Үзмәшгуль шәһәр халкы хәзер «Авито Подработка» кушымтасы аша шәһәр хуҗалыгында өстәмә эш таба ала. Мәйданчыкка Мәскәү районының идарәче компаниясе һәм «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе кушылган инде. Бу хезмәт эш эзләүчегә уңайлы вакытны һәм урынны сайларга мөмкинлек бирә, ә эшкә әңгәмә узып тормыйча да керешергә була. Алга таба монда шәһәрнең башка идарәче компанияләрен дә кушарга җыеналар. Яңа алымны Казан мэры Илсур Метшинга Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова тәкъдим итте.
«Ничек кенә булмасын, бу чыннан да бик зур ярдәм. Иң мөһиме, барысы да җайлы эшләп китсен һәм чыннан да нәтиҗәсен бирсен. Өстәмә эшче куллар табуның яңа юлларын эзләвегез, яңа алымнар куллануыгыз бик яхшы. Замана белән бергә атлавыбызга шатмын. Хәзер бергәләп бу мөмкинлекнең ничек эшләвен күзәтик», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Кулай тәкъдимнәрне «Авито» кушымтасында, эзләү юлы астындагы «Подработка» бүлегендә табарга мөмкин. Шунда ук буш сменага язылырга да була. Кирәк икән, үзмәшгуль статусын да онлайн рәсмиләштереп була.
«Бүген без «Авито Подработка» онлайн мәйданчыгында яңа хезмәт эшләтеп җибәрдек. Биредә үз йортың, үз ишегалдың янында ук хезмәт күрсәтү тәкъдименә җавап бирү һәм эш сайлау, урамнарны, ишегалларын җыештыруда катнашу һәм шул рәвешле акча эшләү мөмкинлеге бар. Бу кушымта ел ярымлап уңышлы эшләп килә, әмма без әлеге мәйданчыкка торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кергән беренче шәһәр булдык», – дип сөйләде Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова.
Яңа оешмаларның кушылуы шәһәр халкына вакытлыча эшләп алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, ә шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренә сезонлы һәм бер тапкыр башкарыла торган эшләргә кешеләрне тизрәк табарга булышачак. Хәзерге вакытта бу башлангыч сынау рәвешендә Мәскәү районы идарәче компаниясе һәм «Шәһәрне төзекләндерү» предприятиесе белән эшли. Киләчәктә аңа Казанның калган идарәче компанияләренең дә кушылуы көтелә.
Өстәмә эш тәкъдимнәре уку, төп хезмәт яки гаилә мәшәкатьләре белән яшәүче кешеләргә исәпләнгән. Сменалар 4 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. Эш көнен һәм урынын, шул исәптән җәяү барып җитәрлек урыннардагы эшне, һәркем үзе сайлый. Нинди эш башкарасы һәм күпме түләнәсе турында алдан ук билгеле.
«Хәзер уртача сәгатенә 500 сум акча эшләргә мөмкин. Бүгенге көндә кушымтага махсус әзерлек таләп итми торган биремнәр куелган, аларга мөрәҗәгать иткән көнне үк тотынырга мөмкин. Болар нигездә коелган яфракларны, шәһәр җирләрен, торак йорт подвалларын, ишегалларын һәм урамнарны җыештыру кебек хезмәтләрне үз эченә алган. Кышын кар көрәү сменалары да чыгачак. Мондый эшкә күбрәк түләячәкләр, хакы базар шартларына бәйле булачак», – дип аңлатты Ирина Бочкова.
Эшкә керешер алдыннан башкаручыларга барысын да аңлаталар һәм кирәкле эш кораллары бирәләр. Бөтен смена дәвамында аларга ярдәм хезмәте булышып тора. Моннан тыш, эш башланырга дүрт сәгатьтән кимрәк вакыт калганда смена гамәлдән чыгарылса, башкаручыга 500 сум акча түләнәчәк.
Кушымтада беренче эш тәкъдимнәре чыккан инде, аларга кичекмәстән язылырга була. Сезонлы эшләр арткан саен, сменалар санын да күбәйтергә җыеналар.