Башкалада Казан дәүләт медицина университеты һәм тарихи медицина
учреждениеләре урнашкан Бутлеров, Толстой, Щапов һәм Курашов урамнары
чикләрендәге тарихи кварталны үзгәртергә җыеналар. Концепция әлеге җирлектәге
архитектура һәм медицина мирасын саклау, заманча университет мохите булдыру,
җәмәгать киңлекләрен үстерү, янәшәдәге участокларны төзекләндерү максатын күздә
тота. Казан шәһәре Думасының XI сессиясендә әлеге проект хакында Казан
дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
«Бу йөзек
кашыбыз булган Казанга, аның тарихи үзәгенә һәм, иң мөһиме, республикабызның,
башкалабызның һәм бөтен Советлар Союзының сәламәтлек саклау тарихына кагыла
торган бик җитди мәсьәлә. Фикерем ялгыш булмасын, биш яки алты союздаш һәм
Россия министры нәкъ менә безнең университетны тәмамлаган дип беләм. Араларында
иң танылганы – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын булдыру буенча төп эшне
оештыручыларның берсе – Курашов. Шулай булгач сезгә зур өметләр баглана. Бу
проектка бергәләп ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур
Метшин.
Концепцияне Татарстан рәисе йөкләмәсе буенча һәм Казан
мэры Илсур Метшин ярдәме белән эшли башлаганнар. Әлеге эшкә Татарстан
Республикасы шәһәрләрен үстерү институты да җәлеп ителгән.
«Без Казан медицина мәктәбенең уникаль мирасын саклау,
яңа буын табиблары, галимнәре, тикшеренүчеләре өчен заманча шартлар булдыру
максатын күздә тотып эш итәбез. Үсешнең төп принцибы, булган мирасны саклап,
яңаны булдыруга нигезләнә. Әлеге территориянең үзенчәлеге дүрт төп күрсәткеч белән
әһәмиятле: болар – Россия Федерациясеннән читтә дә даны еракларга таралган,
бренд буларак билгеле Казан медицина мәктәбе, тарихи клиник ансамбль, мәгариф,
фән һәм сәламәтлек турында кайгыртуның дәвамлылыгы, хәзерге вакытта да үзенә
генә хас гореф-гадәтләре саклана торган университет бакчасы», – дип сөйләде
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов.
Квартал чикләрендә тарихи медицина учреждениеләре, шул
исәптән Меншиков һәм Груздев хастаханәләре, Вишневский клиникасы, шулай ук
тире-венерология диспансеры урнашкан. Биредә шулай ук Казан дәүләт медицина
университетының ректораты, уку биналары. Айрат Фәррахов сүзләренчә, әлеге
җирлек Казан медицина мәктәбе тарихында һәм берничә буын табиблар әзерләүдә
аерым урын алып тора.
«Без университетларның һәм аларның зур шәһәрләрдә
үстерелү күренешенең бүгенге көннең төп ихтыяҗларын хәл итү өчен кирәкле гамәл
булуына ышанабыз. Хәзерге вакытта кадрлар мәсьәләсе бик актуаль. Сыйфатлы
белем, фәнни казанышлар белән бергә, һөнәри үсешкә ярдәм итә торган үзенчәлекле
мохит тә көчле университетның нигезен тәшкил итә», – дип ассызыклады КДМУ
ректоры.
Концепция нигезендә бердәм җәмәгать киңлекләре
челтәрен булдыру, җәяүлеләр өчен уңайлы маршрутлар, кичүләр эшләү, янәшәдәге
территорияләрне төзекләндерү, аралашу, ял итү, сәламәтләндерү өчен аерым
киңлекләр ясау тәкъдим ителә. Университетның музей-белем бирү мирасын –
экспонатлар, препаратлар һәм макетлар җыелмасын саклауга, шулай ук яшьләргә
һөнәри юнәлеш бирү эшенә аерым игътибар бирелә.
Концепцияне әзерләгән вакытта экспертлар катнашында 89
сессия үткәрелгән. Тикшерү һәм фикер алышу чараларында 713 кеше: 82се – урынга
килеп оештырыла торган очрашуларда, 631е өч онлайн-сораштыруда катнашкан.
Моннан тыш, әлеге концепция өчен җаваплы затлар Копенгаген, Нью-Джерси, Кембридж
һәм Мәскәү университетлары урнашкан киңлекләр тәҗрибәсен өйрәнгән.
Тәкъдим ителгән концепция эшнең алдагы этаплары –
кампусның мастер-планын эшләү, өстенлекле тәкъдимнәрне һәм аларны гамәлгә ашыру
алымнарын билгеләү өчен нигез булачак.