Елның беренче яртысында Казанның кече бизнесы узган елга караганда яхшырак нәтиҗәләр күрсәткән: кече һәм урта бизнес субъектлары – 2,5 процентка, ә бу өлкәдә эшләүчеләр саны 3 процентка арткан. Ярты ел эчендә кече оешмаларның товар әйләнеше 726 млрд сумга җиткән. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шундый саннар китерде.
«Бүген кече бизнес шәһәр икътисадының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аның үсешенә артык зур өметләр багламасак та, барлык саннар – эшмәкәрләр саны, эш урыннары һәм керем әйләнеше – бу тармакның акрынлап киңәюен раслый. Кече бизнеска яңа шартларга, шул исәптән салым үзгәрешләренә ияләшү җиңел түгел. Вак эшмәкәрлекнең запастагы көче хәзер кимүен без яхшы аңлыйбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел кече бизнес берьюлы берничә икътисади авырлыкка юлыккан. Шуларның иң зурысы – салымнардагы зур үзгәрешләр һәм процентлары югары булган кредитлар, дип сөйләде Илдар Шакиров. 1 гыйнвардан гадиләштерелгән салым системасында эшләүчеләр өчен өстәмә кыйммәт салымы түләмәү чиге өч тапкырга кимегән – еллык керем буенча ул 60 млн сумнан 20 млн сумга төшкән. Моннан тыш, өстәмә кыйммәт салымының төп ставкасы 22 процентка кадәр арткан, ә күпчелек тармаклар өчен иминият түләүләре буенча ташламалар бетерелгән.
«Бу үзгәрешләр салым түләүнең иң мөһим якларына кагылды. Эшмәкәрләргә үз эш алымнарын яңадан карарга, булырга мөмкин югалтуларны исәпкә алырга һәм калган ташламалардан файдаланырга туры килде», – дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.
2026 елның 1 апреленнән салым кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелгән. Бу кече һәм урта эшмәкәрләргә яңа шартларга җиңелрәк ияләшү өчен кайбер ярдәм чараларын саклап калырга булышкан.
Ел башыннан өстәмә кыйммәт салымын түли башлаган яңа оешмалар белән аерым эш алып барылган – Казанда андыйларның саны 5 765 кә җиткән.
Кече оешмаларда эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2 процентка үсеп, 60 мең сумнан арткан. Агымдагы елның тугыз ай эчендә кече һәм урта бизнестан шәһәр бюджетына кергән салымнар 4 процентка артып, 10 млрд сум тәшкил иткән.