Казанда Россия көнен бик зурлап бәйрәм итәргә җыеналар. Бәйрәм кысаларында
шәһәрдә Триатлон буенча Россия беренчелеге, патриотик чаралар, «Мәдәниятләр
мозаикасы» фестивале уздырыла, төп мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында –
«Корни», «Сова» төркемнәре һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Россия көненә
багышланган бәйрәм чаралары программасы белән эшлекле дүшәмбе утырышында
Мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина таныштырды.
«Агымдагы сәяси чынбарлыкта
Россия көненең актуальлеге тагы да яңа төсмерләр белән баетыла. Әлеге бәйрәмне
бу елларда кабул ителгән дәүләт ялы дип кенә әйтеп булмый. Бу үткәнебез һәм
бүгенгебез өчен горурлык хисләре, алай гына да түгел, илебез иминлегенең,
куркынычсызлыгының, үсешенең биредә яшәүчеләрнең бердәмлегенә, һәр гражданинның
иҗади хезмәтенә һәм җаваплылыгына бәйле булуын искәртү чарасы да. Тантанада
без Россияне генә түгел, ә бәлки бөек илебездә яшәүче халыкны да данлыйбыз.
Әлеге күркәм бәйрәм беренче чиратта бүгенге көндә махсус хәрби операция
зонасында илкүләм мәнфәгатьләрне яклаучылар, моңарчы күрелмәгән тышкы басым
астында илебезнең таркалуына юл куймаучылар – мәктәпләрдә, хастаханәләрдә,
заводта, җәмәгать транспорты руле артында, төрле компанияләрдә һәм
учреждениеләрдә эшләүчеләр – Россия файдасына хезмәт итүчеләр хакында. Бөек
илебезнең чәчәк атуын теләсәк, без барыбыз да тырышып эшләргә тиеш», – диде
Илсур Метшин.
12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия көне – ул дәүләт бәйрәме генә
түгел, күпмилләтле халыкның бердәмлек үрнәге, шулай ук Ватаныбызның бүгенгесе,
киләчәге өчен уртак җаваплылык хисе, дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе
башлыгы.
«Татарстан Республикасы башкаласы буларак Казан төрле мәдәниятләрнең,
гореф-гадәтләрнең бергә матур бәйләнештә булуын чагылдыра. Шәһәребез хаклы
рәвештә Россиянең йөзек кашы санала: биредә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре
үрелеп бара, дистәләгән милләтләрнең гадәт-йолалары саклана, һәр яңа проект
иҗат, алгарыш рухы белән сугарылган», – диде ул.
Бәйрәм кысаларында шәһәрдә төрле чаралар оештырыла. Әйтик, 10 һәм 11 июньдә «Крылья Советов», Урицкий паркларында, «Авангард» скверында һәм
Совет мәйданында концерт программалары тәкъдим ителә. Әлеге киңлекләрдә атна
дәвамында Россия флагындагыча өч төс кулланылган тасмалар таратыла.
10 июнь көнне «Казан» гаилә
үзәге янында «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» активистлары бергә тезелеп басып,
Россия Федерациясе флагын хәтерләтә торган патриотик чара үткәрә. Казанның
шәһәр һәм мәктәп яны лагерьларында атна дәвамында Россия Федерациясе флагын
күтәрү, гимн башкару белән бәйле тантаналы җыелышлар, тематик лекцияләр,
квизлар, бәйгеләр оештырыла.
Россия көнендә, 12 июньдә, Казан
Кирмәнендә студент отрядларының хезмәт сезонын ачу кичәсе, эстрада сәнгате буенча
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары концерты көтелә.
Сәгать 11:00 дә Казан Кирмәнендә
«Мәдәниятләр мозаикасы» халыклар фестивале башлана. Фестиваль барышында бик
күркәм Дуслык парады оештырыла. Чара кунаклары милли костюмнар кигән
егет-кызларның Спас манарасыннан башланган тантаналы йөрешен тамаша кыла ала.
Гавами урыннар ишегалдында кунаклар өчен милли хуҗалыклар эше тәкъдим ителә,
«Этно-маркет» һөнәрчеләр ярминкәсе, остаханәләр, халык уеннары әзерләнә.
«Казан» гаилә үзәге янындагы киңлек бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы буларак
билгеләнгән. Биредә яшүсмерләргә тантаналы шартларда беренче паспорт тапшыруны
күз уңында тоткан «Мин – Россия гражданины» акциясе уздырыла.
16:00 сәгатьтә Россия көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм
концерты башлана. Мәйданда аниматорлар, аквагрим ясау осталары, аттракционнары
булган гаилә белән бергәләп күңел ачу станцияләре эшләячәк. Шулай ук иҗади
юнәлешләр буенча остаханәләр, Эчке эшләр министрлыгының махсус техника
күргәзмәсе оештырыла. Төп сәхнәдә шәһәрнең иҗат төркемнәре, шәһәр һәм
республика сәнгать осталары, шулай ук Россия, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш
ясаячак.
Сәхнәдә патриотик рухтагы җырлар белән Марат Кадыйров җитәкчелегендәге
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге оркестры,
шулай ук Казан шәһәр филармониясе җырчылары, Татарстанның
атказанган, халык артистлары чыгышы көтелә. «Корни», «Сова» төркемнәре,
Фирдүс Тямаев кичәнең хедлайнерлары итеп билгеләнгән.
Россия көнен бәйрәм итү чаралары 22:00
сәгатьтә Казансу елгасы буенда
сокланырлык бәйрәм салюты белән тәмамлана.