Хөсәен Мәүлүтев урамындагы 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген төзү эшләре 66 процентка әзер. Яңа бинада кабул итү бүлеге, 24 урынга исәпләнгән реанимация һәм дүрт операция залы булачак. Бу бүлекнең ачылуы Идел буе районында яшәүчеләр өчен кичектергесез медицина ярдәмен күпкә кулайрак итәчәк. Корпус төзелешен 2027 елның уртасына тәмамларга ниятлиләр. Төзелеш барышы белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Казан мэры Илсур Метшин танышты.
«Шәһәр халкы белән бергә без 18 нче шәһәр хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамлануын зур түземсезлек белән көтәбез. Элек кабул итү бүлеге 150 квадрат метр гына мәйданны биләсә, хәзер биредә югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән 4 мең квадрат метрдан артык мәйданлы заманча бина төзеләчәк. Подрядчы барлык эшләрне киләсе елның уртасына тәмамларга сүз бирде», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа корпус өч каттан, кулланыла торган подвалдан һәм техник каттан торачак. Анда планлы, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аерым зоналары булган кабул итү бүлмәсе, 24 урынлык реанимация бүлеге һәм дүрт операция залыннан (ике хирургия, оториноларингология һәм гибрид рентгенография залы) торган операция блогы урнашачак.
Хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлетдинов сүзләренчә, төзелеш башланганчы учреждениедә иң проблемалы юнәлешләр булып кабул итү бүлеге һәм операция ясау мөмкинлекләре саналган.
«Шәһәр Лаеш юнәлешендә актив киңәя, «Победа», «Спортивная» станциясе», «Южный парк» кебек торак комплекслары салына. Биредә халык саны арта бара, ә шәһәрнең бу ягында дәвалау учреждениеләре күп түгел. Шунлыктан мондый инфраструктура төзү – алдан күреп кабул ителгән карар. Хастаханәнең иң зәгыйфь урыны кабул итү бүлеге һәм операция блогы иде. Нигезле рәвештә 2019 елда 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзү турында карар кабул ителде. Бу халыкка медицина ярдәме күрсәтүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Ринат Җәләлетдинов.
Яңа бинада авыруларны ачыклау өчен заманча барлык шартлар тудырылачак. Биредә компьютер томографы, рентген җайланмалары һәм фиброгастродуоденоскопия уздыру өчен җиһазлар урнаштырылачак. Шулай ук дүрт УЗИ аппараты һәм ике эндоскопик җиһаз комплексы куярга планлаштырыла. Һәр операция залы үзенең эндоскопия һәм лапароскопия җайланмалары белән тәэмин ителәчәк.
Хастаханә өчен зур яңалык булып гибрид операция залы саналачак: ул бер үк вакытта УЗИ һәм рентген җайланмалары күзәтүе астында хирургия операцияләре ясарга мөмкинлек бирәчәк. Баш табиб сүзләренчә, моңа кадәр бу учреждениедә мондый операцияләр ясалганы булмаган.
Реанимация бүлеге икенче катта урнашачак, залларның берсе кан тамырлары үзәге авырулары өчен биреләчәк. Яңа корпус хастаханәнең төп бинасы (неврология бүлеге урнашкан өлеше) белән тоташтырылачак. Бу бүлекчәләрнең бергә кушылып эшләвен җайга салырга һәм пациентларны күчерү юлларын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа корпус ачылганнан соң, кизү тору көннәре санын арттыру каралган. Хәзерге вакытта хастаханә Совет, Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.
Яңа корпус медицина ярдәме күрсәтү өчен генә түгел, ә булачак белгечләрне әзерләү өчен дә кулланылачак: 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында Казан дәүләт медицина университетының җиде кафедрасы эшли. Моңа кадәр төп бинаның төрле катларында урнашкан уку класслары хәзер аерым бер уку блогына берләштереләчәк.
«Биредә студентлар киемнәрен алыштырачак, һәм оториноларингология, терапия һәм хирургия кафедраларының дәресләре узачак. Һәр операция залыннан операция барышы хирургия уку классына турыдан-туры күрсәтеләчәк. Табиб-хирургка урнаштырылган камера ярдәмендә студентлар операциянең ничек үтүен экранда күрә алачак», – дип ачыклык кертте учреждениенең баш табибы.
Төзелеш мәйданчыгында монолит эшләре, диварларны төзү, штукатурлау, идән тигезләү һәм яссы түбә ябу эшләре тулысынча тәмамланган. Керү төркемнәренә бетон салынган. Фасад, тәрәзәләр һәм витражлар кую эшләре үтәлгән, лифтларны кору тәмамланып килә. Хәзерге вакытта белгечләр бина эчендәге инженерлык челтәрләрен – электр белән тәэмин итү, һава җилләтү, җылыту, суүткәргеч һәм канализация системаларын уздыра. Эчке бизәү эшләре яртысыннан күбрәккә үтәлгән.
Яңа бина төзелеше белән беррәттән, хастаханәнең төп бинасын өлешләп яңарту да дәвам итә. Киләчәктә аларның бергә кушылып эшләвен тәэмин итү өчен, корпуслар үзара тоташтырылачак.
«Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне белдерәсем килә. Илебез өчен дә, республикабыз өчен дә катлаулы вакыт булуга карамастан, сәламәтлек саклау системасын финанслау һәм яңарту дәвам итә. Бу ярдәм нәтиҗәсендә башкалабызның һәм бөтен республиканың медицина инфраструктурасы камилләшә. Яңа объектны куллануга кертү белән Казан халкына медицина хезмәте күрсәтү һәм сәламәтлекне саклау бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
18 нче шәһәр хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелешен 2027 елның өченче кварталында тәмамларга планлаштыралар.
Искәртеп үтәбез, 2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында өч яңа медицина үзәге төзелде: Вишневка бистәсендә гомуми гамәлият табибы һәм педиатр үзәге, шулай ук «Весна» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында ике яңа сырхауханә ачылды.
Агымдагы елда дүрт сәламәтлек саклау объектында төзекләндерү эшләре тәмамланды – Сугыш ветераннары госпитале, 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе, 16 нчы Шәһәр клиник хастаханәсе һәм 12 нче Шәһәр клиник хастаханәсе яңартылды.