Быел Казанның Күмәч-кондитер комбинатында табада кыздыру өчен уңайлы булган
икмәк җитештерү буенча югары технологияле яңа автомат җайланмалар эшли башлады.
Ул озайтылган саклау срогы белән тәүлегенә 20 тоннага кадәр продукция
җитештерергә мөмкинлек бирә. Предприятиедә шулай ук җитештерү урыннары
төзекләндерелгән, экспедиция киңәйтелгән һәм яңа 32 эш урыны булдырылган. Казан
мэры Илсур Метшин «Ак Барс» Холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль
директоры Иван Егоров белән бергә яңартылган киңлекне бәяләде.
«Икмәк-кондитер комбинаты моннан 40 ел элек, 1986 елда ачылган, ләкин дөрес
идарә итү һәм үсеш өчен акча кертергә әзер булуы аркасында бүген ул базарда иң
яхшы уенчыларның берсе санала. Соңгы вакытта биредә берьюлы берничә җитди
инвестиция проекты гамәлгә ашырылды. Иң мөһиме, икмәк җитештерү буенча югары
технологияле яңа автомат җайланмалар эшли башлады. Моның өчен, әлбәттә,
миллионнар тотылган, ләкин аның нәтиҗәсе куандыра: предприятие саклау срогы
озайтылган күмәч ризыклары чыгара башлады. Ә бу исә Идел буе федераль округы базарларына юл ачты.
Продукцияне илтеп җиткерү географиясе җитди киңәйтелде, яңа эш урыннары
булдырылды», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Җитештерү урыннарын
тулысынча төзекләндерү чаралары икенче мөһим проект булып тора. «Бик зур эш
башкарылган: асылда, бөтен җитештерү каркасы яңартылган һәм алга таба үсеш өчен
җитди нигез булдырылган. Иң әһәмиятлеләрдән санала торган өченче социаль проект
турында да әйтми калу мөмкин түгел. Комбинатта ирләр өчен 256 кешегә исәпләнгән
заманча чишенү бүлмәсе төзелгән. Нәкъ менә шундый гамәлләрдән хезмәт кешесенә
карата хөрмәт барлыкка килә. Эш бирүченең, табыш белән бергә, үз хезмәткәрләре,
аларның нинди шартларда эшләве турында уйлануы – ул яхшы бизнес күрсәткече», –
дип ассызыклады мэр.
Яңа җайланмалар ярдәмендә
эшләрнең барлык төрләре башкарыла: күмәч-икмәк ризыкларын җитештерү өчен
кирәкле чимал әзерләнә, камыр басыла, продукция пешерелә, турала һәм
төргәкләргә төрелә. Биредә елына 7,2 мең тонна азык-төлек җитештерергә була, 32
эш урыны барлыкка килгән.
Комбинатның генераль
директоры Тимур Гыйльметдинов сөйләвенчә, продукция контракт буенча федераль
сәүдә челтәрләре санала торган X5 Retail Group, «Магнит» һәм «Лента»
кибетләренә китерелә. Саклау вакыты озайтылган ризыклар сату географиясен
киңәйтергә, шул исәптән Идел буе федераль округы базарларына чыгарга ярдәм итә.
Күчмә чарада Казан мэры
табада кыздыру өчен уңайлы булган икмәк җитештерү белән бәйле эшләрнең барысы
белән дә танышып чыкты. Вак күзәнәкле багет пешерү өчен дүрт өлешкә бүлеп камыр
басыла. Аннары мичкә озатыла торган формаларга робот ярдәмендә
капкачлар куела, аларга әзер камыр салына. Пешерү өчен 45 минут чамасы
вакыт каралган. Мичтән чыккан икмәкләрне суытып, аларны турыйлар һәм
төрәләр.
Комбинатта 120 төргә якын
продукция: икмәкнең гадәти төрләре, кул хезмәтенә, озак вакыт әчетүгә, табигый
матдәләргә басым ясап пешерелә торганнары, батоннар, табада кыздырыла торган
икмәкләр, баллы күмәч эшләнмәләре, көлчәләр, көнчыгыш тәм-томнары һәм чәкчәкләр
җитештерелә. Тимур Гыйльметдинов сүзләренә караганда, предприятие республиканың
икмәк пешерү тармагында җитештерү күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтенә керә.
Яңа автомат җайланмалар
урнаштыру белән бергә биредә башка киңлекләр дә яңартылган. 20 елга якын
эшләгән, камырны аерым кисәкләргә бүлә торган элеккеге җайланма яңасына
алыштырылган. 2025 елда икмәкне кисә һәм төрә торган өч җайланма сатып алынган,
батон җитештерү линиясендә кулер алыштырылган. Җитештерү урыннарында яңа
яктырткычлар куелган, электр тарата торган эшләнмәләр алыштырылган,
идәннәр, инженерлык челтәрләре, шул исәптән канализация һәм мич нигезе
яңартылган. Май складына автомат эшли торган яңа кисмәкләр куелган.
Җитештерелгән ризыкларны
озату ноктасында да яңа үзгәрешләрне күрергә була. Төргәкләү һәм төяп җибәрү
мәйданчыгы 1 мең квадрат метрга киңәйтелгән, өстәмә төяү рампалары төзелгән.
Заказларны сәүдә нокталары буенча бүлү өчен предприятиедә цифрлы технологияләр
кулланыла: һәр кибеткә аерым ячейка каралган, әлеге система продукцияне кая
җибәрергә кирәклеген билгеләргә ярдәм итә.
2025 елда комбинатта ирләр
өчен 256 кешегә исәпләнгән заманча яңа чишенү бүлмәсе төзелгән. Анда һәр эшче
өчен аерым шкафлар куелган, көнкүреш инфраструктурасы, санитар челтәрләр
яңартылган.
Казанның Күмәч-кондитер
комбинатында 470 кеше эшли, тәүлегенә 80 тоннага якын икмәк ризыгы җитештерелә.
Предприятие Казанның 3 нче икмәк заводы белән берләштерелгән бер компаниягә
керә. Анда тагын 745 хезмәткәр эшли, тәүлек буена җитештерү күрсәткече 40
тоннага җитә. Ике завод тарафыннан әзерләнгән продукция 4 мең сәүдә ноктасына
озатыла.
Комбинат әлеге юнәлеш
буенча һөнәри белем бирә торган мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә.
Технология һәм азык-төлек белгечлеге буенча укучы студентлар предприятиедә
практика уза. «Технология һәм азык-төлек белгечлеген үзләштерүче студентларның
бездә практика узуы турында көллиятләр белән килешү төзедек. Күп кенә чыгарылыш
укучылары комбинатта эшләргә кала. Предприятие коллективы яшәрә», – дип сөйләде
Тимур Гыйльметдинов.