Казан мэры Илсур Метшин IV Халыкара «РЕБУС-2026» форумының «Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше: саклау һәм үстерү тигезлеге» дип аталган пленар утырышында чыгыш ясады. Ул башкаланың тарихи үзәген саклау һәм аны заманча шәһәр мохитенә яраклаштыру юллары турында сөйләде. Соңгы елларда Татарстан башкаласында 15 кә якын мәдәни мирас объекты торгызылган, ә 200 дән артыгы төзекләндерелеп, заманча кулланылышка яраклаштырылган.
«Барыгызны да Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли башлауга ун ел тулу белән котлыйсым килә. Татарстан рәисе җитәкчелегендә Казанның тарихи үзәген торгызу буенча бик мөһим эш башланды. Үз вакытында, әле 2013 елгы Универсиадага кадәр, шәһәр алдында тузган торакны бетерү бурычы тора иде. Ул чакта без иң гади уңайлыклары да булмаган иске йортларны сүтүгә сөенә идек. Әмма тузган йортлар белән бергә, кызганыч, байтак кына тарихи биналар да юкка чыкты. Тарих үткәннәрне кире кайтармый, без ул заманга әйләнеп кайта алмыйбыз инде», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Казанның тарихи өлешен торгызу буенча киң колачлы эш 2013 елгы Универсиада алдыннан, шәһәр 162 ил вәкилләре катнашындагы халыкара ярышларны кабул итәргә әзерләнгәндә башланып китте.
«Проектларга акча кертүчеләр, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр халкы һәм тәҗрибәле архитекторлар белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без тарихи үзәкне яңадан тергезә алдык. Бүген бу биналар яңа сулыш алды һәм зур ихтыяҗ белән файдаланыла торган, шәһәр халкы өчен җәлеп итүчән заманча киңлекләргә әверелде. 2000 нче еллар башында без үзәктәге һәр төзелеш кранына сөенә идек, чөнки бу шәһәрнең үсүен күрсәтә иде. Ул чакта шәһәр мигъмариятен торгызу һәм киңлекләрне төзекләндерү кайгысы юк иде. Бүген исә без биналар төзү турында гына түгел, ә тулы бер шәһәр мохитен формалаштыру турында сөйлибез», – дип уртаклашты Илсур Метшин.
Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның тарихи үзәктә биек йортлар төзүдән баш тарту турындагы карарын искә төшерде. «Хәтерлим, Рөстәм Нургалиевич мине кабинетына чакырды да: «Әйдә, үзәктә биек биналар төзүне туктатыйк», – диде. Мин аңа: «Бик теләп, тик элеккеге шәхси торак төзелеше участокларын нефть каланчасы бәясенә сатып алып, җир кишәрлеге туплаган эшмәкәрләребезнең исәп-хисабы туры килмәячәк бит, аларга каршы тору бик авыр булачак», – дип җавап бирдем. Ул исә: «Минем ихтыярым шундый, әйдәгез аны үтик», – диде. Шушы ихтыяр безгә комиссия, залда утыручылар, экспертлар берләшмәсе вәкилләре, үзәктә дә, башка урыннарда да төзелеш алып баручы зур һәм кече компанияләр белән бергәләп бу эшне башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Бүген Казан форумда фикер алышу үзәгендә икән, сез аны яхшы тәҗрибә мәйданчыгы дип атыйсыз икән – бу мин санап үткән һәркемнең уртак казанышы!» – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тарихи үзәкне яңартканда Казанга күпчелек очракта үзенә яңа алымнар эзләргә туры килгән, чөнки моңарчы мондый эшнең әзер үрнәкләре бөтенләй дә булмаган диярлек, дип билгеләп китте мэр. Тупланган тәҗрибә шәһәргә тарихи биләмәләрне үстерү алымнары буенча фикер алышу үзәгенә әйләнергә мөмкинлек биргән.
«Әлбәттә, без байтак кына хаталар да җибәрдек, ләкин бүген Казан тарихи мохитне саклау алымнары буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Күп өлкәләрдә без беренче юл яручылар булдык: ул чакта үрнәк итеп алырлык әзер тәҗрибә хәтта Мәскәүдә дә юк иде. Бу эштә катнашкан һәркемгә – төзелеш өлкәсе вәкилләренә, проектларга акча кертүчеләргә, архитекторларга, белгечләргә, җәмәгать эшлеклеләренә һәм шәһәр халкына рәхмәт әйтәсем килә. Без уртак тырышлык белән бүгенге нәтиҗәләргә ирешә алдык. Әлбәттә, бу эшне дәвам итәчәкбез, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәчәкбез һәм Казанны, шул исәптән аның тарихи үзәген дә тагын да ямьлерәк итәчәкбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бүген Казанда дәүләт саклавында 660 мәдәни мирас объекты исәпләнә: шуларның 138 е – федераль, 457 се – төбәк һәм 65 е җирле әһәмияткә ия. Соңгы ун ел эчендә 15 кә якын объект торгызылган, ә 200 дән артыгы төзекләндерелеп, заманча кулланылышка яраклаштырылган.
Шәһәр алдында торган тагын бер мөһим бурыч – тарихи үзәкне яңадан яшәү урынына әйләндерү. Ул туристлар килгән чорда яки көндез генә җанланып калмыйча, тормыш өчен тулы бер мохит булырга тиеш. Соңгы ун елда Казанның тарихи җирлеге чикләрендә 243 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган.
Тарихи кварталларны саклау алымын сайлау – тиз арада үстерүме, әллә сакчыл торгызумы дигән сорауга җавап биреп, Казан мэры «алтын урталык» табу зарурлыгын ассызыклады.
«Тизрәк тәртип урнаштыру теләге белән тарихи мохитне саклап калу кирәклеге арасында һәрчак каршылык бар. Кунаклар тарихи үзәктә башкарылган зур эшебезне билгеләп үтсәләр дә, эшлисе эшләрнең күләме әле бик зур. Безгә җитди тотынырга кирәк булган урыннар шактый. Тизрәк тәртипкә китерү теләге һәрвакыт бар, шул ук вакытта без хезмәттәшләребез белән гасырларга җитәрлек итеп төзибез. Шуңа күрә алтын урталыкны табарга кирәк. Республикабыз рәисе һәм министр Марат Мансурович белән бергә без нәкъ шушы алымга таянырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Чара ахырында Илсур Метшин Татарстан рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусовага һәм архитекторлар берләшмәсе вәкилләренә шәһәрнең тарихи үзәген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Олеся Александровна, сезнең аша мин без сөйләгән һәркемгә – төзүче ширкәтләргә, экспертлар берләшмәсенә рәхмәт әйтәсем килә. Сез шушы кешеләрнең вәкиле булып торасыз һәм безгә тарихи үзәкне саклап калырга ярдәм иткән битараф булмаган кешеләр арасыннан килдегез – тыюлар аша түгел, ә үзара киңәшләшеп, Казанны тагын да яхшырак итү теләге белән эшләдегез. Без бу юлны бергә Рәисебез җитәкчелегендә уздык. Әйдәгез алга таба да бердәм булып Казанны тагын да матуррак итик», – дип сүзен тәмамлады Илсур Метшин.
Пленар утырышта Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Музыченко, Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтеннән сенатор һәм Арзамасның элеккеге мэры Александр Щелоков, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Чит ил кунаклары арасында Төркиянең Эскишехир каласы Одунпазары шәһәр районы мэры Казым Курт, Иранның Абаркух шәһәре мэры Хәлил Әкрами Асадабади һәм башкалар бар иде.
IV Халыкара «РЕБУС 2026» форумы 11–13 ноябрь көннәрендә Казанда БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы кысаларында уза. Быелгы форумның төп темасы «Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше» дип атала. Аның төп бурычы – төбәкләрдәге тарихи үзәкләргә өстәмә финанслау җәлеп итәргә, аларның инфраструктурасын үстерергә һәм шул ук вакытта мигъмарият һәм мәдәни үзенчәлекләрен саклап калырга ярдәм итүче гамәли киңәшләр эшләп чыгару.