
Казанның коммуналь техника паркы роботлаштырылган 65 җайланма белән тулылана. Аларны зур техника йөри алмый торган тротуарларны, ишегалларын һәм парк киңлекләрен җыештыру өчен кулланырга ниятлиләр. Роботларның 50сен Казан предприятиесе җитештерә: беренче ун машинаны муниципаль хезмәтләргә тапшырганнар инде. Яңа техниканы Казан мэры Илсур Метшин карады.
«Төзекләндерү предприятиеләренә 65 робот бирелә, Казан буенча аларның гомуми саны 100гә җитәчәк»
«Казан юлларын кыш айларында карап тотуга әзерлек чаралары барышында төзекләндерү предприятиеләре зур эш башкарды. Хәзерге вакытта алар 23 миллион квадрат метр территорияне, шул исәптән 4 миллион квадрат метрдан артык тротуарны җыештыру өчен җаваплы. Шәһәрнең юл челтәре киңәя, юлларда автомобильләр саны артканнан арта бара. Шуңа бәйле рәвештә безнең алда торган бурычлар да катлаулана: тиз вакыт аралыгында карны көрәргә һәм аны шәһәр урамнарыннан түгәргә кирәклеге аңлашыла. Шуңа күрә без кул хезмәтен киметергә ярдәм итәчәк робот техникасын сынап карарга булдык», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Роботларның 50сен шәһәр хезмәтләренә Казан җитештерүчесе тәкъдим итә. Аларның тагы 15е башка шәһәрләрдәге предприятиеләрдә әзерләнә. Җитештерүчеләр һәм роботларны кайтартучылар арасында шулай ук Новосибирск, Ковров һәм Кытай компанияләре дә бар.
«Төзекләндерү предприятиеләрендә шундый 65 робот булачак, Казан буенча аларның гомуми саны 100гә җитәчәк. Аларны төрле җитештерүчеләр, шул исәптән Казан, Себер предприятиеләре һәм «Алабуга» аерым икътисади зонасы компанияләре эшләп чыгарган. Без кайсы эшләнмәләрнең безнең ишегаллары, тротуарлар һәм зур техника йөри алмый торган юллар өчен яхшырак туры килүен карарга телибез», – дип аңлатма бирде шәһәр башлыгы.
Казанда җыелган роботлар дистанцион рәвештә джойстик ярдәмендә идарә ителә: һәр машина янында аның хәрәкәтен контрольдә тотучы оператор булачак. Әлегә комплексларның һәрберсенә берәр хезмәткәр беркетелә.
Техника алыштырыла торган ике җайланмасы булуы белән тагы да үзенчәлеклерәк санала. Беренчесе – яңа яуган карны, яфракларны, пычракны, тузанны җыештыру өчен билгеләнгән себергеч. Икенчесе – зур күләмдәге карны аттырырга ярдәм итә торган аттыргыч җайланма. Җәй көне әлеге роботлар урамнарны себерү, үләннәрне чабу өчен кулланылачак: моның өчен өстәмә асылмалы җайланмалар каралган.
«Без бу техниканы бигрәк тә тротуарларны җыештыру нияте белән алабыз. Хәзерге вакытта безгә мондый эшләр өчен нәкъ менә кече механика чаралары җитми. Тәэмин итүчеләрнең якынча фаразлары буенча, бер робот биштән алып унга кадәр кеше хезмәтен алыштырырга сәләтле. Без әлегә моңа бераз шикләнеп карыйбыз – якынча биш хезмәткәрне алыштыра алса да бик яхшы булыр иде, дип уйлыйбыз. Киләсе кыш айларында җитештерүчәнлек куәтен ачыклап, роботларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын бәяләячәкбез һәм аны кул хезмәте белән чагыштырачакбыз. Шулай ук роботлар эшенә кагылышлы кайтавазларны җыеп, алга таба тагы нәрсәләрне яхшырту кирәклеген билгеләү өчен җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итәчәкбез», – дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Электр тогы белән тулысынча туендырылган аккумулятор сигез сәгать эшли ала. Кыш көне аның эш вакыты якынча алты сәгатькә кадәр кимергә мөмкин. Техниканы тапшырганнан соң Казан җитештерүчесенең вәкилләре муниципаль предприятиеләрдәге хезмәткәрләр өчен инструктаж үткәреп, аларны роботлар белән эшләргә өйрәтәчәк. Шулай ук комплексларга хезмәт күрсәтү дә каралган.
Роботлаштырылган техниканы узган кышта җитештерә башлаганнар. Сынап карау чаралары вакытында ике робот 20–30 минут эчендә 500дән 1 мең квадрат метрга кадәр мәйданлы ишегалдын җыештырган. Файдалану тәҗрибәсен һәм шәһәр хезмәтләреннән алынган кайтавазларны исәпкә алып киләчәктә техниканы тагы да камилләштерергә җыеналар.
Казанда җитештерелгән беренче ун техника дүрт муниципаль предприятие арасында бүленәчәк. Өч машина «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенә, тагын өчесе – Киров һәм Мәскәү районнарының Юлларны төзекләндерү эксплуатациясе идарәсенә, икесе – «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенә һәм икесе «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесенә биреләчәк.
Халыктан роботлар эшенә комачауламауларын, җыештыру эшләре вакытында аларга кагылмауларын сорыйлар.
«Хәзер техника сынау режимында эшләячәк. Алар безгә территорияләрне сыйфатлырак һәм вакытында җыештырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Кышка әзерлек эшләре вакытында предприятиеләрнең барысы да эшчеләр җыю, техниканы капиталь төзекләндерү буенча зур эш башкарды. Һава торышының нинди булуына карамастан, без бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез. Әлбәттә, кыш узган елгы кебек карлы булмасын иде дә бит, әмма бу бездән генә тормый. Автомобиль хуҗалары белән хезмәттәшлек итү дә бик мөһим: көчле кар яуган вакытта халыкны дәүләт хезмәтләре аша автомобильләрен ишегалларыннан, машина юлларыннан алып тору кирәклеге турында кисәтәчәкбез», – дип сөйләде Илсур Метшин.
Яңа җайланмалар Казанның 572 берәмлектән торган кышкы җыештыру техникасы паркын тулыландырачак. Шәһәрдәге урам-юл челтәренең озынлыгы 2 мең чакрым чамасы, җыештырылырга тиешле гомуми мәйдан 23 миллион квадрат метрдан артып китә, шуның 4 миллион квадрат метрдан артыгы тротуарларга туры килә.
Быел кыш Казанның «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе базасында Юллардагы вәзгыятьне бәяләү үзәге эшли башлый
Казанның «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе базасында Юллардагы вәзгыятьне бәяләү үзәгенең эшли башлавы бу елның тагы бер яңалыгы булачак. Ул реаль вакыт режимында махсус техника эшен контрольдә тотарга, тиз арада хәл итәргә кирәкле мәьәләләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Кышка аяк басканда Производство белән идарә итү үзәге эшли башлаган һәм ул машиналар хәрәкәте, шәһәр киңлекләрен җыештыруның сыйфаты, кар эретү пунктларының эше турындагы мәгълүматларны бер мәйданчыкка тупларга ярдәм иткән. Шәһәр мэрына проект турында «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары Денис Ерошин сөйләде.
Видеоҗайланма эленгән стенада техниканың кайда икәнен ачыклый һәм җыештырылган участокларның торышын күрсәтә торган карталар тасвирлана: яшел төс белән җыештырылган киңлекләр, сары төс белән – өлешчә җыештырылганнары, кызыл төс белән әле эш башланмаган территорияләр билгеләнә. Хезмәткәрләр шулай ук видеолар аша кар эретү пунктларындагы машиналар агымын, җәмәгать транспорты камераларыннан салонда ниләр барганын күзәтә ала.
«Барысы да бик матур күренә, әйтерсең лә без бик яхшы нефть эшкәртү заводында яки атом станциясендә, диярсең. Бу матурлык, бу куәтле техника кар күп яуган вакытта да үзен сынатмыйча, карны кирәкле сәгатьтә шәһәр урамнарыннан чыгарырга ярдәм итсә иде, дип телик. Сезгә кыш айларында уңышлар телибез!», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин предприятие хезмәткәрләренә.
Техниканың эшкә чыгуын тикшереп торуга аерым игътибар бирелә. Моның өчен предприятиедә машиналарның һәм хезмәткәрләрнең кайда йөрүен күзәтергә мөмкинлек бирә торган аерым мониторинг системасы эшли. Аларның эшкә чыгу очрагы контроль-үткәрү пунктларындагы камералар, шлагбаум аша узуны теркәү җайланмасы ярдәмендә өстәмә тикшерелә.
«Үзәк шәһәр киңлекләрен җыештыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырылды. Карталарда без үз техникабызны күрәбез: аңа карап машиналарның кайда йөрүен, участокларның ничек җыештырылуын аңларга була. «СитиСофт» системасы ярдәмендә җәмәгать транспорты камераларыннан видеоларны турыдан-туры күрә, кайда чүп ятканын, хәл итәсе башка мәсьәләләр барлыгын күзәтә алабыз, шулай ук моннан кар эретү станцияләре камералары да күренә. Юллардагы вәзгыятьне бәяләү үзәге техникага дөрес юнәлеш бирү бурычын хәл итә. Мәсәлән, әгәр мин бер станциягә килү юлында чират барлыгын күрсәм, машиналарга икенчесенә барырга киңәш итәм», – дип аңлатты мониторинг үзәге җитәкчесе Артем Галагудин.
Үзәк эшендә шулай ук ясалма фәһем технологияләре дә кулланыла – алар техниканың хәрәкәт маршрутларын анализларга ярдәм итә. Моннан тыш, ясалма фәһем шәһәр камералары ярдәмендә төшерелгән сурәтләрдә бозлавыкларны, территорияләрне карап тоту эшендә башка хокук бозу очракларын танырга сәләтле булуы белән дә аерылып тора.
Артем Галагудин сүзләренчә, ясалма фәһем төрле мәгълүматны эшкәртергә ярдәм итә – мәсәлән, ул шәһәр буенча тиз арада мәгълүмати күрсәткечләр (дашбордлар) төзергә, мәгълүматларны җитәкчелеккә тапшыру яки аларны киңәшмәләрдә куллану өчен техниканың, хезмәткәрләрнең эшкә чыгуына кагылышлы хәбәрләрне җыярга булыша. Үзәктә шулай ук техниканың кайда эшләгәнен күрсәтеп тора торган машиналар хәрәкәте треклары да бар. Төрле сәбәпләр аркасында еш кына мәгълүматлар бутала һәм бу очракта да ясалма фәһем машиналарның кайда йөрүен ачыкларга, анализларга ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә юлда йөргән чакрымнар, ягулыкны куллану күрсәткече дөрес исәпләнә.
Юллардагы вәзгыятьне бәяләү үзәге халыктан алынган мөрәҗәгатьләрне эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Предприятиедә шалтыратулар үзәгенең эше автоматлаштырылган, халыктан алынган гаризалар махсус картада күрсәтелеп бара. Карта ярдәмендә хезмәткәрләр мөрәҗәгатьләрнең кайсы районнар, кайсы участоклар буенча күбрәк юллануын күрә һәм әлеге мәгълүмат эшне оештырганда исәпкә алына.
Вәзгыятьне үзәк җитәкчесе, юл челтәрендәге хәлләрне бәяләүче белгеч һәм операторлар күзәтә.
Артем Галагудин сөйләгәнчә, операторлар сменалап эшләячәк. Алар техниканың маршруттан тайпылуын, ягулыкны агызып алу кебек гадәти булмаган күренешләрне һәм башка хокук бозу очракларын күзәтәчәк. Мондый хәлләр ачыкланганда, оператор радиоэлемтә аша участокның җаваплы башлыгы яки юл челтәре җитәкчесе белән элемтәгә керә. Алар вәзгыятьне ачыклап, шуннан соң операторга нәтиҗә турында хәбәр итә, вакыйганың агымдагы халәтен үзгәртә.