Казанның «Тукай мәйданы» метро станциясендә, «Кольцо» сәүдә үзәге ягыннан керә торган вестибюльдә турникетлар яңартылды. Искергән 10 аппарат
урынына биредә үзебездә җитештерелгән заманча 17 җайланма урнаштырылган. Бу Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумында
Саклык банкы һәм «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе арасында имзаланган килешүне гамәлгә ашыру кысаларында
беренче адым булып
тора. Казан мэры Илсур Метшин әлеге яңалык белән танышты.
«Без хәрәкәт составын яңарту белән бергә, ясалма фәһем һәм зур мәгълүматларны анализлау мөмкинлекләреннән файдаланып, технология өлкәсендәге яңа алымнар белән дә эшләргә әзер. Станцияләргә
яңа турникетлар урнаштыру һәм биредә заманча түләү системаларын куллану – ул уңайлылык
күрсәткече булуы белән бергә, икътисади нәтиҗәлелек, шулай ук казанлыларның
иминлеге мәсьәләсе дә. Үзебездә эшләнгән программаларга һәм биометрик системага
таянып, берьюлы өч мәсьәләне хәл итәбез: болар халык күп йөри торган
сәгатьләрдә вестибюльләрдә пассажирлар агымын 50 процентка кадәр арттырырга
ярдәм итә, метрода йөрүчеләрнең үзе белән карта йөртү ихтыяҗы бетә һәм Россиядә
уйлап табылган технологияләр хисабына инфраструктураның өзлексез эшләве тәэмин ителә.
Безнең өчен метрода көндәлек сәфәрләрнең уңайлы булуы мөһим. Болар бар да заманча
мегаполис үсешендә технологияләр кешеләр файдасына эшли торган закончалыклы
адым», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа турникетлар үзебезнең программалар ярдәмендә
җитештерелгән Россия эшләнмәсе санала. Киңлекләре нибары 125 миллиметр гына булганга,
алар вестибюльгә тагы да күбрәк сыйган. Хәзерге вакытта керү юлында – 11, чыгу ноктасында
шундый алты җайланма тора. Әлеге заманча мөмкинлектән файдалану халык күп йөри
торган сәгатьләрдә пассажирлар агымын 50%-ка кадәр арттырырга ярдәм иткән һәм монда
юлда йөрү өчен каралган төрле ысуллар белән түләп була.
«Мондый турникетларның иң төп өстенлеге – аларның әйләнә-тирәдәге
күренешләргә тиз арада яраклашуында. Чыгу юлында махсус датчиклар тора: кешеләр
агымы күп булган очракта, турникетның ачыла-ябыла торган җайланмалары ябылмый башлый
һәм алар пассажирларга алга узарга комачауламый. Әлеге вестибюль Казан метрополитенында иң күп халык
йөри торганнардан санала. Аның аша көн саен 25 меңнән артык пассажир уза. Башкала
халкы, кунаклар хезмәт күрсәтү сыйфатының яхшыруын күрер дип уйлыйм: моннан соң
чыгу яки керү юлында чиратта торырга туры килмәячәк. Шулай ук безнең
«Инфоматика» дип аталган Казан компаниясен дә билгеләп үтәсем килә – бу
турникетларны алар җитештерде», – диде «Метроэлектротранс» муниципаль унитар
предприятиесе директоры Айдар Габделхаков.
Яңа турникетлар пассажирлар агымы күп булганда ачыла-ябыла торган
җайланманың вакытыннан алда ябылуын туктатып кала торган хәрәкәт датчиклары
белән җиһазландырылган. Начар күрүче һәм сукыр пассажирлар мәнфәгатен кайгыртып
тактиль мөмкинлекләр каралган: юлда йөрү өчен түләгәннән соң әлеге затларга турникет
аша үтүне рөхсәт итә торган тактиль тавыш бирелә. Җайланмаларның торышын
белгечләр реаль вакыт режимында читтән тикшереп тора ала.
Яңа заманча турникетларда Саклык банкы юлда йөрү өчен биометрия буенча түләү
ысулын тәкъдим итә. «Тукай мәйданы» метро станциясенең 10 турникетында «Елмаеп
түләү» хезмәте эшли. Хәзер үзең белән акча, банк карталары яки телефон йөртергә
кирәкми дә – түләү бик тиз башкарыла. Пассажирдан терминал экранында «Елмаеп
түләү» хезмәтен сайлавы һәм камерага бер елмаеп каравы сорала.
Шәһәр халкы һәм кунаклары, кайсы банкның клиенты булуга карамастан, әлеге төр
түләү ысулыннан файдалана ала. Биометрия бүгенге көндә юлда йөрү өчен каралган түләү
ысулларын тулыландыра, пассажир исә үзе өчен уңайлы булган иң кулай вариантны
сайлый ала.
«Саклык банкы төбәкләр инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирә. Һәм
Казан метрополитенында иң популяр станцияләрнең берсе булган «Тукай мәйданы»нда
турникетларны яңарту чарасы ул бу эшнең ачык мисалы дияр идем. Бүгенге көндә шәһәр
халкының, башкала кунакларының метрога тизрәк керүе өчен зур эш эшләнде, менә
шундый уңайлылык булдырылды. Без метродагы көндәлек сәфәрләрнең ихтыяҗ булуы
белән бергә, аның кешеләр өчен иң рәхәт һәм җайлы күренешләрдән булуына
омтылабыз. Әлеге проект пассажирлар йөртү буенча цифрлы мөмкинлекләрдән
файдалану турындагы бик зур килешү кысаларында беренче адым һәм без
казанлыларның тормышын уңайлырак итүне дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады
Саклык банкының «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимов.