Беренче яртыеллыкка ясалган йомгакларга
күз салсак, Казан «төзелеш» эшчәнлеге төре буенча Россиянең зур шәһәрләре арасында
2 урынны алып тора. Шәһәр миллионнан артык халкы булган калалар арасында югары
тотрыклылык күрсәтә – башкалада торакның сатылып бетү күрсәткече 79%
тирәсе, сату-алу килешүләренең саны арта. Шул ук вакытта күпчелек зур
шәһәрләрдә сату очраклары кими, сатылмаган торак үсеше күзәтелә. Миллионнан
артык халкы булган 14 шәһәрнең 11ендә әлеге күрсәткеч 70%-тан түбән төшкән.
2026 елның тугыз аенда шәһәрнең зур һәм урта предприятиеләре 91 миллиард сумлык
төзелеш эшләре башкарган. Бу узган елга караганда 21%-ка түбәнрәк сан, дип
билгеләп үтте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров.
«Төзелеш эшләре бөтен ил буйлап кимеде. Миллионнан
артык халкы булган 14 шәһәрнең 11ендә әлеге күрсәткеч 70%-тан түбән төшкән. Бу
очракта, икенче урын, әлбәттә, мактаулы санала, ләкин бу безнең күрсәткечнең
башкалар белән чагыштырганда кимүен аңлата», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Илдар Шакиров заем акчаларының югары процент белән
бирелүен тармак өчен уңай булмаган төп фактор дип атады. Катгый акча-кредит
сәясәте алып барылган бу көннәрдә төзелеш эшләре кыйммәтләнгән, базар
ипотекасына сорау кимегән, бу исә үз чиратында торакка ихтыяҗ кимүгә китергән.
Хисап чорында шәһәрдә 639 мең квадрат метрга якын
торак файдалануга тапшырылган – бу узган елга караганда 36,6%-ка түбәнрәк
күрсәткеч. Шәһәр оешмалары тарафыннан гомуми мәйданы 450 мең квадрат метр
булган 8 947 фатир файдалануга тапшырылган.
«40 квадрат метр, ягъни файдалануга тапшырылган гомуми
торак мәйданының 6%-тан артыгы социаль ипотека буенча төзелгән. Халыкның үз
акчалары һәм җәлеп ителгән кредитлар хисабына гомуми мәйданы 189 мең квадрат
метр булган 1 098 шәхси торак йорт төзелде – бу гомуми күләмнең 30%-ка якынын
тәшкил итә», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Россиянең зур шәһәрләре арасында социаль-икътисади
хәлне рейтинг ярдәмендә бәяләү буенча Казан торакны файдалануга тапшыру
күрсәткече буенча әйдәп баручылар рәтендә кала. «Шулай ук быел шәһәребез
кешеләрнең тормыш сыйфаты рейтингында югары позицияне саклый, лаеклы
рәвештә яшәү өчен кызыклы шәһәрләр исемлегендә кала бирә», – дип ассызыклады
чыгыш ясаучы.
Шәһәрдә илкүләм проектлар буенча җәмәгать киңлекләрен,
юл челтәрен, социаль инфраструктураны яңарту эшләре алып барыла. Әлеге
максатлар өчен 2026 елда 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында
Академик Лаврентьев урамында урнашкан 89 нчы номерлы мәктәп
капиталь төзекләндерелгән. Учреждение яңартылган матди-техник базага ия булган,
биредә уку өчен уңай шартлар булдырылган.
Илкүләм «Гаилә» проекты ярдәмендә капиталь
төзекләндерү эшләреннән соң ике балалар бакчасы ачылган – Ярослав Гашек
урамындагы 302 нче номерлы һәм
Каштанов урамындагы 415 нче номерлы бакчалар янәдән
үз нәниләрен кабул итә. Төзекләндерү чараларыннан соң шулай ук Побежимов
урамында урнашкан 25 нче номерлы китапханәнең
«Бердәм» филиалы да үз ишекләрен ачкан.
Бик зур реконструкция эшләреннән соң Казанның Яшь
тамашачы театры ачылган. Яңартылган театрда яңа зал тамашачылар күңеленә хуш
килерлек итеп эшләнгән, яшь артистлар һәм инклюзия юнәлешендәге проектлар өчен
яңа киңлекләр, шулай ук аерым остаханә булдырылган.
Илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты
кысаларында гомуми озынлыгы 7,6 чакрым булган 14 юл участогы төзекләндерелгән,
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркының күзәтү мәйданчыгы ачылган. Ленин бакчасына керү юлы,
«Ярдәм» бульвары төзекләндерелеп беткән, шулай ук «Тәбриз» скверының беренче
чираттагы эшләре тәмамланган.
Моннан тыш, быел республика акчалары хисабына халык
өчен берничә яңа объект төзелгән.
Түбән Кабан күле буенда өченче
чираттагы участок төзекләндерелгән. «Рубин» футбол клубы
базасында Футболны үстерү үзәге төзелгән. Комплексның инфраструктурасы шактый
зур, биредә күнекмәләр уздырырга, яшәргә, тернәкләндерү һәм төрле дәрәҗәдәге
башка чаралар уздырырга була.
Идел буе районында яңа заманча Регби үзәге, Гагарин
урамындагы «Тасма» стадионында Җәядән ату үзәге ачылган.
Аларда күнекмәләр уздыру, ярышларны оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган.
Шулай ук Порт урамында Фигуралы шуу үзәген төзү эшләре тәмамланган.
Мәүлетов урамында урнашкан 18 нче номерлы шәһәр
хастаханәсендәге кабул итү-диагностика бүлегенең яңа корпусын төзү эшләре дәвам итә.