Казанда
урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре тәмамлана: бүгенге көндә шәһәр буенча
әлеге төр эшләрнең 96%-ы башкарылган. Авиатөзелеш районында 6 чакрым
озынлыктагы иң катлаулы участокларның берсен – Петр Витер һәм Михаил Миль
урамнарын яңарту чаралары да ахырына якынлашып килә. Биредә юл өслеге белән
бергә, яңгыр сулары канализациясе торгызыла. Эш барышын Казан мэры Илсур Метшин
бәяләде.
Шәһәр
башлыгы юл программаларының Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән
гамәлгә ашырылуын ассызыклап үтте. Петр Витер һәм Михаил Миль урамнарында
асфальт салыну белән бергә, инженерлык челтәрләрен торгызу эшләре дә
башкарылган.
«Петр Витер һәм Михаил Миль урамнарындагы юлларны
яңарту бу елгы капиталь төзекләндерү эшләренең күләме һәм катлаулылыгы буенча
иң зур проектларның берсе иде. Тугыз метр тирәнлектә яткан коллектор шактый
авырлыклар тудырды. Аны транспорт хәрәкәтен туктатмыйча гына төзекләндерә
алдылар. Хәзерге вакытта биредә инде төп эшләр тәмамланган, юл хәрәкәте
торгызылган, яңарту чаралары бетеп килә. 30 октябрьгә кадәр юл программаларына
кагылышлы эшләрнең барысы да тәмамланачак. Киләсе елга да без федераль һәм
илкүләм проектлар ярдәмендә шундый зур эшләрне башкара алырбыз дип
өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Петр Витер һәм Михаил Миль урамнары – Авиатөзелеш районын шәһәрнең башка
нокталары белән бәйли торган мөһим транспорт элемтәсе. Гомуми озынлыгы 6 чакрым
булган юл төзекләндерелгән. Юлның машиналар йөри торган өлеше тирән чокырлар
аркасында яраксыз хәлгә килгән. Бу транспортка һәм кышын карны сыйфатлы итеп
җыештырырга комачаулаган. Яңа асфальт салганчы, эшчеләргә юлларны чокырайта
торган сәбәпләрне ачыклап, яңгыр сулары канализациясен торгызырга туры килгән.
Ике ел элек биредә юл өслеге убылган. Тикшерү нәтиҗәсендә коллекторны
тулысынча төзекләндерергә кирәклеге ачыкланган. Белгечләр спираль бораулау
технологиясен кулланырга тәкъдим иткән – әлеге технология юл өслегенә зыян
китермичә, транспорт хәрәкәтен туктатмый гына торбаларны эчтән төзекләндерергә
ярдәм итә. «Моңа кадәр сузылган торба эченә без асылда яңа торба куйдык. Үзара
тоташа торган, өстәмә ныгытучы каркас белән көчәйтелгән пластик профиль
кулландык. Ә аның тирәсендәге киңлек махсус матдә белән тулыландырыла», – дип
аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров. Моннан тыш, эшчеләр
участок буйлап 30 коены торгызган. Бу кабат туфрак убылуны һәм машина юлындагы
чокырларны булдырмый калу максатыннан эшләнгән.
Әлеге чаралардан соң эшчеләр юлны төзекләндерү эшенә керешкән. Асфальтның
беренче катламы салынган, хәзерге вакытта икенче катламны җәю өчен өслек
тигезләнә. Петр Витер урамында – 40 мең квадрат метрдан артык, Михаил Миль
урамында 59 мең квадрат метрдан артык юл өслеге төзекләндерелгән.
Инженерлык челтәрләрен торгызу эшләрен «РегионСтрой ТК» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте башкарган, юл өслеген «Автодорстрой» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте сала. Объектта төзекләндерү эшләренең 98%-ы үтәлгән, дип бәяләнә,
эшләр 30 октябрьгә тәмамланырга тиеш.
Петр Витер һәм Михаил Миль урамнарыннан тыш, Казанда юлларны берничә
программа ярдәмендә яңарталар. Илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты
буенча гомуми озынлыгы 7,5 чакрым булган 14 юл төзекләндерелә. Әзерлек
күрсәткече – 99%. 29,8 чакрым озынлыктагы 41 участокта юл өслегенең тузган
катламнары төзекләндерелә. Монда эшләр 94%-ка үтәлгән. Гомуми озынлыгы 4,3
чакрым булган тагын 19 урам-юл челтәре ноктасында эшләр 93%-ка башкарылган.
Казан бистәләрендә гомуми озынлыгы 40 чакрым булган 85 юл төзекләндерелә.
Эшләрнең 94%-ы башкарылган. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары кысаларында
66 участокның 63ендә эшләр тәмамланган.
Шулай ук быел Россия – АСЕАН саммитына 199,26 мең квадрат метр мәйданлы
җиде участокта юл өслеге яңартыла. «Безнең ишегалды» программасы буенча 418
ишегалдын төзекләндерү эшләре каралган. Бу 600 мең квадрат метр
асфальт-бетон өслеге яңартыла дигән сүз. Гомумән алганда, быел 204 юл участогы
төзекләндереләчәк.