Казанда барлык эре мәдәни үзәкләр төзекләндерелгән. Матди-техник базаны яңарту учреждениеләр эшенең эчтәлегенә дә уңай тәэсир иткән: клуб берләшмәләре саны 74% ка, ә шөгыльләнүчеләр саны якынча ике тапкырга – 19 мең кешегә кадәр арткан. Шәһәр мәдәни үзәкләренең эшчәнлеге турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина сөйләде.
«Мәдәният йортлары һәм социаль өлкә учреждениеләре – безнең чын горурлыгыбыз. Яңартылган мәдәният сарайларына җанлылык һәм дәрт әйләнеп кайтуы сөендерә. Биредә үз эшен яраткан сәләтле, иҗади һөнәр ияләре хезмәт куя. Бу эш нәтиҗәләреннән дә, җәдвәлдә ел саен барлыкка килә торган яңа юнәлешләрдән дә ачык күренә. Бүген мәдәният йортлары белем бирү һәм иҗат мәйданчыкларына әверелде. Монда балаларга һәм яшьләргә сәләтләрен, талантларын ачарга булышалар. Моннан тыш, һәр мәдәният йорты – төрле бәйрәмнәргә, истәлекле көннәргә һәм матур вакыйгаларга багышланган чаралар уздыру өчен концерт залы да. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр белән беррәттән, танылган артистлар, театр эшлеклеләре дә даими чыгыш ясый, тамашачыларга музыкаль спектакльләр куя, концерт программалары һәм иҗат кичәләре тәкъдим итә», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Бүген муниципаль мәдәният учреждениеләрендә 800 дән артык берләшмә, секция, түгәрәк һәм студия эшли. Шуларның 400 гә якыны балалар һәм яшүсмерләр өчен каралган, аларга 7 меңнән артык кеше йөри. Шул ук вакытта мәдәни үзәкләрдәге 508 студия һәм түгәрәк бушлай эшли. Түләүле дәресләрнең бәясе исә 800 сумнан 5 мең сумга кадәр җитә.
«Безнең өчен Мәдәният йорты – бер тапкыр килеп ял итү урыны гына түгел, ә төрле яшьтәге шәһәр халкы өчен тотрыклы үсеш мохите», – дип ассызыклады Алия Заһидуллина.
Учреждениеләрдә балалар һәм яшүсмерләр генә шөгыльләнми. Кичке сәгатьләрдә бирегә эшләүче халык, гаиләләр һәм иҗат коллективлары килә. Мәсәлән, В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «халык» исемен йөртүче тугыз төркем эшли. Алар арасында «Раздолье» рус хоры, татар җыры ансамбле һәм «Полет» хезмәт ветераннары хоры бар. Соңгысы 1962 елда оешкан, ә 1978 елда халык хоры исеменә лаек булган.
Константиновка торак массивының Мәдәният йортында латин-америка биюләре студиясе эшләп килә. Коллектив халыкара һәм бөтенроссия фестивальләрендә катнаша, Гран-при яулаган, төрле бәйгеләр лауреаты булган.
Төзекләндерүдән соң «Мәскәү» мәдәни үзәгендә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килгән: коворкинг, мәгълүмат үзәге, интернет тоташтырылган көтү зоналары һәм кафе бар. Алар, барыннан да элек, балаларын дәресләргә алып килгән әти-әниләргә исәпләнгән – балаларын көткән арада алар вакытларын файдалы итеп үткәрә ала. Өлкәннәр үзләре дә түгәрәк һәм студияләргә язылырга мөмкин.
Казанның өч учреждениесендә кинозаллар эшли: В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында, Тимер юлчылар мәдәният сараенда һәм С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда. Өчесендә дә билетларны «Пушкин картасы» буенча сатып алырга була. Биредә билет бәяләре шәһәр кинотеатрларына караганда арзанрак, ә ил кинофильмнарын карта акчасы хисабына карарга мөмкин.
«Пушкин картасы» кинозалларда гына түгел, спектакльләргә йөргәндә дә актив кулланыла. С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда әлеге программа буенча «Визит» үрнәк балалар театры куелышлары бара: балаларны һәм яшүсмерләрне генә түгел, хәтта өлкәннәрне дә уйланырга мәҗбүр итә торган «Үскәч кем булырга телисең?» музыкаль спектакле, шулай ук «Театральная экспрессия» халыкара конкурсының I дәрәҗә лауреаты булган «Хуш, чокыр!» спектакле тәкъдим ителә. Халык рус театры исә мәктәп программасы буенча «Чия бакчасы» спектаклен сәхнәләштергән. Бу куелыш югары сыйныф укучылары арасында бик танылган һәм һәрвакыт тулы заллар белән уза.
Шул ук Мәдәният сараенда актер һәм режиссер Руслан Риманас җитәкчелегендә 12–18 яшьлек яшүсмерләр өчен «ОЙ!» клоунада һәм урам театры студиясе эшли башлый. Программа актерлык осталыгын, ирекле уйнау нигезләрен, пластик һәм урам театрын, шулай ук үз каһарманнарыңны иҗат итүне үз эченә ала.
«Яшьләрне җәлеп иткәндә без чарага чакырып кына калмыйбыз, ә кызыклы һәм яңа һөнәр серләренә өйрәтәбез», – дип билгеләп үтте Алия Заһидуллина.
Мәдәни учреждениеләр яшүсмерләрне социаль яктан җайлаштыру эшендә дә катнаша. Кадыш торак массивының Мәдәният йортында җәмәгать тәрбиячесе Роман Раков профилактик исәптә торган яшүсмер кызга «Маринад» яшьләр иҗат клубына һәм «Алып баручылар мәктәбе»нә кушылырга ярдәм иткән. «Синең сайлау – синең киләчәгең» һәм «Күңелле каникуллар» проектларында катнашу, шулай ук концертлар алып баручы һәм төрле темаларга кагылышлы мәйданчыклар кураторы булып эшләү аңа җәмәгатьчелек алдында җаваплылык тәҗрибәсе тупларга булышкан. Соңыннан кызны профилактик исәптән төшергәннәр.
«Казанда бер генә гомумшәһәр чарасы да мәдәни үзәкләр коллективлары катнашыннан башка узмый», – диде Алия Заһидуллина. Учреждениеләр иҗат белән шөгыльләнергә яки зур сәхнәдә үз көчен сынап карарга теләгән һәркем өчен ачык. Клуб берләшмәләренә язылу дәвам итә.
Казанда мәдәни-ял юнәлешендәге 20 муниципаль учреждение эшчәнлек алып бара. Шәһәр челтәренә 6 эре һәм 11 кече мәдәният йорты, Рок мәктәбе, «Оперение» иҗади үсеш студиясе һәм «Апуш» балалар татар театр студиясе керә.
Афишалар, дәресләр җәдвәлен һәм учреждениеләр эшчәнлеге турындагы җентекле мәгълүматны аларның рәсми сайтларында, социаль челтәрләрдәге һәм аралашу өчен кушымталардагы сәхифәләрендә, шулай ук Казан мэриясе порталында табарга мөмкин.