Казанда Шиһабетдин Мәрҗани урамы буйлап урнашкан Түбән Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерүнең икенче этабы буенча эшләр 41 процентка башкарылган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләре суза, кече архитектура җиһазлары һәм тышкы яктырту терәкләре урнаштыра, шулай ук яңа киңлекләр өчен мәйданчыклар әзерли. Төзекләндерү барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Без Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чиратын дәвам итәбез. Бүген подрядчылар белән киләсе сезон башына нәрсәләрне төгәлләячәгебез турында фикер алыштык. Өченче чиратның икенче этабына суга төшү юллары, техник бүлмәләре һәм бәдрәфе булган күшәк, күзәтү мәйданчыгы, амфитеатр төзү, шулай ук автотранспорт өчен тукталыш җиһазлау һәм велосипед юллары ясау мөмкинлеге керә. Киләсе җәйге сезонга төп эшләр башкарылыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Бүгенге көндә 255 метр озынлыкта яңгыр сулары канализациясе тулысынча ясалып беткән, 64 меңнән артык үсемлек утыртылган. Белгечләр кече архитектура җиһазлары һәм тышкы яктырту челтәрләре урнаштыра. Җир эшләре 17 процентка башкарылган. Төзүчеләр субайлар сугу һәм бетонлау эшләренә керешә.
Икенче этап кысаларында яр буеның өске һәм аскы өлешләре арасындагы бәйләнешне яхшыртачак һәм күлгә яңа манзаралар ачачак дүрт объект төзү каралган. Шуларның берсе – Александровлар заводы каршындагы 400 кв.м мәйданлы амфитеатр. Wowhaus бюросы филиалы җитәкчесе Ильяс Гыйльманов сөйләвенчә, биредә өстәмә эскәмияләре һәм ял итү урыннары булган суга төшә торган киң төп төшү юлы – зур баскыч барлыкка киләчәк. Ул завод мәйданының архитектура күчәрен дәвам итәчәк һәм аны күл ягына таба ачачак. Террасаларны су үсемлекләре, шул исәптән җикән белән бизәячәкләр. «Биредә өстәл артындагы кебек утырырга һәм шәһәрнең гомуми күренешенә сокланырга мөмкин булачак», – дип өстәде ул.
Тагын ике төшү юлы С.Сәйдәшев урамында, «Променад» торак комплексы янәшәсендә, һәм Крестовниковлар заводы каршында җиһазландырылачак. Соңгысы шәһәр халкы тарафыннан инде тапталып салынган сукмаклар урынында барлыкка киләчәк. «Күрәсең, кешеләргә анда яр буеның өске һәм аскы өлешләре арасында бәйләнеш җитми», – дип аңлатты Ильяс Гыйльманов.
Иң зур объект булып Әхтәмов урамындагы 480 кв.м мәйданлы күзәтү мәйданчыгы торачак. Аның эченә җәмәгать бәдрәфе, биләмәгә хезмәт күрсәтү өчен техник бүлмәләр һәм чүп җыю мәйданчыгы урнаштырылачак. Мәйданчыкның шәкелен Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы мигъмариятенә аваздаш итеп ясарга ниятлиләр. Бинага таба агач түшәмле һәм салмак борылышлы йөрү сукмагы алып барачак.
Мәйданчыкның тышкы кыяфәтендә Иске Татар бистәсе һәм Плетени үзенчәлекләре бергә үрелеп барачак. Моның өчен төрле материалларны бергә куллану күздә тотыла: фасадның бистә ягындагы өлеше агачтан, ә Плетени ягыннан башка материалдан эшләнәчәк. Яр буен төзекләндергәндә карагай, тутыкмый торган корыч, гранит һәм чыныктырылган пыяла файдаланыла. Алар күл тирәсен бизәүнең танылу алган элементларына әверелгән.
Яшелләндерү эшләрендә су һәм яр буе үсемлекләрен утыртуны дәвам итәчәкләр. Иске Татар бистәсе ягыннан чәчәк атучы куаклар һәм үләннәр өстәләчәк, ә Плетени ягында табигыйрәк күренеш сакланачак. Үсемлекләрне ел фасылларына карап сайлыйлар: алар язын чәчәк ата башлап, җәй ахырына кадәр күзне сөендереп торачак. Моннан тыш, үзенчәлекле кайрылы кайбер агач-куаклар кышын, яфраклары коелгач та, яр буена матур төс биреп торачак.
Кышын төзүчеләр җылы һава торышына бәйле булмаган эшләрне дәвам итә: күзәтү мәйданчыкларының каркасларын күтәрәчәкләр, субайлар кагачаклар һәм инженерлык челтәрләре сузачаклар. Биләмәне төзекләндерү, тышлау һәм бизәү эшләре исә язга калдырыла.
Моннан тыш, 829 кв.м мәйданда юл өслеге җәяргә, кече архитектура җиһазлары һәм яктырту терәкләренең калган өлешләрен урнаштырырга кирәк булачак.
«Без зур агачларны гына яктыртабыз, калганнарына яктырткычлар куймыйбыз. Бу Кабан күлендә яшәүче кошларга һәм җанварларга комачаулык тудырмас өчен эшләнә», – дип билгеләп үтте Ильяс Гыйльманов.
Хәзерге вакытта Ш.Мәрҗани урамында берьяклы хәрәкәт оештыру, юлның ике ягына да җәяүлеләр сукмагы салу, велосипед юлы һәм машина кую урыннары ясау мөмкинлеге карала.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерүнең өченче чираты Шиһабетдин Мәрҗани урамы буйлап – Нурсолтан Назарбаев урамыннан Зәйни Солтан урамына кадәр – 1,5 чакрымга якын озынлыктагы җәяүлеләр маршруты булдыруны күздә тота. Бу биләмәнең үзенчәлеге – ярның табигый күренешен кабатлый торган ике дәрәҗәле яр буе. Аның өске өлеше Иске Татар бистәсенең тарихи биналары белән тоташа, ә аскысы элек төзекләндерелгән участокларны дәвам итә. Ике дәрәҗә үзара баскычлар, пирслар һәм күзәтү мәйданчыклары белән бәйләнгән.
Проект табигый ландшафтка мөмкин кадәр азрак зыян китерүгә нигезләнгән: 5,6 мең квадрат метрдан артык җәяүлеләр юлы турыдан-туры су өстеннән салынган. Яр буе сукмагы ярга чыккан урыннарда карт өянкеләр астында ял итү урыннары һәм бөтен бүрәнәләрдән эшләнгән җиһазлар белән өч тыныч зона барлыкка килгән.
Өченче чиратның беренче этабы быел август аенда тәмамланган иде. Аңа Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында гранит баскыч ясау, Фатыйх Кәрим һәм Күнче урамнары арасында ятаклар куелган агач түшәм җәю, Күнче урамы янында күзәтү мәйданчыгы булган амфитеатр, шулай ук КСКа урамы янында кортен корычыннан күзәтү мәйданчыгы төзү кергән. Моннан тыш, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы каршында 1 250 кешегә исәпләнгән 2,5 мең квадрат метрга якын мәйданлы күзәтү зонасы булдырылган.
Эшләр барышында Зәйни Солтан һәм Фәткуллин урамнарында, шулай ук Нурсолтан Назарбаев урамындагы күпер янында баскычлар һәм терәк диварлар торгызылган. Алар яр буеның төрле дәрәҗәләре арасында бәйләнешне тәэмин иткән.
К.Тинчурин исемендәге театр янындагы төшү юлы янәшәсендә 350 кв.м мәйданлы күшәк ачылган. Биредә туристлар өчен истәлекле бүләкләр кибете, каһвәханә эшли һәм аудиоэкскурсия тәкъдим ителә, ә йөгерүчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, душлар һәм шәхси әйберләрне саклау шкафлары булдырылган.
Өченче чиратның планында 92 меңнән артык үсемлек утырту каралган: исемлеккә 500 дән артык агач, 13 меңнән артык эре һәм вак куак, 10 меңнән артык күпьеллык чәчәк, 10 меңгә якын кыяклы үлән һәм 35 меңнән артык су һәм яр буе үсемлеге кергән.
Кабан күле яр буен 2015 елда халыкара конкурста җиңгән «Эластик тасма» концепциясе буенча төзекләндерәләр. Төзекләндерүнең беренче ике чираты 2017–2021 елларда гамәлгә ашырылды, 2024–2025 елларда исә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы участок җиһазландырылды. Өченче чират тәмамланганнан соң, моңа кадәр булдырылган киңлекләр күл тирәли бердәм җәяүлеләр маршрутына берләшәчәк.