Казанда Рихард Зорге урамы, 89 адресы буенча урнашкан Идел буе районының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге капиталь төзекләндерүдән соң ачыла. Бинада инженерлык коммуникацияләре һәм интерьер яңартылды, архив киңәйтелде һәм 50 кешегә исәпләнгән тантаналы теркәү залы җиһазландырылды. Дүшәмбедән бүлек гаризалар кабул итә башлаячак. Казан мэры Илсур Метшин яңартылган киңлек һәм шәһәр ГХАТ бүлекләре эшендәге яңалыклар белән танышты.
«Йөкләнеш шактый зур – атнасына 500 теркәү, шуңа күрә биредә уңайлы да, тантаналы да, матур да булсын өчен тырыштык. Казанлылар балалар тууын теркәсен, гаилә корсын һәм бу мөһим вакыйгаларга уңайлы һәм лаеклы шартларда сөенсен өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
ГХАТ бинасы 1983 елда төзелгән һәм 90 нчы еллардан бирле ремонт күрмәгән. Объектта ремонт эшләре быелның мартында башланган. Бу вакыт эчендә белгечләр инженерлык коммуникацияләрен, түбәне, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырган, фасадны яңарткан һәм җылыткан. Шулай ук эчке бүлмәләр яңача бүленгән, иске түшәм-идән япмалары алыштырылган һәм яңа бүлемтекләр торгызылган. Мәсәлән, архив мәйданы 7 квадрат метрга арттырылган – хәзер ул 27 кв. м тәшкил итә. Хезмәткәрләр өчен яңа җиһазлар һәм техника сатып алынган, өстәмә эш урыннары булдырылган.
Яңа киңлекнең эчке бизәлеше гаилә бәхете һәм иминлеге символларына нигезләнеп эшләнгән. Төп төсләр итеп сафлык билгесе булган ачык ком төсе һәм «алтын туй» йоласына ишарәләүче алтын төс алынган.
Эчке бизәлештә никах балдакларын хәтерләтүче яктырткычлар, дулкынсыман панельләр һәм ут белән бизәлгән аркалар урын алган. Тантаналы теркәү залында диңгез темасына кагылышлы элементлар – энҗе бөртекләре һәм йомшак яктырткычлар белән бизәлгән алтын дулкыннар барлыкка килгән. Алар Идел буе районы белән тыгыз бәйләнгән Идел елгасына ишарәли. Арка корылмалары рәсми киңлекнең кырыслыгын йомшарта һәм уңайлырак мохит тудыра. Аерым бизәк элементларын, шул исәптән барельефны да, рәссамнар кулдан эшләгән – һәр гипс шарчык аерым формада коелган.
Бүлмәләрне эш тәртибенә карап бүлү дә үзгәргән. Килүчеләр агымын бүлү өчен, гаиләләргә һәм яшь парларга хезмәт күрсәтү зонасы тантаналы өлештән тулысынча аерылган. Истәлекле фотосурәтләр ясау өчен коридорда фотозона бар, кабул итү урыны, көтү зонасы һәм гардероб урнашкан. Дәүләт хезмәтләре артыннан килүчеләр өчен аерым урын каралган, шулай ук никахны тантанасыз теркәү зонасы да җиһазландырылган.
«Беренче чиратта без архив бүлмәсен киңәйттек – бу безнең өчен бик мөһим, чөнки архив һәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең төп нигезе булып тора. Шулай ук утыру урыннары арттырылды, мөрәҗәгать итүчеләр зонасы яңартылды, тагын ике эш урыны өстәлде. Хәзер халыкның зур агымы яңартылган Идел буе бүлегенә күчәр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы Елена Студеникина.
Тантаналы теркәү залы 50 кешегә исәпләнгән. Шул ук вакытта бүлек никахларны теркәү белән генә чикләнмичә, төрле бәйрәм тантаналарын уздыруны, гаилә юбилярлары белән очрашулар һәм яшьләр өчен чаралар оештыруны да дәвам итәчәк.
Идел буе районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сигез белгеч эшли. Алар Казанның Идел буе, Совет һәм Вахитов районнары халкына, шулай ук Татарстанның якын-тирә муниципаль районнары һәм башка төбәкләр кешеләренә хезмәт күрсәтә. Бүлекнең теркәлү урынына бәйсез эшләү тәртибе ярдәмендә, бирегә Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, бүлектә яшь парлар өчен яшь гаилә мәктәбе оештырыла. Биредә психологлар эшли, гаилә сәламәтлеге буенча табиблар белән очрашулар уза. Бу эшкә 21 нче номерлы сырхауханә дә кушылган – аның белгечләре атна саен бүлеккә «Туарга телим» программасы белән килә.
Тагын бер юнәлеш – гаилә юбилярларын хөрмәтләү. Мондый очрашуларга мәктәп укучыларын һәм студентларны, шул исәптән чит ил студентларын да чакыралар. 50, 60 һәм 70 ел бергә гомер иткән парлар яшь буын белән гаилә бәхете серләрен уртаклаша.
«Без шулай ук истәлекле көннәрне билгеләп үтәбез һәм төрле темаларга кагылышлы туйлар уздырабыз. Бу яшь парларның үз теләге: мәсәлән, алар никахларын теркәү өчен Халыклар бердәмлеге көнен яки Сайлаулар көнен сайлый. Яшьләр хәзер мондый мөһим көннәр белән кызыксына, алар ватанпәрвәрлек яклы», – дип билгеләп үтте Елена Студеникина.
Узган ел нәтиҗәләре буенча бүлек 10 меңнән артык гражданлык хәле актын теркәгән һәм 37 меңгә якын юридик әһәмияткә ия гамәл башкарган. 2025 елда Казан буенча Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе барлыгы 250 меңнән артык юридик әһәмияткә ия гамәл башкарган һәм никахлашу, аерылышу, үлем турында 52 мең таныклык һәм башка документлар биргән.
Атна саен бүлеккә гражданлык хәле актларын теркәү, кабат таныклыклар һәм архив белешмәләре алу мәсьәләләре буенча 500гә якын кеше мөрәҗәгать итә. Никахны тантаналы теркәү көннәрендә яшь парлар чакырган кунаклар хисабына килүчеләр саны тагын да арта.
Зорге урамындагы бүлекне яңарту ГХАТ хезмәтләрен камилләштерү буенча киңкүләм эшнең бер өлеше булды. Үзгәрешләр барышы турында Казан мэрына «Шәһәрне үзгәртеп кору үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең аналитика бүлеге башлыгы Екатерина Мартынова җиткерде.
Бүлекләргә мөрәҗәгать итү хәзер гадиләште: килгән шалтыратуларны бердәм элемтә үзәге кабул итә, ә барлык бүлекчәләрдә кунаклар өчен бушлай интернет өзлексез эшли. Август аенда Совет районы администрациясендә (Шуртыгин урамы, 1, 116 нчы кабинет) гражданнарны кабул итү өчен өстәмә урын ачылды. Биредә шәһәр халкы туу һәм никахлашу турында белешмәләр, кабат таныклыклар ала, шулай ук никахны теркәү һәм өзү турында гаризалар бирә ала. Моннан тыш, бала тудыру йортлары техника һәм элемтә чаралары белән җиһазландырылды, ә ана паспортларына мәгълүмати белешмәлекләр өстәлде. Хезмәткәрләр өчен документлар бастыру гадиләштерелде, ә техник ярдәм хезмәтенә гаризалар Okdesk платформасына күчерелде.
Яңартылган Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген карауда Казан башкарма комитеты җитәкчесе Булат Алеев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, «Шәһәрне үзгәртеп кору үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Игорь Сәйфетдинов һәм башкалар катнашты.