Казанның медицина оешмаларында 4 394 табиб һәм 8 179 урта медицина хезмәткәре эшли. Табиб вазыйфалары 84 процентка, урта медицина хезмәткәрләре 87 процентка тупланган. Участоклардагы эш күләмен төгәл туры китерү өчен шәһәрдә өстәмә рәвештә 85 терапия һәм 72 педиатрия участогы оештыру зарур. Казан шәһәре Думасының XI сессиясендә шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев шундый доклад белән чыгыш ясады.
Ел башыннан Казан медицина учреждениеләренә 112 яңа табиб эшкә килгән
«Казанда медицина белгечләре әзерләүнең көчле системасы эшли, һәм монда төп рольне, һичшиксез, Казан дәүләт медицина университеты уйный. Илебезнең иң өлкән медицина уку йортларының берсе ике гасырдан артык табиблар тәрбияли. Шул ук вакытта Казан медицина мәктәбе – музей түгел: аның кыйммәте – гореф-гадәтләрнең яшәвендә һәм яңа буыннарга күчүендә. Университет бу традицияләрне үзенең чыгарылыш укучылары аша дәвам иттерә. Шулай да бүген иң төп бурыч булып кадрлар мәсьәләсе кала бирә. Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәхсән Альмир Рәшит улы, хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен шартлар тудыруны үз идарәсе астында тота. Шәһәрдә кадрлар белән эшләү эзлекле юлга салынды: махсус кадрлар үзәге эшли, белгечләр укытыла, яшь табиблар хәрәкәте үсә, матди булмаган кызыксындыру чаралары кулланыла», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бүген Казан сырхауханәләрендә 1 млн 329 мең 282 кеше теркәлгән. Шуларның 1 млн 29 мең 533е – өлкәннәр, 299 мең 749ын балалар тәшкил итә. 2025 ел белән чагыштырганда, теркәлгән халык саны өлкәннәр исәбенә 0,61 процентка арткан.
Илназ Әхмәдиев әйтүенчә, эш күләме таләпләренә (бер терапия участогына – 1,7 мең өлкән кеше, бер педиатрия участогына 800 бала) җавап бирү өчен медицина оешмаларының штатын әкренләп арттырырга, яңа белгечләр чакырырга һәм яңа медицина биналары төзергә кирәк. Шәһәргә иң элек участок терапевтлары, педиатрлар, акушер-гинекологлар, неврологлар һәм офтальмологлар җитми.
2026 елның тугыз аенда Казанга 112 табиб эшкә урнашкан. Белгечләрне җәлеп итү чараларының берсе – Россиянең башка төбәкләреннән Татарстанга килүче иң кирәкле белгечлек табибларына бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум акча. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бу түләү килешү буенча кимендә өч ел эшләү шарты белән бирелә. Тугыз ай эчендә әлеге ярдәм белән Казанга 53 белгеч килеп, 19 медицина оешмасына эшкә урнашкан. Иң күп табибны 7, 18 һәм 2 нче номерлы шәһәр хастаханәләре, шулай ук 10 һәм 20 нче номерлы сырхауханәләр кабул иткән.
«Әмма бүген яңа белгечләрне чакыру гына түгел, ә аларны сәламәтлек саклау тармагында төпләндереп калдыру өчен шартлар тудыру да мөһим. Сырхауханәләрдә эш бик күп, ә башкалада яшәү кыйммәт – шуларны истә тотып, без шәһәр тарафыннан табибларга ярдәм итү чараларын булдырырга тәкъдим итәбез. Бу ярдәм дүрт юнәлештә эшләнәчәк. Беренчесе – көндәлек тормыш өчен иң кирәкле социаль ярдәм: фатир яллап тору һәм ипотека түләүләреннән башлап, киләчәктә үз торагыңны алу мөмкинлегенә кадәр. Икенчесе – һөнәри яктан үсү: максатчан уку өчен Казан мэры гранты, төрле конференцияләргә һәм стажировкаларга бару, шулай ук яшь белгечләргә остазлык итүчеләргә булышу», – дип сөйләде шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илназ Әхмәдиев.
Тәкъдимнәр арасында белгечләрнең эшен җиңеләйтә торган цифрлы мохитне үстерү дә бар. Моннан тыш, «Казанның мактаулы табибы» дигән шәһәр исемен һәм «Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы остаз» премиясен гамәлгә куярга тәкъдим ителә.
«Табибларны мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияләп үстерергә кирәк»: булачак белгечләрне ничек әзерлиләр
Табибларны эшкә җәлеп итүдә «Медицина кадрлары» федераль проекты кысаларында ачылган Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар үзәге зур ярдәм күрсәтә. Ул медицина учреждениеләренә күпме хезмәткәр кирәклеген ачыкларга һәм тиешле белгечләрне табарга булыша. Үзәкнең сайтында буш эш урыннары, шәһәрдә яшәү шартлары, ярдәм чаралары һәм остазлык турында бөтен мәгълүмат тупланган.
Күп эш башкарылса да, тар белгечлек табибларына кытлык бетми әле. Кадрлар үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, хезмәткәрләрнең сырхауханәләрдән китүенә берничә төп сәбәп бар: эш чиктән тыш күп, сәгатьтән тыш калып эшләргә туры килә, медицина мәгълүмат системалары еш ватыла, ә кәгазь эше – хисап тутыру – бетә торган түгел.
«Кызганыч, бүген белгечләр җитми әле. Кадрларны әзерләү һәм үстерү эше өзлексез барырга тиеш – мәктәптәге медицина сыйныфларыннан алып университетка, аннан сырхауханә һәм хастаханәгә кадәр озатып бару кирәк. Медицина сыйныфларын оештыру буенча уңай тәҗрибәне сакларга һәм тагын да үстерергә кирәк. Башкарма комитеттан, сәламәтлек саклау идарәсе белән бергәләп, бу юнәлеш чынлап та кирәк булган мәктәпләрне билгеләвен сорыйм. Махсуслашкан сыйныфларны медицина оешмалары янында ачу отышлырак булыр. Башкарма комитет моңа аерым игътибар итсен иде», – дип басым ясады Илсур Метшин.
Казанда яшь белгечләр һәм укучылар белән эшләүгә аеруча зур урын бирелә. Шәһәрдә «Медицина ДНКсы» дигән яңа хәрәкәт оешты. Ул ел саен уза торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесенең «Яшь гвардия» номинациясендә җиңгән 16 яшь табибны берләштергән. Аларның максаты – яшь белгечләргә һөнәри һәм шәхси яктан үсү өчен уртак мәйданчык булдыру, яңа башлангычларны күтәреп алу һәм шәһәрнең медицина дөньясы белән элемтәне ныгыту.
Яңа хәрәкәт яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, яшь табибларның тәкъдимнәренә булышу, сәламәтлек саклау җитәкчеләре белән ачыктан-ачык аралашу һәм остазлык юнәлешләрендә эшләячәк. «Бу хәрәкәткә теләктәшлек күрсәтүегезне сорыйбыз. Без анда яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәле юлын күрәбез», – дип ассызыклады Илназ Әхмәдиев.
2022 елдан бирле шәһәр лагерьларында сигез профильле медицина сменасы узган, укучылар өчен медицина оешмаларына экскурсияләр дәвам итә. Соңгы өч ел эчендә медицина юнәлешендәге сыйныфлар саны 28дән 40ка җиткән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге чаралар «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары нигезендә тормышка ашырыла.