11 июньнән 14 июньгә кадәр Казанда
Триатлон буенча Россия беренчелеге һәм федераль «Триатлон лигасы. Балалар»
проекты этабы уза. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Алия
Заһидуллина хәбәр итте.
«Бу бик зур
ярышлар, анда безнең егет-кызларыбыз да күп булачак. Казанның триатлон мәктәбе
уңышлы гына эшләп килә. Залда утыручы беренче вице-мэр Денис Геннадьевич
Калинкин, аппарат җитәкчесе Булат Рафаэль улы Алиев һәм башка җитәкчеләребез
әлеге проектта катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу шөгыль генә түгел, яхшы
физик форма, чыдамлылык, үз өстеңдә күп эшләү өлгесе, нәтиҗәләргә ирешү юлларын
ачыклый торган күренеш. Алты ел эчендә Татарстандагы ярышларда 25 мең баланың
катнашуы киләчәккә зур өметләр уята. Бу бит әле тагы җәмгыятьнең барлык яктан
да сәламәт булуына өлеш кертү дигән сүз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур
Метшин.
Чыгыш ясаучы сөйләгәнчә, ярышлар вакытында тамашачылар
триатлон йолдызларының йөзү, велоузыш һәм йөгерү кебек классик дистанцияне
нинди тизлектә үтә алуын күрәчәк. «Спорт сөючеләрнең барысын да катнашучыларга
рухи көч биреп торырга, чын спорт җиңүләреннән ләззәт алырга чакырабыз!» – дип
сүзен йомгаклады Алия Заһидуллина.
Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 450 дән артык яшүсмер
һәм 300 гә якын бала катнашыр дип көтелә.
Яшүсмерләр Испаниядә узачак Европа беренчелегенә
сайлап алу этабы булган илкүләм турнир бүләкләре өчен көрәшә. Ярышларда Казан
данын яклап «Олимп» спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак.
Ярыш «Казан» гаилә үзәге янында башлана. Маршрут
Сибгат Хәким урамы буенча билгеләнгән, йөзү ярышы Казансу елгасында үткәрелә.
Индивидуаль дистанциянең гомуми озынлыгы 17 чакрымга
сузыла. Моннан тыш, программага 7 чакрымлык эстафета кертелгән. Анда команда
багланышлары, хезмәттәшлек һәм партнерларга ярдәм итү аерым роль уйный.
Россия беренчелеге кысаларында шулай ук Россиянең һәм
Татарстанның Триатлон федерациясе, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Казан
мэриясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Триатлон лигасы. Балалар» проекты
этабы үткәрелә. Менә инде алты ел дәвамында әлеге проект балаларга, яшүсмерләргә триатлон белән
танышырга, спортта беренче адымнарын ясарга, үз кызыксынулары буенча дуслар
табарга ярдәм итә.
Бу юлы балалар ярышында 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге 300
гә якын бала катнаша. Алар өчен 10,5 чакрымга сузылган трасса әзерләнгән. Күп
кенә яшь спортчылар өчен бу рәсми ярышларда катнашу буенча беренче тәҗрибә
булып тора.
Проект гамәлгә ашырылган алты ел эчендә, 2020 елдан
башлап, ярышларда Татарстаннан 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 25 меңнән артык яшь
спортчы катнашкан.