Июнь
уртасыннан Казанның Бишбалта бистәсендә әлеге тарихи җирлекне танытырга ярдәм
итә торган үзенчәлекле якларны ачыклауга юнәлдерелгән программа эшли башлый. Бу
хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе директоры
Элина Табакчи хәбәр итте.
«Иске Татар бистәсе безнең өчен үзгә бер тарихи
мохит, аерым җирлек. Анда тарихи киңлекләрне үстерү юлларын эзли һәм аңлый
башладык. Чынлыкта исә башкалабызда мондый территорияләр берничә. Шуларның
берсе – Бишбалта бистәсе. Ул да үз сәгатен көтә. Бу эшне җирле халык өчен дә,
туристларны җәлеп итү өчен дә дәвам итәргә тиешбез», – дип ассызыклады Казан
мэры Илсур Метшин.
Программа территорияне тулысынча
тикшерү, аны мәдәни яктан баету чараларын һәм әлеге бистә белән бәйле
бренд эшләүне үз эченә ала. Бистәнең тарихи үзенчәлекләрен, аның мәдәни
мирасын, алга таба үсеш куәтен ачыклауга һәм популярлаштыруга аерым игътибар
биреләчәк.
Вакыйгалар программасы
кысаларында бистә җирлегендә төрле эчтәлектәге 30 га якын чара үткәрелер дип
көтелә. Аларның барысына да районның тарихи һәм мәдәни кыйммәтен
чагылдыру, халыкның үзе яшәгән урын белән элемтәсен ныгыту бурычы куелган.
Элина Табакчи билгеләп үткәнчә,
узган җәйдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәме белән Бишбалта
бистәсендә яшәүчеләр өчен җирле чаралар оештырылган. Бу елны әлеге эш тагы да
эчтәлеклерәк булачак һәм тарихи җирлекне озак вакытка үстерү мөмкинлеге бирә торган нигез
булдырырга ярдәм итәчәк.