Татарстан Республикасы башкаласында төрле эчтәлектәге
җәйге программа әзерләнә. Аның кысаларында «Мәдәни мохит. Даһи урын» проекты
янәдән гамәлгә ашырыла башлый. Бу елны чаралар өчен төп урын буларак
П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалды сайланган. Бу
хакта аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина хәбәр
итте.
«Алия Рөстәм кызы сөйләгән «Мәдәни мохит» проектына
кагылышлы чаралар да бик зур, күп көч түгә торган авыр эш санала. Паркларда
уздырыла торган һәр концерт өчен безнең оештыручылар җаваплы. Бу очракта сүз
вакыт уздыру турында гына бармый. Монда мәдәни чараларда һәр кешенең катнаша
алуы әһәмиятле. Өстәвенә, казанлылар бушлай сыйфатлы контент белән таныша: яхшы
музыка һәм талантлы башкаручылар – бу шулай ук мәдәни белем, мәгънәви
күренешләр дигән сүз. Болар бар да безнең яшь башкаручыларга бирелә торган мөмкинлекләр.
Хәтта музыка мәктәпләрендә дә үзенең яшь йолдызчыклары була: аларны карарга
әти-әниләре килә, укучылар алкышларга күмелә, тамашачы алдында менә шулай
таныла. Мондый кадерле мизгелләр яшь артистларга канатлар куя, иҗтимагый ярдәм
булып тора, киләчәктә иҗат белән шөгыльләнү теләге уята. Әлеге күренеш шәһәрне
сәләтле артистларны да, яшьләрне дә данлый торган гаиләгә әйләндерә. Җәй
көннәрендә һава торышы яхшы булганда без халыкны, телефоннарын һәм
компьютерларын читкә куеп, шәһәребезнең ачык киңлекләрендә кешеләр белән
аралашудан тәм табарга, чараларны карап, рухи азык алырга чакырабыз», – диде
Казан мэры Илсур Метшин.
Алия Заһидуллина хәбәр иткәнчә, казанлылар һәм башкала
кунаклары өчен классик концертлар, сәнгать күргәзмәләре, заманча фестивальләр,
башка төрле чаралар әзерләнә.
«Мәдәни мохит»кә кагылышлы кичәләр П.И.Чайковский
исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбеннән тыш, мәдәният үзәкләре белән янәшә
урнашкан җәмәгать киңлекләрендә дә оештырылачак.
Концерт сезоны июнь аенда Дмитрий Железнов капелласы
һәм Казанның Симфо-джаз оркестры чыгышларыннан башлана. Июль аенда казанлыларны
укучыларның ата-аналары хоры һәм «Хыял» триосы чыгышлары көтә. Сезон августта
«Аврора», «Казан нуры» оркестрлары һәм С.Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге
концертлары белән тәмамлана.
Алия Заһидуллина Казанда җәйге сезонның узган атнада
Балыкчы бакчасында гадәти «Китап-фест 2026»
чарасы белән ачылуы турында хәбәр итте. Фестивальдә чакырылган кунак буларак
график тарихи романнар авторы, Санкт-Петербург рәссамы Владислав Серов
чыгыш ясаган.
«2026 елның җәйге мәдәни программасы истәлекле
вакыйгаларга бай булырга охшап тора: безне кызыклы һәм бай эчтәлекле чаралар
көтә. Программаны төрләндерү өчен көчтән килгәннең барын да үтәрбез –
мәдәният учреждениеләрендә, ачык шәһәр мәйданчыкларында тырышып эшләрбез», –
дип сүзен йомгаклады Мәдәният идарәсе башлыгы.
Чараларның тулы исемлеге белән Мәдәният
идарәсенең социаль челтәрләрендә танышырга була.