Бүген Ратушада узган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XI
сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш
керткән шәһәр халкына дәүләт, республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.
Россия Президенты указы нигезендә гаилә институтын ныгытуга һәм балалар
тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен биш бала тәрбияләүче Диана һәм Адель
Зинановлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә балалар тәрбияләүгә һәм гаилә
кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен биш бала анасы Гөлнара
Батыршинага «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлекләрендәге казанышлары
өчен «Эрда» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең табиб-педиатры Гөлназ
Азизовага һәм «Үзәк» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең спорт мәктәбе
генераль директоры Илгиз Фәхриевка «Фидакарь хезмәт өчен» медале бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен
«Уют Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре Әлфия
Котдусовага «ТАССРның төзелүенә 100 ел» медале тапшырылды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык
нәтиҗәле хезмәте өчен «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче
компаниясе генераль директоры урынбасары Рәзилә Исмәгыйлевага
«Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән
мактаулы исем бирелде.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруга зур өлеш кертүләре
өчен «ГорСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Сергей
Солдатенковка һәм «РегионСтрой» төзелеш компаниясе директоры
урынбасары Яна Шишкинага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Казан мэры күрсәтмәсе нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм
Татарстанда, Казанда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен моңа
кадәр Татарстан Республикасы Ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый
оешмасын җитәкләгән Хәбир Иштирәков «Казан хакына мактауга лаеклы
хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
Шәһәрнең су объектларындагы коткару постларында нәтиҗәле хезмәте өчен
«Казан шәһәре суларында коткару җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Никита
Коробицын Казанның Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Галиәсгар Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры артисты Искәндәр Хәйруллин Казанның Мактау
грамотасы белән бүләкләнде.
Казанның зооботаника бакчасында хайван төрләрен баетуга зур өлеш кертүе
өчен «Филләр» бүлеге мөдире Гадел Ганибаевка Казан мэрының Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең төзелеш тармагын үстерүдәге
казанышлары һәм «Ярдәм» инклюзия үзәге проектын гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе
өчен «Үзәк-Инвест» махсус төзелеш оешмасы» акционерлык җәмгыятенең Директорлар
советы рәисе Рәфыйк Заһретдинов «Казанның иминлеге хакына башкарган
хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
Нәтиҗәле хезмәте һәм «Ярдәм» инклюзия үзәге төзелешенә зур өлеш кертүе
өчен «ГЕНСТРОЙ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төзелеш-монтаж эшләре
остасы Марсель Шәйхетдиновка Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Казан Богородица ирләр монастыре биналарын
торгызудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш
идарәсенең реставрация бүлеге башлыгы Майя Морозова «Казанның иминлеге
хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт билгесе белән
бүләкләнде.
«Евростройхолдинг+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең реставрация буенча
директор урынбасары Тимур Алишевны һәм
«Татинвестгражданпроект» генераль директорының беренче урынбасары Хәйдәр
Хәсьяновны «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән
билгеләп үттеләр.
Төзелеш буенча «ЭкспертПроектСтрой» техник мөмкинлекләр үзәге
директоры Игорь Матвеевка һәм «Татинвестгражданпроект»ның 2
номерлы архитектура-планлаштыру остаханәсе башлыгы Григорий Руденкога
Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Нәтиҗәле хезмәте һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен
«ФИЗРА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы Илшат Газизовка
Казан Мэрының Рәхмәте белдерелде.