Бүген Россия шәһәрләре һәм районнарының дөньяга тәкъдим итәрлек тәҗрибәсе бар. «Илкүләм проектлар ярдәмендә илебез нык үзгәрде, без шәһәрләрне төзекләндерүдә һәм инфраструктураны яңартуда зур адым ясадык», – дип билгеләп үтте Казан мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Халыкара ассоциациясенең Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин. Ул бу хакта «Халыкара муниципаль форум – 2026» кысаларында узган «Горизонталь багланышлар архитектурасы: дөньякүләм шәһәр көн тәртибендә БРИКС һәм Евразия илләре шәһәрләре тавышы» сессиясендә әйтте.
Чыгышын башлап, Казан мэры Илсур Метшин ил җитәкчелегенә ел саен Халыкара муниципаль форум уздыру тәкъдимен хуплаганы өчен рәхмәт белдерде һәм мондый очрашуларның эшкә яңа гына керешкән җитәкчеләр өчен аеруча кирәкле булуын әйтте.
«Мин дә, башка шәһәр башлыклары кебек үк, көндәлек мәшәкатьләр белән очрашам. Эшкә килүгә алдыңда төгәл бурычлар тора: кар яуган – чистартырга кирәк, мәктәпләр эшләп торырга, юллар төзек булырга тиеш. Шуңа күрә гомуми сүзләр белән чикләнмичә, үземә мэр буларак булышкан, эштә чынлап торып файдасы тигән гамәлләр турында сөйлисем килә. Хезмәттәшлеккә әзер булган барлык дусларыбызга: Африка, Латин Америкасы, Кытай, Иран, БРИКСның башка илләре вәкилләренә һәм бүген шушы залда утырган барлык партнёрларыбызга рәхмәт», – диде Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, халык санына һәм җирлекнең зурлыгына карамастан, һәр башлыкның төп бурычы – кешеләргә хезмәт итү, шәһәрне яшәү өчен уңайлырак һәм иминрәк итү.
«Барыбызның да максаты уртак – халыкка хезмәт итү. Без җитәкләгән җирлектә мең кеше яшиме, әллә ун миллионмы – монысы мөһим түгел. Барыбыз да үзебезгә ышанып тапшырылган шәһәр-районнарны яшәү өчен тагын да уңайлырак һәм хәвефсезрәк итү өчен тырышабыз», – дип ассызыклады Казан мэры.
Мәдәният һәм туризм өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек мисалы итеп ул «Замбези елгасы» яңа зооботаника бакчасына кайтарылган хайваннарны телгә алды. Быел анда ике фил баласы урнашты – аларны илләр арасында дипломатик бәйләнешләр урнашуга 65 ел тулу уңаеннан Лаос президенты Владимир Путинга бүләк иткән иде. Сентябрьдә исә зооботаника бакчасы Намибиядән китерелгән сигез жираф белән тулыланды. Шуларның икесен тиздән Татарстаннан Россия башкаласына бүләк итеп Мәскәү зоопаркына җибәрәчәкләр.
Тәҗрибә уртаклашу турында сөйләгәндә, Илсур Метшин хезмәттәшләрен башка шәһәрләрдә һәм илләрдә шәһәр хуҗалыгын ничек алып баруларына ешрак күз салырга өндәде.
«Бу белемнәрне үзлегемнән туплар өчен миңа күпме гомер кирәк булыр иде? Шуңа күрә мин сезне андый сәфәрләргә ашкынып торырга чакырам. Һәр барган җирдән шәһәрләребезне үстерергә булышачак яңа белемнәр, кирәкле танышлар һәм яңа фикерләр алып кайтырга омтылырга кирәк», – диде ул.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, җитәкчеләр арасындагы шәхси дустанә мөнәсәбәтләр хәтта бүгенге катлаулы халыкара вазгыятьтә дә уртак тел табарга ярдәм итә.
Аның фикеренчә, дәүләтара сәяси мәсьәләләрне зур сәясәтчеләр хәл итәргә тиеш, ә шәһәр һәм район җитәкчеләре халык мәнфәгате өчен үзара тәҗрибә уртаклашуны һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә бурычлы.
«Зур сәясәт дәүләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнсен. Ә без, җирле җитәкчеләр, аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны һәм халкыбыз файдасына эшләүне дәвам итәргә тиеш. Мондый корылтайлар һәм форумнар нәкъ менә шуның өчен кирәк тә. Бүген Россия шәһәрләре һәм районнарының дөньяга күрсәтерлек эшләре бар. Илебез нык үзгәрде. Илкүләм проектлар һәм дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар ярдәмендә без шәһәрләрне төзекләндерүдә һәм инфраструктураны яңартуда зур адым ясадык», – дип белдерде мэр.
Чыгышының ахырында ул чит илләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнеп кенә калмыйча, үзебезнең уңышлар турында да кыюрак сөйләргә чакырды.
«Без читләрнең яхшы тәҗрибәсен үзләштереп кенә калмыйча, үзебез ирешкән казанышларны да күрсәтә белергә тиеш. Шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәргә тиеш дип ышанам, чөнки безнең барлык эшләребез дә халкыбызның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән», – дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.
«Халыкара муниципаль форум – 2026» 23–24 декабрьдә Мәскәүдә уза. Бу чара тәҗрибә уртаклашу, шәһәрләр һәм төбәкләр үсешенең көнүзәк мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү мәйданчыгына әверелде.
Форум федераль һәм төбәк хакимият вәкилләрен, шәһәр һәм район башлыкларын, эшмәкәрләрне, белгечләрне һәм чит ил кунакларын бергә җыйды.
Катнашучылар идарә итүнең нәтиҗәле алымнары, заманча технологияләр кертү, шәһәр мохитен яхшырту, халыкка уңайлы шартлар тудыру һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыша.
Форумны ачу тантанасы «Россия» милли үзәгендә узды. Чараны Росконгресс фонды оештырды, ярдәмче оештыручы – Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе, ә генераль партнёры – Мәскәү Хөкүмәте.