
сулар чыгып китү торбаларындагы төзексезлекне бетерү, тыгылган чүпләрдән арындыру
максатыннан 13 мең авария очрагын җайга салган.
21
сентябрьдә Дубравная урамы, 43а адресы буенча урнашкан канализация
коллекторында туфрак ишелгән. Коллектор 1988 елда төзелгән һәм ул инде 100
процент тузган дип саный белгечләр. Аның аша 250 дән артык күпфатирлы һәм 120
шәхси йортның, 9 мәктәп һәм 20 балалар бакчасының, шулай ук 48 административ
бинаның агынты сулары уза. Җимерек хәлдәге коллектор предприятиенең инвестиция
программасы кысаларында планлы төзекләндерү сметасына кертелгән. Төзекләндерүне
башкару өчен кирәкле проект документлары эшләнгән. Дубравная урамында туфрак
ишелгән урында төзекләндерү эшләре 2026 елга кадәр тәмамланачак.
Сентябрь
аенда авария бригадалары Универсиада авылы янындагы участокта коллекторны
торгызу эшенә керешкәннәр. 2024 елда биредә шулай ук җир убылып төшкән булган. Коллектор
сузылган участокларны торгызу эшләрен 2026 елда тәмамларга ниятлиләр.
3 нче Төньяк коллекторның Фатыйх Әмирхан урамыннан Чистай
урамына кадәрге өлеше ел ахырына тулысынча торгызылачак
Себер тракты, 44а йортыннан алып «Карьер» су-насос станциясенә кадәр аралыкта
суүткәргеч челтәрләрне торгызу эше төгәлләнә. Ел ахырына кадәр эшчеләр Җиңү
проспектында суүткәргеч челтәр участогын төзекләндереп бетерергә ниятли. Бу елны
Дәрвишләр станциясе массивында яшәүчеләр өчен каралган 1,2 чакрым озынлыктагы
суүткәргеч челтәр төзелеше тәмамланды. Техник кушылу шартнамәләре
буенча бу елны 4 чакрым су белән тәэмин итү һәм 3 чакрым агынты сулар чыгып
китү челтәрләре төзелгән.
Суүткәргеч челтәрдә трасса буйлап өслекне ачмыйча гына торбалар сузу ысулы
белән Яңа Әмәт коллекторы участогы торгызылган. Биредә эшләр 10 метр тирәнлектә
алып барылган. Объектны ноябрь ахырына кадәр файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
3 нче Төньяк коллекторны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ел ахырына кадәр челтәрнең
Фатыйх Әмирхан урамы, 3 йорттан алып Чистай урамы, 26/5 йортка кадәрге өлешендә
полимер җиңсәне монтажлау эшен төгәлләү күздә тотыла, киләсе елда биредә төзекләндерү
эшләре башланачак. «Континент» паркы тирәсендә эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Предприятие
заманча технологияләрне актив кулланучы дип санала. «Лукин» канализация-насос станциясенә яңа модульле
станция урнаштырылуы моның ачык мисалы булып тора. Станция ел ахырына кадәр файдалануга
тапшырылачак. Поселок тыкрыгы һәм 2 нче Даурия урамындагы коллекторлар участогында
эшләр тәмамланган, Чуйков урамындагы 65 нче йорттан Адоратский урамына кадәр
сузылган коллекторны һәм Хибин урамындагы коллекторны торгызу эшләре башланган.
Авария очракларын булдырмый калуга зур игътибар бирелә. Предприятие канализация
челтәрләрен план нигезендә чистарту буенча комплекслы чаралар башкара. Әлеге
максатларга бу елны республика бюджетыннан 70 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Предприятие
үз акчасына вакуумлы төягеч һәм ике ләм суырткыч машина сатып алырга ниятли. Өстәмә
махсус техника коллекторларны юдырту буенча эш күләмнәрен арттырырга мөмкинлек
бирәчәк.
Кар эретү пунктлары да эшкә әзер. Җәй көне анда тулы техник хезмәт күрсәтелгән:
җайланмалар төзекләндерелгән, камераларны чистарту буенча регламент эшләре
башкарылган. Насос җайланмаларына һәм торбаүткәргечләргә аерым игътибар бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе башкала халкына 2 мең чакрымнан артык су белән тәэмин итү һәм 1,5 мең чакрымнан артык агынты сулар чыгып
китү челтәрләре буенча хезмәт күрсәтә.