Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Россия көне белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихластан Россия көне белән котлыйм!
Бу мөһим дәүләт бәйрәме халкыбызның бердәмлеген һәм данлы үткәнебезне саклауга юнәлдерелгән уртак җаваплылык хисләрен, һәрберебезнең бүгенгесен һәм Ватаныбызның якты киләчәген төзүгә керткән өлешен чагылдыра.
Гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыздан күңелебезгә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухын, батырлыкларын, бүгенге Россиянең нигезе булган бөек казанышларны искә алып, 12 июнь бәйрәме ул һәрвакыт Ватанны саклаучы каһарманнар, дәүләт эшлеклеләре һәм галимнәр, илебез мәдәниятенең данын билгеләүче иҗатчылар өчен зур горурлык хисе уята.
Яраткан Казаныбыз талантлы, эшлекле, битараф булмаган төрле милләт һәм дин вәкилләрен зур тату гаилә итеп берләштерә. Россия халыкларының бердәмлеге елы уртак максатларга ирешү, туган җиребезнең үсеше, иминлеге хакына уртак хезмәтебезнең аеруча әһәмиятле булуын ассызыклый.
Бүгенге истәлекле көндә сезгә чын күңелдән иминлек һәм нык сәламәтлек телим! Халык өчен әһәмиятле булган әлеге бәйрәм көч һәм илһам бирсен, иҗади хезмәткә рухландырсын! Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар телим!» – диелә котлауда.