Казанда «Яшәү
яме» шәһәр проекты кысаларында яңа юнәлеш тәкъдим ителә – хәзер өлкән
яшьтәгеләр «Алтынбикә» студиясенә йөри ала. Ул мода театры, актерлык
осталыгы һәм сәхнәдә йөрү техникасы алымнарын берләштерә. Бу хакта эшлекле
дүшәмбе утырышында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Инде менә ун ел дәвамында
мәдәният йортларында «Яшәү яме» проекты гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә әлеге
проектка яратып йөри торган кешеләр берләшмәсе барлыкка килде. Аларның
чыгышларын караганнан соң үз алдына кәеф күтәрелә, күңел шатлана», – дип
билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта әлеге шәһәр
проекты башкаланың 106 мәйданчыгында 20дән артык юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла.
Дәресләр даими рәвештә 16 мәдәни үзәктә, шәһәр китапханәләрендә уздырыла. Өлкән
буын вәкилләре өчен 160тан артык түгәрәк һәм берләшмә тәкъдим ителә.
2025 елда проект буенча 1,7 меңнән
артык чара, 10 меңнән артык дәрес уздырылган. Программа иҗади,
агарту, сәламәтләндерү юнәлешләрен үз эченә ала. Алар арасында бизәнергә
өйрәтә торган дәресләр, көлү йогасы, музыка терапиясе, мемуарлар төзү клубы,
нейробика һәм башка төрләр бар.
Яңа юнәлеш әлеге программаны мода
театры, актерлык осталыгы һәм сәхнәдә йөрү техникасы дәресләре белән
тулыландыра.
«Яшәү яме» белән мавыгучылар
арасында бию белән шөгыльләнүче 89 яшьлек
Рафаил Абрамович Граникны, җыр һәм театр сәнгате өчен җан атучы 87 яшьлек
Гөлсимә Вәгыйз кызы Сөләйманованы һәм гармунчылар ансамблендә чыгыш ясаучы 90
яшьлек Разый Хәмзә улы Хәмзинны аерым әйтеп үтәргә кирәк. «Шулай ук Гөлшат
Хәлил кызы Гарифуллинаны да билгеләп үтәсем килә. Ул үзенең 50 еллык иҗат
гомерен Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсенә багышлаган. Хәзер ул
актив тормыш сөюче һәм «Гөлләр» татар халык җыр һәм бию ансамбле артисты», –
диде Алия Заһидуллина.