Балачак, студент еллары, армиядә хезмәт итү
Илсур Метшин 1969 елның 24-нче апрелендә Түбән Камада туа. Эшче гаиләсендә үсә, әтисе инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшли.
“Һәр гаилә ата-аналары, әби-бабаларыннан килгән традицияләр, гореф-гадәтләргә тугры булып яши. Без туган телебездә сөйләшәбез, әниләребез безне ничек тәрбияләгән, без дә балаларыбызны шулай ук тәрбиялибез”.
Аның Айдар һәм Айрат исемле ике абыйсы бар. Казан Мэры Түбән Каманың 11-нче номерлы урта мәктәбендә белем ала.
“Мәктәп еллары бик матур булды: искиткеч укытучылар, мәктәп ишегалдында футбол һәм хоккей уйнаулар, мәктәп ашханәсендәге балык котлетлары, дуслар-классташлар һәм соңыннан гомерлек мәхәббәтемә әйләнгән беренче сөю хисләре. Иң мөһиме, мәктәп, белемнән кала, миңа дуслык хисләрен аңлау, тырышып уку сәләте, класс, команда намусын яклау кебек төшенчәләрне аңлата торган төпле нигез бирде”.
Мәктәптә ул башта - хирург, аннары очучы булырга хыяллана. Әмма сайлар вакыт җиткәч, юрист һөнәрен сайлый. 1987 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1988 елда юрфак студенты Совет армиясе хезмәтенә чакырыла.
“Мин ул вакытта ансамбльдә уйный идем. Музыкант имиджы озын чәчләр булуны таләп итә иде. Әмма армия хезмәтенә барган вакытта әлеге чәчләрне булачак тормыш иптәшем алдында машинка белән алып аттылар. Горький паркында чәчтарашханә бар иде. Шул вакытта чәчләремне кистердем. Кырт – һәм чәч толымы киселеп төште...”.
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
Хәрби хезмәтне тәмамлаганнан соң, Илсур Метшин университетка кайта. 1992 елда университетны уңышлы гына тәмамлап, аспирантурага керә, 1999 елда Мәскәүдә диссертация яклый.
“Укытучыларыбыз өйрәткән иң әһәмиятле әйбер – даими рәвештә үзеңне үстерү өстендә эшләү һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәнү. Бу - гомер буена кирәк була торган иң файдалы тәҗрибә, университет укытучыларына моның өчен чиксез рәхмәтлемен”.
Гаилә
“Бәхет... ул синең гаиләңдә, аны уч төбендә бик кадерләп сакларга кирәк, һәм моның өчен зур җитәкче булу мөһим түгел”.
И. Метшин шәхси тормышында гаилә кыйммәтләрен, балаларга мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны өстенлекле мәсьәләләрдән саный.
Илсур Метшинның хатыны – Гөлнара Казанда туган. Аңа бер яшь вакытта, гаиләләре Түбән Камага күченә, ул вакытта шәһәрнең әле төзелә һәм үсә башлаган гына вакыты.
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
И.Метшинның истәлекләреннән: “Мин аны беренче тапкыр алтынчы сыйныфта укыган вакытта күрдем. Дөрес, бу әле балачак танышуы гына иде. Ул вакытта мин аның иң башыннан гына идем, ул миннән бер башка зуррак иде. Танышуыбыз соңрак, “Чайка” пионер лагерында булды”.
Гөлнара Метшинаның истәлекләреннән: “Без күрше мәктәпләрдә укыдык, Түбән Камадагы бер районда яшәдек, ул – 11-нче мәктәптә, мин 12-нче мәктәптә белем алдым. Бик тә популяр, актив иде ул, шуның кадәр матур иде, гитарада уйный, җырлый, хоккей, футбол белән шөгыльләнә, комсомол оешмасы секретаре, аны һәркем белә. Бик кызыклы кеше иде. Мин әлеге кеше белән булырга, тормыш буенча аның белән атларга теләгәнемне аңладым. Инде ул вакытта ук үземне аның янында ышанычлы, якланган итеп хис итә идем”.
1989 елда туй була. И.Метшинга 20 яшь, ә Г.Метшинага – 19. Метшиннарның дүрт баласы – өч уллары (Тимур, Таһир, Радмир) һәм бер кызлары (Алия) бар.
“Мин гаиләгә бик нык бәйле. Без иртәнге, кичке ашларны бергәләшеп ашыйбыз, ял көннәрен бергә үткәрәбез – бу закон”.
Кызыксынулары, хобби
Яшь вакытыннан ук Илсур Метшин хоккей, футбол уйнарга ярата. Үз вакытында ул Түбән Каманың яшьләр җыелма командасы составында да уйнаган, һәм Түбән Камада җитәкче булган елларда да ветераннар командасын җитәкләгән.
“Минем өчен бу зур таяныч. Сәгать ярым хоккей уйнап керәсең дә тормышта алга таба барырга янә көч туплыйсың”.
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
Илсур Метшин шулай ук музыка тыңларга ярата.
“Әле дә хәтердә, 1983 елда Казанга популяр төркем килгән иде. Мин ул вакытта мәктәп укучысы гына идем, Түбән Камада яшим. Казанга кадәр билет 5,5 сум тора, концерт – 3,5 сум. Аңа эләгер өчен, мин бер ай сөт комбинатында эшләдем һәм 6 сум алдым. Калган акчаны миңа әти-әниләр өстәде. Мин Казанга килдем, Андрей Макаревичның үзен күрдем, имзасын алдым – ул мизгелдә дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юк дип уйладым!”
Муниципаль хезмәт
Илсур Метшинның бөтен хезмәт эшчәнлеге муниципаль хезмәт белән бәйле. Ул 1993 елда Казан шәһәре Совет районы администрациясенең торакны хосусыйлаштыру агентлыгына мөдир буларак башланып китә. Инде ике елдан соң И.Метшинны Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе итеп билгелиләр.
1997 елда Метшин Татарстан башкаласының Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары – “Казанский Посад” территориясе префекты вазыйфасына билгеләнә.
1998 елдан алып 2005 елга кадәр Илсур Метшин Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасын башкара. Администрация җитәкчесе булганда, И.Метшин гади шәһәрлеләрнең кызыксынуларын көн кадагына куя: ул вакытларда шәһәр бюджетының 90%-ы социаль юнәлешкә ия була. Нәтиҗәдә, бу елларда Түбән Кама республиканың мәдәни әһәмияткә ия булган шәһәрләренең һәм спорт үзәкләренең берсе була, Россия шәһәрләре арасында лаеклы урын ала, ике тапкыр “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре” исеменә лаек була.
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
2005 елның ноябреннән Илсур Метшин Казан администрациясен җитәкли, 2006 елның гыйнвар аенда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе була. 2006 елның март аенда муниципаль берәмлек башлыгы итеп сайлана. Казан Мэры итеп Илсур Метшинны өч тапкыр – 2010, 2015 һәм 2020 елларда яңадан сайладылар. Дүрт ел рәттән казанлылар аңа муниципалитет белән идарә итүне ышанып тапшыра. Бу вакыт эчендә Казан үз үсешендә гаҗәеп сикереш ясады, Россиянең яшәү өчен иң популяр һәм уңайлы шәһәрләренең берсе булды, шулай ук киң халыкара танылу алды.
“Кешеләр бит хакимиятне федераль, республика яки муниципаль төрләргә бүлми. Йокыдан уяну белән сезнең ут кабызасы, чиста подъезд һәм ишегалдына чыгасы, матур архитектураны күрәсегез килә. Яшелләндерү, чүп-чарны вакытында чыгару, мәктәпләрдә балаларның сыйфатлы итеп тукланулары – боларның барысы да һәм башка бик күп өлкәләр безнең җаваплылыкта. Без Казандагы һәр нәрсә өчен җавап бирәбез”.
Илсур Метшинның шәхси архивыннан алынган фото
Казан Мэры Тарихи шәһәрләр лигасы, Бөтендөнья Metropolis Ассоциациясе, «Азия Мэрлары Форумы» халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмасы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Башкалалар һәм эре шәһәрләрнең халыкара ассамблеясы, шәһәр азык-төлек сәясәте Милан пактының Координация советы һәм башка халыкара оешмалар эшендә актив катнаша.
2016 елдан 2022 елга кадәр ул Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының җирле хакимиятләр палатасында Россия вәкилләре сафына керде, шулай ук Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары булды.
Илсур Метшин Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең рәисе булып тора, Россия шәһәрләре союзы идарәсе составына һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе Президиумы составына керә.
Партия идарәсенең югары органына – «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советына сайланды.
2006 елдан Илсур Метшин Халыкара «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Евразия төбәк бүлеген җитәкли, аның штаб-фатиры Казанда урнашкан.
2019 елда Казан шәһәре Мэры И.Р.Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты (UNACLA) Президенты итеп сайланды, 2022 елда икенче срокка сайлана. 2021–2022 елларда ул «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы президенты булып торды. 2024 елдан БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясе рәисе.