27–29 ноябрь
көннәрендә Казанның «Вертолет» яшьләр үзәгендә Россия күләмендәге VI
«Экоберләшмә» форумы уздырыла. Чарага Россиядән һәм БДБ илләреннән 250дән артык
эколидер, коммерцияле булмаган экология оешмалары җитәкчеләре,
экоактивистлар, яшьләр өчен каралган экология оешмаларын әйдәп баручылар җыела.
Форумда шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең тотрыклы үсеше темасы карала. Казанлылар
өчен күргәзмәләрдән, лекцияләрдән, остаханәләрдән, экологик чаралардан торган
аерым программа әзерләнә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
«Көн тәртибендә карала торган тотрыклы үсеш темасы
– ул бүгенге көннең кәттә төшенчәсе генә түгел. Бу хәзерге вакытта шәһәр халкы
бездән көтә торган аерым мәгънәгә ия гамәл. Чиста һава, яшел киңлекләр,
калдыкларны эшкәртү – халыкның заманча шәһәрләргә, мегаполисларга карата
куелган төп таләпләре менә шулардан гыйбарәт. Шәһәрләрнең барысы да халык
мәнфәгатьләрен күздә тотып, экология ягыннан иң яхшысы исеме өчен көч
сынаша. Чөнки мондый урыннар яшь белгечләрне җәлеп итә, һәм бүген алар
безгә килә. Бу – иң яхшы тәҗрибәләрне күрү, карау, үзләштерү мөмкинлеге.
Безгә экоактивистларның проектлары аеруча кызыклы. Шуңа күрә, беренчедән,
әйдәгез, бу чараны яхшы итеп оештырыйк. Икенчедән – бу өлкәдәге тәҗрибәләрне
игътибар белән карыйк, экоактивистларның аерым тәкъдимнәрен, фикерләрен
тыңлыйк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Дмитрий Хвостиков сүзләренчә,
кунаклар арасында Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан эколидерлары да
бар. Активистлардан тыш, форумда шулай ук хакимият, бизнес органнары вәкилләре
дә катнашыр дип көтелә.
Шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең
тотрыклы үсеше темасы уртак фикер алышу чаралары, лекцияләр, гамәли сессияләр
кысасында карала. Катнашучылар экоүзәкләр белән нәтиҗәле идарә итү, экологик
принципларны (ESG) бизнеска якынайту, шәһәр проектларын озак вакытлы итү
мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Тотрыклы үсеш эксперты, эколог, Мәскәү
дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты мөгаллиме Оксана Орлова-Горская,
экоблогер, гидрогеолог, «Сортировочная» проекты авторы Георгий Каваносян,
халыкара «Чиста уеннар» проекты җитәкчесе Дмитрий Иоффе һәм башкалар чарада
лектор буларак чыгыш ясый.
Форумда катнашучыларны шулай ук
Казанның әһәмиятле экологик объектлары эшчәнлеге белән дә таныштырачаклар:
программа буенча «ЭкоЛогично» проекты тарафыннан булдырылган экостанцияләргә,
Серов бульварындагы «СИБУР» павильонына, «Тасиго» кунакханәсенә, «Сибур»
экосукмагына, «Чүплек» проектына, шәһәр паркларындагы җәмәгать компостерларына,
Шәһәр экология-биология үзәгенә һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк
операторының калдыкларны төрләргә аеру үзәгенә сәяхәтләр каралган. Моннан тыш,
«Вертолет» яшьләр үзәгендә «Экотәҗрибәләр күргәзмәсе» тәкъдим ителә. Анда
теләге булган һәр кеше Россиядә, шул исәптән Казанда уңышлы гамәлгә ашырыла
торган экология проектлары белән танышып, аның көндәлек тормышыбыз белән ничек
бәйле булуы хакында белә алачак.
«Форум Казанда юкка гына
уздырылмый – чөнки шәһәребезнең тотрыклы үсеш планы кабул ителде, бу юнәлеш
буенча эшчәнлек алып барыла. Ул экология белән бәйле аерым проектларда,
тәкъдимнәрдә чагылыш таба», – дип билгеләп үтте Дмитрий Хвостиков.
Чара кысаларында шәһәр халкына
шулай ук аерым программа әзерләнә. Казан Кирмәненең Туп сарае ишегалдында
күргәзмә оештырыла: биредә башкала халкы һәм шәһәр кунаклары Россиянең экология
буенча әйдәп баручылары белән таныша ала. Шулай ук федераль чыгыш ясаучылар
катнашында лекцияләр, остаханәләр, башка төр экочаралар тәкъдим ителә. Боларның
күбесе балалар һәм яшьләр өчен дә оештырыла. Чаралар Казан Кирмәнендә, СИБУР
экопавильонында, 26 нчы китапханәдә, Казанның башка креатив киңлекләрендә
үткәрелә.
«Бу форум экология турында ачык
һәм аңлаешлы итеп сөйләшү мөмкинлеге, яшь шәһәр халкы өчен – экология
хәрәкәтнең төп принциплары белән танышу чарасы. Әлеге очрашу ярдәмендә
экологиянең көндәлек тормышыбыз белән ничек бәйле булуын белә, экспертларга
сораулар бирә, үз кулларыбыз белән нәрсәдер эшләргә тырыша алабыз», – диде
Дмитрий Хвостиков.
Чараны Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты ярдәме белән Эковолонтерлык оешмалары берлеге һәм «Яшел Казан» автоном
коммерцияле булмаган оешмасы уздыра. «Казаноргсинтез» гавами акционерлык
җәмгыяте форумның генераль партнеры булып тора.
Форумның рәсми
сайтында һәм «Яшел Казан» социаль челтәрләрендә ачык чараларның тулы
расписаниесе белән танышырга була.
«Экоберләшмә» форумы илебезнең
төрле шәһәрләрендә 2021 елдан бирле уздырыла. Бу иң зур төбәкара вакыйга
санала. Анда тәҗрибә һәм нәтиҗәле практикалар белән уртаклашу өчен Россиянең
төрле почмакларыннан экология оешмаларын әйдәп баручылар, экоактивистлар һәм
яшьләр өчен каралган экология хәрәкәте җитәкчеләре җыела.
Биш ел эчендә Мәскәүдә,
Санкт-Петербург һәм Самара шәһәрләрендә үткәрелгән форум чараларында Россиянең
60 төбәгеннән һәм 7 илдән 1400дән артык кеше катнашкан, онлайн-трансляцияләрне
300 меңнән артык кеше караган.