Бүген Казан мэры Илсур Метшин «2 нче ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе оешуына 50 ел тулу уңаеннан предприятие коллективын котлады. Габдулла Тукай исемендәге филармониядә узган тантаналы чарада шәһәр башлыгы алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды һәм декабрь аенда предприятиегә 98 яңа автобус кайтачагын җиткерде.
«Җәмәгать транспорты – шәһәр икътисадының һәм көндәлек тормышының төп нигезе булып тора. Кешеләрнең кәефе аның җаваплы эшләвенә һәм уңайлылыгына турыдан-туры бәйле. Автотранспорт өлкәсендә хезмәт кую һич тә җиңел түгел: сез көн саен меңнәрчә кешене ташыйсыз. Бүген Казанны гүзәл, төзек һәм тормыш итү өчен рәхәт шәһәр диләр икән, монда сезнең кебек коллективларның өлеше гаять зур. Сезгә юлларыгызның һәрчак имин булуын телим. Казанның җәмәгать транспорты алга китсен, ә сезнең хезмәт шартларыгыз тагын да яхшырак булсын өчен без алга таба да барысын да эшләячәкбез. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка, федераль хөкүмәткә һәм милли проектларга ярдәмнәре өчен рәхмәт. Ел ахырына кадәр безгә тагын 100гә якын яңа, уңайлы автобус кайтачак», – диде Илсур Метшин.
Ул предприятие хезмәткәрләренә, аларның туганнарына һәм якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Бүгенге көндә «2 нче ПАТП» – Казан пассажирларын ташучы иң зур оешмаларның берсе. Көн саен шәһәрнең 42 маршрутына 400дән артык автобус чыга. Биредә көненә 300 мең, ә елына якынча 118 миллион пассажир ташыла. Шәһәр маршрутларындагы барлык ташучы автобусларның 82%-ы «2 нче ПАТП» өлешенә туры килә. Трамвайлар, троллейбуслар һәм метроны да исәпкә алганда, әлеге предприятие шәһәрнең гомуми транспорт базарының 50%-тан артыгын били. Предприятиенең үзендә 2 меңгә якын кеше хезмәт куя.
Оешманың тарихы 1976 елда Андрей Зельцер җитәкчелегендә 5 нче Казан пассажирлар автотранспорты җитештерү берләшмәсе төзелүдән башланып китә. Ярымгасырлык юл эчендә оешма кечкенә генә автобазадан Татарстан транспорт инфраструктурасының төп үзәгенә әйләнде. 1986 елдан башлап предприятиенең базасы Крылов урамында урнашкан, ә 2002 елда ул муниципаль унитар предприятие статусын алды. Алга таба, 3 нче ПАТП һәм 4 нче ПАТП белән берләшкәннән соң, компания үзенең җитештерү куәтен бермә-бер арттырды.
«2 нче ПАТП» предприятиесенең югары дәрәҗәдә эшләве бөтен Россия күләмендә расланды: 2008 елда оешма «Россиянең җәмәгать транспорты арасында әйдәп баручы» номинациясендә мәртәбәле «Алтын арба» («Золотая колесница») бәйгесендә җиңү яулады. Ә Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан предприятие Казанның Мактау китабына кертелде. 2001 елдан бирле оешманың алыштыргысыз җитәкчесе булып Татарстанның атказанган, Россиянең мактаулы транспорт хезмәткәре Альберт Мөхәммәтшин тора. Бүген аның җитәкчелегендә 2 меңгә якын кешедән торган зур коллектив хезмәт куя.
Тантаналы өлештә Илсур Метшин предприятие хезмәткәрләренә мактаулы бүләкләр тапшырды. Ул һәр хезмәткәргә көндәлек хезмәте, һөнәри осталыгы һәм пассажирлар белән эшләгәндә күрсәткән сабырлыгы өчен рәхмәт белдерде.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән транспорт хезмәте күрсәтүдәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Саммасовка «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм шәһәр транспортын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «2 нче ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» аерымлык билгесе белән бүләкләнде.
Казан мэры күрсәтмәсе белән, шәһәр халкын транспорт белән тәэмин итү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен тармак алдынгылары югары бүләкләргә лаек булды.
Мәктәп автобусы йөртүчесе Олег Шакиров «Казан файдасына башкарган хезмәт һәм батырлык өчен» аерымлык билгесе белән бүләкләнде. Автоколонна механигы Сәит Солтанов «Казан файдасына үрнәк алырлык хезмәт өчен» аерымлык билгесенә лаек дип табылды.
Транспорт чараларының техник торышын күзәтүче Дамир Галиев «Казан шәһәре халкын транспорт белән тәэмин итү өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен» Казанның Мактау грамотасы белән олыланды. Шул ук юнәлештә фидакарьлек күрсәткән хезмәттәшләре – техник торышны тикшерүче Евгений Грачев, шәһәр эчендәге даими пассажир маршрутлары автобусы йөртүчесе Рамил Исхаков һәм фельдшерлык сәламәтлек пункты мөдире Вера Садыйкова да Казанның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Казан мэрының Рәхмәт хатлары баш инженер урынбасары Евгений Овчинниковка һәм даими шәһәр пассажир маршрутлары автобусы йөртүчесе Илдар Ярмиевкә тапшырылды.
Моннан тыш, предприятиенең 40тан артык хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән сөенде. Бәйрәм тантанасы алга таба иҗат коллективларының җырлы-биюле концерты белән үрелеп барды.
Әлеге күркәм чарада олы кунак буларак Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт буенча комитет рәисе Алексей Сидоров һәм башка рәсми затлар катнашты.