Казан мэры Илсур Метшин Кытай Халык
Республикасының Татарстан башкаласындагы яңа генераль консулы Цзян Сяоян белән
очрашты. Яклар Татарстан башкаласы һәм Кытай шәһәрләре арасында хезмәттәшлек
мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Казан
Башкарма комитетында узган эшлекле очрашуда башкала мэры 2026 елның октябрендә
үз вазифасына керешкән Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгының яңа
җитәкчесе белән танышты. Цзян Сяоян 2022 елның сентябреннән 2026 елның
августына кадәр Хабаровскта Кытайның генераль консулы булып торган. Дипломатик
хезмәт вакытында ул шулай ук Кытай Халык Республикасының Кыргызстандагы,
Белоруссиядәге, Төрекмәнстандагы, Әзербайҗандагы һәм Россиядәге илчелекләрендә
эшләгән.
Очрашу барышында генераль консул Казанның Россия һәм
Кытай арасындагы уртак проектларда актив катнашуын билгеләп үтте. Яклар шулай
ук киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты – аерым алганда,
якын арада хезмәттәшлек итү турындагы яңа килешүгә имза куелырга тиеш.
Казан Кытай белән хезмәттәшлекне 2003 елдан башлап,
кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында беренче килешү имзаланганнан бирле
эзлекле рәвештә үстерә бара. Бүген Татарстан башкаласы Кытайның 12 шәһәре:
Гуанчжоу, Лицзянь, Сиань, Сямынь, Ухань, Ханчжоу, Харбин, Хэфэй, Циндао,
Цицикар, Чэнду һәм Шэньчжэнь белән хезмәттәшлек итә. Багланышлар шәһәр идарәсе,
икътисад, мәдәният, мәгариф һәм туризм мәсьәләләре белән бәйле.
Соңгы елларда хезмәттәшлек челтәре киңәя. 2023 елда
Казан һәм Кытайның Хэфэй шәһәре арасында хезмәттәшлекне һәм алмашуларны
тирәнәйтү буенча үзара аңлашу турындагы меморандумга, 2024 елда Циндао белән
кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы документка имза куелган. 2025
елның августында халыкара «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы
хезмәттәшлек» форумы кысаларында Ухань белән кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру
ниятләре турындагы меморандум, бу елның августында Сямэнь белән шундый ук
документ имзаланган.
Казанда 2023 елдан бирле ел саен уздырыла торган
халыкара «РОСТКИ» бизнес-форумы элемтәләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып
тора. Чара кысаларында мэрия Россия һәм Кытайның тугандаш шәһәрләре,
хезмәттәшлек итүче командалар арасында Халыкара балалар шахмат турниры оештыра.
2026 елда ул ике илнең 61 каласыннан, шул исәптән Кытайның 16 шәһәреннән 356
яшь шахматчыны берләштергән. Кытай
шәһәрләрен тәкъдим итүче вәкилләр даими рәвештә шулай ук Халыкара Kazan Digital Week форумында
һәм «Казаныш» архитектура-төзелеш
форумында катнаша.
Гуманитар өлкәдә дә хезмәттәшлек үсә бара. Казан
мәктәпләре Гуанчжоу, Шэньчжэнь, Сямынь, Чанши, Циндао, Чэнду һәм Ханчжоу
шәһәрләрендәге уку йортлары белән ныклы элемтәдә булып, бер ил укучылары икенче
ил мәктәпләрендә укый һәм белем бирү оешмалары арасында телекүперләр үткәрелә.
Кытайның Чэнду шәһәре тарафыннан Казанга бүләк итеп
бирелгән Аю сыны ике илнең дуслыгын раслый торган тагы бер матур күренеш булып
тора. Панда сынын ачу тантанасы бу
елның апрель аенда Казанның зооботаника бакчасында узган. Һәм ул әлеге шәһәрләр
арасындагы дуслык, хезмәттәшлек турындагы меморандумга имза куелуның 10
еллыгына багышланган.
Казан белән Кытай шәһәрләре арасындагы үзара бәйләнеш
шулай ук халыкара берләшмәләр юнәлеше буенча, шул исәптән «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы, «Метрополис» ассоциациясе, Тарихи
шәһәрләр лигасы һәм БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре
ассоциациясе кысаларында да үсә. Кытайның берничә муниципаль
берәмлек вәкилләре 2024 елның июнендә Ассоциациянең оештыру
җыелышында катнашкан иде.
Моннан тыш, Кытай Халык Республикасы делегацияләре
Татарстан башкаласына тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара чараларда катнашу өчен
даими килә. 2025 елда башкала Чанчунь, Чэнду һәм Харбин вәкилләрен кабул итте.