Татарстан башкаласында «Йөзъяшәрләр уены»
спартакиадасының яңа сезоны башланып китте. Өлкәннәр өчен каралган проект 13
юнәлештән тора: программага шахмат, шашка, йөзү, чаңгы узышлары, Скандинавия
йөреше, дартс, мини-волейбол, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы уеннары,
шулай ук «Актив җанатарлар» юнәлеше кертелгән. Бу елгы спартакиадада беренче
тапкыр шәһәр спорты һәм бочча тәкъдим ителә. Беренче ярышлар ноябрь ахырында
уздырыла – тормыш сөючеләр өчен шахмат баталияләре оештырыла. Проектның яңа
сезоны хакында эшлекле дүшәмбе утырышында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе
Линар Гарипов сөйләде.
«Спорт – ул әле физик күнегүләр белән генә
чикләнми, ул «шатлык гормоны» чыганагы булуы белән дә әһәмиятле бит. Без
кешеләрнең йөзендә нур балкуын, аларның шатлыктан елмаюын күрәбез – минем әлеге
хисләрне фотосурәтләргә генә карап әйтүем түгел. Безнең өчен өлкәннәрнең бу
ярышларда катнашуы мөһим: вакыт булганда әлеге чараларга килергә, карарга, җан
атарга һәм тормыш сөючеләребезне бүләкләргә тырышабыз. «Йөзъяшәрләр уены»нда
катнашу – ул яхшы, лаеклы үрнәк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Ул «Йөзъяшәрләр уены»ның спорт ярышлары гына булмавын
ассызыклап үтте. Шәһәр башлыгы фикеренчә, тән сәламәтлеге дә иң мөһимнәрдән
санала бит. Башкала җитәкчесе проектта катнашуның ялгызлыктан котылу һәм яшь
белән бәйле авырулар куркынычын киметүнең иң яхшы ысулы булуын да әйтеп үтте.
Илсур Метшин ассызыклаганча, мондый ярышлар өлкән буын
өчен аралашу мәйданчыгына әйләнә, дуслар, фикердәшләр табарга ярдәм итә.
«Бочча, дартс, шашка кебек төрләр һәм башка уеннар сәламәтлеге буенча авыр
физик күнегүләр рөхсәт ителми торган өлкәннәр өчен дә файдалы, – диде мэр. –
«Актив җанатарлар» дигән төшенчә кертелә. Бу һәр кешенең әлеге спорт бәйрәмендә
катнаша алуы өчен шулай эшләнә. Димәк, проект һәр кеше мәнфәгатен күздә тота».
Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, спартакиада
программасына шәһәр спорты һәм бочча төренең кертелүе ярышларга тагын да күбрәк
казанлыларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Тагы бер яңалык: ярышларны үткәрү урыннары арта. Бу
елгы сезонда 20 спорт объектына яңа мәйданчыклар, шул исәптән яшьләр үзәкләре
дә өстәлә.
Шахмат буенча беренче ярышлар 28 һәм 29 ноябрьдә
уздырыла. 6 декабрьдә «Вертолет» яшьләр үзәгендә шашка ярышлары оештырыла.
«Өлкән яшьтәге казанлыларны Спартакиадада катнашырга,
туганнарын һәм якыннарын ярышларда катнашучыларга теләктәшлек белдереп, рухи
көч биреп торырга чакырабыз», – дип сүзен йомгаклады Линар Гарипов.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уены» спартакиадасы
«Яшәү яме» проекты кысаларында Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән үткәрелә.
«Йөзьяшәрләр уены»ның узган сезонында 4,5 меңнән артык халык һәм 2,5 мең
җанатар катнашкан. Шәһәрнең төрле районнары данын яклап чыгыш ясаган спортчылар
11 спорт төре буенча көч сынашкан.