2026 елның тугыз аенда Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 99 процент тәшкил иткән. Бу бөтен ил буенча күзәтелгән вазгыятьне чагылдыра: Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар–сентябрь айларында Россия сәнәгате узган елгы дәрәҗәдә диярлек (якынча 100 процент) сакланган. Аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, хәзер икътисадтагы аермалар шәһәргә яки төбәккә түгел, ә күбрәк тармакка бәйле.
«Элеккечә үк шәһәр икътисадының нигезен сәнәгать предприятиеләре, төгәлрәк әйткәндә, эшкәртү сәнәгате тәшкил итә. Озатылган товарларның 78 проценты аңа туры килә. Җиһазларны яңартуга һәм алмаштыруга акча кертүче предприятиеләр үсешне алга этәрә. Бәхеткә, андыйлар бездә күпчелекне тәшкил итә. Ә биредә яңарту ул буш сүз генә түгел, ә үлчәп була торган нәтиҗә: машиналар һәм җиһазлар җитештерү – 42,3 процентка, төзелеш материаллары, пыяла һәм керамика эшләнмәләре җитештерү 22,4 процентка арткан. Бу күрсәткечләрнең һәрберсе җиһазларны яңарту һәм яңа җитештерү куәтләрен эшләтеп җибәрү нәтиҗәсе», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Илдар Шакиров сүзләренчә, үзебездә җитештереп озатылган сәнәгать товарлары күләме 647 млрд сумга җиткән – бу узган елның шул ук чорына караганда 1,2 процентка артыграк. Эшкәртү тармагы үсешнең төп этәргече булып кала. Шулай ук оборона-сәнәгать комплексы һәм чит илгә чыгару өчен эшләүче кайбер заводларда тотрыклылык саклана.
Машиналар һәм җиһазларны, төзелеш материаллары һәм пыяла-керамика эшләнмәләрен, электр җиһазларын, химик матдәләр һәм продуктларны, әзер металл эшләнмәләрне җитештерү күләме шактый үскән.
«2026 елда җиһазларын яңартып, яңа товарлар чыгаруга керешкән һәм сату-алу юлларын җайга салган предприятиеләр иң нәтиҗәле эшли», – дип аңлатты чыгыш ясаучы.
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча берничә предприятие планнан артыграк продукция чыгарган. Мәсәлән, Казан төгәл машиналар төзү заводы инженерлык һәм террорчылыкка каршы барлык таләпләргә җавап бирүче яңартылган җыю-механика цехын эшләтеп җибәргән. «Казанькомпрессормаш» исә яңа җыю-сынау комплексы һәм сыекландырылган табигый газ өчен кирәкле җиһазларны төркемләп җитештерә башлау хисабына югары технологияле җитештерүне арттырган.
«Нәфис Косметикс» полимер савытлар ясау өчен яңа җиһазлар урнаштырган. Компаниядә икенчел чималны әйләнештә йөртү программасы эшли: савытның төренә карап, анда эшкәртелгән пластик өлеше 20 проценттан 40 процентка кадәр җитә. Шешәләр өрдерү җиһазларыннан тыш, төркемләп төрү, товар тамгасы ябыштыру автоматлары һәм сыеклык тутыру машинасы сатып алынган.
СИБУР «Казаньоргсинтез» мәйданчыгында Лушниково пар-газ җайланмасын эшләтеп җибәргән. Ул предприятиенең электр энергиясенә булган ихтыяҗын 100 процент каплый, Казан энергия районының ышанычлылыгын арттыра һәм әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметә.
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 очкычының фюзеляжын җыю буенча яңа цех һәм канатны фюзеляжга тоташтыру өчен автоматлаштырылган җайланма эшли башлаган.
Икмәк-кондитер комбинаты зур яңарту эшләрен төгәлләп, махсус кыздыру өчен телемле икмәк пешерүче автоматлаштырылган конвейерны эшләтеп җибәргән. Яңа җиһаз камыр басудан алып икмәкне кисү һәм төрүгә кадәрге бөтен эшне үзе башкара – ул елына 7 мең тоннадан артык продукция чыгарырга сәләтле.
«Эдельвейс»ның Казан филиалы («Логика молока» компанияләр төркеменә керә) заводны киң күләмдә яңартуга керешкән. Программаның беренче этабында майсызландырылган коры сөт җитештерү цехы тулысынча төзекләндерелгән.