Пәнҗешәмбе көнне, 11 июньдә, Аккош күленең
урман-парк киңлегендә экстремаль «Корпорацияләр кроссы» ярышы үткәрелә. Быел
чарада Татарстанның эре предприятиеләреннән, дәүләт хакимияте органнарыннан,
Казан Башкарма комитеты бүлекчәләреннән һәм мәгариф учреждениеләреннән 150 дән
артык команда катнашыр дип көтелә. Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр
итте аппарат киңәшмәсе барышында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Владимир Жаворонков.
«Ярышларда
катнашучыларның барысына да бездән ялкынлы кайнар сәлам! Ярышлар вакытында
тупланган команда рухының аннан соң да саклануы мөһим. Хәзер мондый чаралардан
дөрес файдаланырга, анда гаилә, дуслар белән катнашырга була. Алга таба да без
моңа ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, «Корпорацияләр кроссы»
Казанда инде сигезенче тапкыр уздырыла. Әлеге күркәм чараны Казан мэриясе,
Татарстанның Спорт министрлыгы, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы
оештыра. Беренче ярыштан соң проектның аудиториясе елдан-ел арта бара.
Командаларга 3 чакрым ераклыктагы араны һәм төрле
катлаулылыктагы 16 каршылыкны: кул хәрәкәтләре кирәк булган чараларны, кичү
урыннарын, катлаулы киртәләрне, баланс корылмаларын үтәргә туры киләчәк. Быел
трасса яңартылган: оештыручылар игътибар таләп итә торган өч яңа, динамик һәм
мавыктыргыч сынау өстәгән. Күркәм гадәт буенча, дүрт метрлы рампадагы көрәш
финал ноктасы, команданың рух ныклыгын ачыклый торган төп сынау булачак.
Ярышның командалар арасында үткәрелүе аның төп
үзенчәлеге булып тора. Һәрбер каршылык катнашучылар арасында үзара ярдәмләшүне
үстерүгә юнәлдерелә.
Чарада ярышта катнашу өчен тәкъдим ителә торган
оешмада кимендә өч ай эшләгән 18 яшьтән зуррак хезмәткәрләр катнаша ала.
Команда алты кешедән, шул исәптән ике хатын-кыздан торырга тиеш.
Катнашучылар дүрт категориягә бүленә. Эре, кече/урта
предприятиеләрнең, дәүләт оешмаларының гадәти лигаларына беренче тапкыр
«Сәламәтләндерү категориясе» өстәлә. Бу каршылыклар белән көрәштән бераз
курыккан, әмма үз көчен сынап карарга теләгән яңа уенчылар өчен менә дигән
мөмкинлек. Биредә уңай хис-кичерешләргә, формаль булмаган аралашуларга,
коллективның бердәмлегенә басым ясала.
Ярышта бушлай катнашырга була. Бер команда икәнен ачыклый
торган бердәм корпоратив форма хуплана.
Спорт программасыннан тыш, чара кунакларына бай
эчтәлекле күңел ачу кичәләре әзерләнә. Мәйданчыкта баскетбол һәм волейбол
уеннары, йога дәресләре, бәйгеләр, интерактив чаралар оештырыла. Катнашучылар,
җанатарлар өчен шулай ук концерт программасы, фотозона һәм фудкорт да тәкъдим
ителә.
Ярыш алдыннан профессиональ инструкторлар
катнашучыларны дистанциягә әзерләү өчен гомуми динамик күнекмәләр үткәрәчәк.
Ярыш йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы
көтелә Һәр категориядәге иң яхшы командаларга чара партнерларыннан
кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
«Катнашучылар өчен төп бүләк – ул спорт нәтиҗәсе белән
бергә, үзеңне команданың бер өлеше итеп тою, үз көчеңне сынау мөмкинлеге һәм
дистанцияне бергәләп узганда канәгатьлек хисләре кичерү мизгеле дә», – дип
ассызыклады Владимир Жаворонков.