StartFragment
Казанга яңа, заманча күп профильле балалар хастаханәсе кирәк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының XI сессиясендә шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев белдерде. Аның сүзләренчә, гамәлдәге балалар стационарларының хәле мактанырлык түгел: бүлекләр шәһәрнең төрле урыннарындагы биналарга таралган, өстәвенә, аларның бер өлеше яртылаш тузган. Ә Республика балалар клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 69 процентын Казан балалары тәшкил итә.
Яңа хастаханәдә тәүлек буе тикшерү узу мөмкинлеге, шулай ук тәүлек әйләнәсе эшли торган хирургия һәм авыр хәлдәгеләрне дәвалау бүлекләре булырга тиеш. Проектның төп максаты да шуннан гыйбарәт, дип ассызыклады Илназ Әхмәдиев.
«Соңгы 15 елда Казан халкы 16 процентка артты. Хәзер Татарстанда яшәүчеләрнең өчтән бере башкалада көн күрә, шуңа күрә без медицина учреждениеләрен даими рәвештә арттырырга тиешбез, – дип аның сүзләрен куәтләде Казан мэры Илсур Метшин. – Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Хөкүмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының даими ярдәме белән, ил һәм республика өчен гади булмаган чорда да без медицина юнәлешендә үсеш темпларын киметмибез. Сәламәтлек саклау өлкәсен яңартуга акча бүленә, башкалабызның һәм бөтен республиканың медицина нигезе ныгый. Соңгы ун елда Казанда халыкка беренчел ярдәм күрсәтүче 20 яңа объект сафка басты, шуларның бишесе – өр-яңа зур сырхауханәләр. Бу – 50 мең квадрат метрдан артык мәйдан дигән сүз. Бүген Казанда барлыгы 105 медицина учреждениесе эшли».
Шәһәр башлыгы узган елгы яңалыкларны да искә төшерде: «Салават күпере», «Весна», «Идел киңлекләре торак комплексларында яңа сырхауханәләр, ә Вишневка бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге ачылды. Моннан тыш, 11 дәвалау учреждениесе капиталь төзекләндерелде.
Мэр медицина объектларын яңарту эшләренең дәвам итүен дә әйтте. Дүрт учреждениедә төзекләндерү тәмамланган инде, калганнарында ремонт эшләре бара һәм яңа җиһазлар кайтартыла. Профессор Камил Зыятдинов исемендәге 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә дә эшләр ахырына якынлаша – аны киләсе елда тулысынча тапшырырга җыеналар.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык бу эшләр «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары ярдәмендә тормышка ашырыла.
EndFragment