Капиталь төзекләндерү эшләреннән
соң Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Каштан урамында урнашкан 415 номерлы
«Умырзая» балалар бакчасы ачылды. 1961 елда төзелгән бина үз тарихында беренче
тапкыр төзекләндерелгән: биредә инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр, ишекләр
алыштырылган, яңа түбә ябылган, фасад, бина яңартылган һәм бакча урнашкан
җирлек төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта бакчага 23 бала йөри, төркемнәр
әкренләп тулылана бара: бирегә көн саен яңа сабыйлар килә. Учреждение татар
телендә белем бирә торган, милли мәдәният балаларның көндәлек тормышының бер
өлешенә әйләнгән «11 номерлы татар гимназиясе» белән бергә эшли. Яңартылган балалар
бакчасына Казан мэры Илсур Метшин бәя бирде.
«Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң балалар бакчасы, чын мәгънәсендә,
әле яңа гына сафка бастырылган кебек булган. Әлеге бакчаның яңа эш алымы аеруча
әһәмиятле. Балалар бакчасы татар гимназиясе белән бер юнәлештә эшли: укыту һәм
балаларга тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Биредә үз сәләтләрен ачу өчен
нәниләребезгә барлык шартлар да булдырылган. Һәм төрле түгәрәкләр тәкъдим ителә
– күңелеңә хуш килгәнен сайла гына! Бакчада балаларны күрүебезгә чиксез шатбыз:
төркемнәргә 23 бала йөри башлаган, – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
– Төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Капиталь төзекләндерү эшләре бик сыйфатлы
һәм матур итеп башкарылган».
Балалар бакчасын төзекләндерү чаралары ике өлешкә бүлеп үткәрелгән.
Беренчесе 2025 елда илкүләм «Гаилә» проекты ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Гомуми
төзелеш эшләренә, түбәләрне, тәрәзәләрне алыштыруга һәм фасадны яңартуга 65
миллион сум акча тотылган. 2026 елда республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 56
миллион сум акча бүлеп бирелгән. Финанс чаралары бинаны эчке яктан бизәү
эшләрен тәмамларга, балалар бакчасына кирәкле җиһазлар, җайланмалар сатып
алырга, шулай ук бакча урнашкан җирлекне төзекләндерергә ярдәм иткән.
Эшчеләр 1086 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинаның
нигезен ныгыткан, түбәне төзекләндергән, фасадны һәм керү юлларын яңарткан,
тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырган, җилләтү, электр белән тәэмин итү, түбән
көчәнешле мәгълүмат, идарә сигналлары системаларыннан торган инженерлык
челтәрләрен яңарткан.
Биш төркем, кызыксынулар буенча
тәкъдим ителә торган шөгыльләр, малайлар һәм кызлар өчен аерым йокы бүлмәләре
415 номерлы балалар бакчасы 1961 елдан бирле эшли,
2023 елда ул «11 номерлы татар гимназиясе» белән берләште, дип сөйләде «11
номерлы татар гимназиясе» директоры, балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы
Айгөл Госманова. Аның сүзләренә караганда, учреждениене татар гаиләләре генә
сайламый: бирегә балаларын яшьтән үк татар теле һәм мәдәнияте белән таныштыру
өчен башка милләт вәкилләре дә алып килә икән.
Төзекләндерү эшләреннән соң яшь ярымлык балалар өчен
каралган төркемне дә исәпкә алып, биш төркем ачылган. Балалар бакчасы 95 урынга
исәпләнгән. Хәзерге вакытта бакчага 23 бала: өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 22
сабый һәм өч яшьтән кечерәк бер бала йөри. Тагын алтысы бирегә килү өчен
медицина тикшерүе уза. Ачылыш тантанасыннан соң, ягъни беренче октябрьдән
төркемнәр әкренләп тулылана бара: бирегә көн саен яңа сабыйлар килә.
«Бакча бик иске булса да, биредәге хезмәткәрләр искиткеч яхшы күңелле,
һәммәсе ачык йөзле – балаларның икенче әниләре кебек», – дип сөйләде Айгөл
Госманова. Учреждениедә 23 хезмәткәр, шул исәптән сигез педагог эшли. Балаларны
мәктәпкә әзерләү чаралары («Хәрефләр илендә», «Менталь арифметика»), ритмика,
хореография, вокал һәм башка төр шөгыльләр тәкъдим ителә. Шулай ук рәсем ясау
студиясен ачарга, балалар фитнесы, карате һәм шахмат буенча дәресләр оештырырга
җыеналар. Эштә тоткарланучы ата-аналар өчен иртән һәм кичен балаларны карый
торган аерым төркем эшли.
Учреждениедә физик тәрбия бүлмәсе белән берләштерелгән музыка залы, туган
тел кабинеты, методика һәм медицина бүлмәләре, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе
бар. Балалар белән тәрбиячеләр, татар теле укытучысы, хореограф (ул гимназиядән
килә) һәм психолог шөгыльләнә. Психологның бакчада булуы аеруча мөһим. Чөнки
беренче көннәрдә кайбер балаларга яңа мохиткә җайлашу авыррак бирелә, өстәмә
игътибар сорала. Мондый вакытта сабыйларга нәкъ менә психолог ярдәм итә.
Балаларны йоклатуга аерым игътибар бирелгән: зурлар төркемендә малайлар
һәм кызлар өчен йокы бүлмәләре аерым эшләнгән, кечкенә балалар бергә бер
бүлмәдә йоклый. Җыела торган ятаклар киңлекне дөрес итеп файдаланырга ярдәм
итә. Аларны җәйгән очракта, ике-өч йокы урыны килеп чыга. Бүлмәләргә тәрбияче
өстәле куелган һәм анда китаплар тезелеп тора. «Балаларның холкы төрле.
Кемгәдер әкият укырга кирәк, кемдер салмак кына сөйләгән тавышка да йоклап
китә. Әти-әниләргә мондый алым бик тә ошый», – дип фикерләре белән уртаклашты
Айгөл Госманова.
Төзекләндерү эшләренә кадәр әлеге балалар бакчасы
«Балачак» бәйгесен дә кертеп, төрле ярышларда, фестивальләрдә катнашкан һәм
Каюм Насыйри исемендәге премиягә ия булган. Тулысынча ачылып беткәннән соң
коллектив бу эшне дәвам итәргә, белем бирү программаларын үстерергә ниятли.
«Без алга таба да бәйгеләрдә катнашырга тырышачакбыз. Тәрбиячеләребез бик яхшы,
коллектив үзгәрмәде, мин җиңүләребезнең күп буласына ышанам», – дип билгеләп
үтте директор.
Биредә барысы да – керү юлыннан
башлап уен бүлмәләренә кадәр татар рухы белән сугарылган
Балалар бакчасы тулысынча милли рухта бизәлгән: буяу
эшләрендә нәзәкатьле кызгылт-сары, яшел, көрән төсләр кулланылган, биредә татар
бизәкләрен, милли киемнәрдәге балалар сурәтен күрергә була.
Уен бүлмәләре уенчыклар, китаплар һәм шөгыльләр өчен
кирәкле мәгълүмат белән баетылган. Балалар өчен җиһазландырылган аш-су
почмагына гадәти яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән бергә татар халкының милли
ризыклары: тозланган камырдан ясалган уенчык чәк-чәкләр, бәлеш һәм өчпочмаклар
куелган. Ишегалдында балалар уйный торган мәйданчыкларны татар әкиятләренең төп
каһарманнары – Шүрәле һәм Су анасы сыннары бизәп тора. Мәйданчыклар матур итеп
эшләнгән, ял чатырларына эскәмияләр урнаштырылган, уенчыкларны саклау урыннары
каралган.
«Без барысын да милли рухта эшләдек, аның нәкъ менә
татар балалар бакчасы икәнен күрсәтергә теләдек. Әлеге бакчада тәрбияләнгән
балалар киләчәктә укуларын татар гимназиясендә дәвам итә ала. Без милли
үзенчәлегебезне нәкъ менә шулай ассызыкларга теләдек», – дип сөйләде Айгөл
Госманова.
Ул икетеллелекнең көндәлек шөгыльләрдә саклануын билгеләп үтте: балалар
татар һәм рус сөйләмен ишетә, акрынлап туган телгә күнегә бара һәм мәктәпкә
әзерләнә. Бүгенге көндә күп гаиләләр гимназия белән тыгыз элемтәдә: бакчага
йөрүчеләрнең олы абыйлары яки апалары 11 нче гимназиядә укый, шуңа күрә
ата-аналар укытучыларны белә, киләчәктә укуның ничек оештырылачагын яхшы аңлый.
Гаиләнең теләге буенча балалар бакчасын тәмамлаучылар укуларын гимназиядә дәвам
итә ала.
415 номерлы балалар бакчасын яңарту шәһәрнең мәктәпкәчә инфраструктурасын
үстерү буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора. Бу 2026 елда Казанда
капиталь төзекләндерелгән икенче мәктәпкәчә учреждение санала. Моңа кадәр
төзекләндерү эшләреннән соң Яңа Савин районында 302 номерлы «Шаян» балалар
бакчасы ачылган иде. Аны шулай ук илкүләм «Гаилә» проекты кысаларында
яңартканнар.
Соңгы 20 ел эчендә Казанда 42 мәктәп, 144 балалар бакчасы төзелгән, 166
мәктәп һәм 89 балалар бакчасы төзекләндерелгән.