Казанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча
башкарыла торган эшләр бүгенге көндә 47% ка үтәлгән. Хәзерге вакытта 95 объект
төзекләндерелә, 24 йортта эшләр тулысынча тәмамланган, тагын өч объектта дәүләт
комиссияләре тарафыннан тикшерү уздырылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта төзекләндерү чараларының үтәлеше канәгатьләндерерлек.
Һичшиксез, без объектларга барачакбыз, эшнең үтәлешен контрольдә тотачакбыз –
бу район администрацияләре башлыкларына, Башкарма комитет җитәкчесенә һәм
урынбасарларга кагыла. Подрядчыларга карата таләпләр элеккечә кала: йортлары
төзекләндерелә торган халыкның үтенечләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булса
иде, эш сыйфатының, графикның үтәлүе мөһим. Яңгырлар белән бәйле
вәзгыятьне контрольдә тотуыгызны сорыйм. Төзекләндерү чаралары вакытында иң
четерекле мәсьәлә – ул су үтә торган түбәләр. Кыскасы, яңгырга әзер булырга
кирәк», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Илсур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, баштарак 2026 елга каралган капиталь
төзекләндерү программасы Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2025 елның
ноябрендә расланган булган. Аңа күпфатирлы 163 йорт кертелгән, эшләрне башкару
өчен 2,9 миллиард сумлык финанс чаралары билгеләнгән.
Эшләрне вакытында башлау өчен Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды
узган елның декабрендә үк беренче аукцион үткәргән һәм «Пак-групп» оешмасы
белән 45 йортны төзекләндерү буенча контракт төзегән. Иң беренче эш итеп
подрядчы оешма 35 йортта вентиляция каналларын, төтен чыгу юлларын яңарткан,
шулай ук ике бинада аерым җылылык пунктларын урнаштырган. Хәзерге вакытта 24
йортта эшләр тәмамланган, өч объектта дәүләт комиссияләре тарафыннан тикшерү
уздырылган.
Аукционнар нәтиҗәсе буенча «Пак-групп» оешмасы, «Ротор», «Квартал» һәм
«Татлифт» төзелеш компанияләре программаның генераль подрядчылары итеп
билгеләнгән. Төзекләндерү чараларын башкару өчен алар тарафыннан кече 20
подрядчы оешма җәлеп ителгән.
Сезонлы эшләр аеруча актив башкарыла. Түбәләрне алыштыру эшләре 42% ка,
фасадларны төзекләндерү чаралары 40% ка үтәлгән. Үзәкләштерелгән җылыту
системаларының 24%-ы төзекләндерелгән.
Программаны гамәлгә ашыру барышында Татарстанның Төзелеш министрлыгы аңа
төзәтмәләр кертү мөмкинлеге биргән. Нәтиҗәдә исемлектән 14 йорт төшереп
калдырылган. Аларның икесе – Ленинград урамындагы 19 нчы һәм 21 нче йортлар –
авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле йортлар дип табылган. Тагын 12 йорт
милекчеләре капиталь төзекләндерү чараларын бераз соңрак вакытка күчерергә
карар кылган.
Бер үк вакытта программага өстәмә рәвештә күпфатирлы 27 йорт, шул исәптән
«Ярдәм» мәчете янында фасадлары төзекләндерелергә тиешле җиде объект кертелгән.
Үзгәрешләрдән соң, яңартылган капиталь төзекләндерү программасында
инде 182 йорт булган. Финанслауның гомуми күләме 3,7 миллиард сумнан артып
киткән. Тиешле карар буенча хәзерге вакытта килештерү чаралары уздырыла.
Төзелгән контрактлар нигезендә төзелеш-монтаж эшләре 2026 елның 15
сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Түбәләрне, фасадларны, җылыту системаларын
төзекләндерү чараларын да кертеп, сезонлы эш төрләренең 15 августка кадәр
башкарылуы мөһим. Лифт җайланмаларын алыштыру эшләре 1 декабрьгә кадәр
тәмамланачак, дип билгеләп үтте Илсур Хисмәтуллин.
Капиталь төзекләндерү барышы даими контрольдә тотыла, дип өстәде ул.
Хезмәткәрләр район администрацияләре, идарәче компания вәкилләре һәм халык
катнашында объектларны, эш штабларын даими карап йөри. Эшләрнең сыйфатын
тикшереп торуда актив яшәүчеләр, милекчеләр, йорт буенча җаваплы затлар аерым
роль уйный, алар җитешсезлекләрне ачыкларга, төзекләндерү чараларының сыйфатын
яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәр кертергә ярдәм итә.
Шәһәр халкыннан, хокук бозу яки эшләрнең сыйфатсыз башкарылуы ачыкланган
очракта, үзләренең идарәче оешмаларына, төзелеш контроле хезмәтенә, Дәүләт
торак инспекциясенә, районнар администрациясенә яки Казанның Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитетына мөрәҗәгать итүләре сорала.
«Капиталь төзекләндерү эшләре – ул биналарны яңарту гына түгел, әлеге
йортларда яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшырту чарасы, шушы йортларда гомер
итүче һәр кешенең уңайлылыгына, куркынычсызлыгына, киләчәгенә акча салу дигән
сүз. Бу эштә катнашучыларның барысы да планга кертелгән эшләрне вакытында һәм
тиешле дәрәҗәдә үтәү өчен көчтән килгәннең барын да башкара», – дип сүзен
йомгаклады Илсур Хисмәтуллин.