Бүген башкала мэры Казан аэропортында ике Лаос филен шәхсән үзе каршы алды. Биш яшьлек Шикәр һәм дүрт яшьлек Уңыш Казан
зооботаника бакчасында яшәячәк.
«Бу Лаос президентының
илебез президенты Владимир
Владимирович Путинга бүләге. Безнең зооботаника бакчабыз яңа, мөмкинлекләр күп, Филимоныбызга «кәләш» җитми иде. Ә монда алар берьюлы икәү! Аларның исемнәре дә
бик матур – Шикәр һәм уңыш. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры
Александр Шавлиашвилига, шулай ук Казан зооботаника бакчасына рәхмәт белдерәсем
килә. Федераль мәдәният һәм авыл хуҗалыгы министрлыклары, шулай ук Лаос Халык Демократия Республикасындагы коллегаларыбыз
тарафыннан гаять зур оештыру эшләре башкарылды. Бүген без дә барлык шәһәр халкы белән бергә ихластан шатланабыз», –дип билгеләде Казан
мэры Илсур Метшин.
Зоопарктагы яңа җан ияләрен караган
вакытта Казан мэры Илсур Метшин Лаосның хайваннарны карый
торган хезмәткәрләре (киперлар) белән танышты. Шәһәр башлыгы джунглида
яшәүче гигантларның очышны ничек
кичерүләре, аларның юлда ни белән тукланулары һәм транспортта вакытта хайваннар өчен нинди шартлар булдырылуы белән кызыксынды. Ул
шулай ук Казан зооботаника бакчасының филләр бүлеге мөдире Гадел Ганибаев белән аралашты, ул да Лаоска барып, хайваннарны Казанга кайтарту эшен оештыруда катнашкан.
Лаостан Россиягә хайваннарны кайтарту
чарасы штат режимында һәм җанлы
йөкләрне ташу буенча халыкара IATA кагыйдәләренә туры китереп башкарылган. Казан зооботаника
бакчасы хезмәткәрләре, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белгечләре
белән бергә, терлекләрне
тикшерү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен Лаоска барган. Кайтарту өчен махсус транспорт контейнерлары әзерләнгән. Очыш
вакытында филләр янәшәсендә Лаос
киперлары булган, хайваннарның борчылуын киметү өчен аларга гадәти рационга нигезләнеп шикәр камышы да бирелгән. Киперлар бәяләвенчә, филләр
очышны яхшы кичергән.
Хәзерге вакытта Шикәр һәм Уңыш зооботаника
бакчасының эчке вольерына урнаштырылган. Биредә алар Казан белгечләре белән
бергә, Лаос киперлары күзәтүе астында мәҗбүри җайлашу чорын узачак. Киперлар
филләр яңа урынга ияләшкәнче Казанда булачак.
«Ышанычыгыз өчен бик зур
рәхмәт. Филләрне самолетта алып килү күренеше көн саен була торган хәл түгел. Бу
барлык структураларыбызның ныклы хезмәттәшлек күрсәткече. Безгә бик зур ярдәм
күрсәтелде. Бу зооботаника бакчасы өчен зур адым. Әлеге киңлекне үстерү буенча
зур планнар барлыгын барысы да белә, һәм эшне филләрдән башлау– бик яхшы билге.
Зур рәхмәт», – диде Александр Шавлиашвили.
Филләрне
Казанга кайтарту турындагы карар Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның
республикада хайваннарны кабул итәргә әзер булуын белдергәннән соң кабул
ителде. Әлеге тәкъдимне Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова хуплады. Хайваннарны
күчерүгә әзерлек эшләре берничә айга сузылган һәм берничә федераль ведомство,
белгечләрнең катнашуы таләп ителгән.
Казанның зооботаника бакчасында тугыз яшьлек Филимон яши. Ул бирегә 2023 елда Мәскәү зоопаркыннан китерелгән. Филимонны яшь кәләшләр
белән таныштыру эшләре җайлап башкарылачак. Аларның иминлеге өчен аерым
киңлекләр бүлеп бирелгән һәм алар махсус коймалар белән уратып алынган.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, филләр киртә аша бер-берсен күрү, авазлар белән
аралашу ярдәмендә тиз ияләшә.
Казанның зооботаника бакчасында
яңа хайваннарны карап тоту өчен заманча шартлар булдырылган. Биредә филләр өчен
каралган урын Россиядә иң яңаларыннан санала һәм илнең эре хайваннарны карап
тоту буенча гамәлдәге халыкара стандартларына туры килә торган аз санлы
комплекслары исәбенә керә. Эчке бүлмәләрнең мәйданы 1,4 мең квадрат метрдан,
ачык вольерның мәйданы 6,6 мең квадрат метрдан артып китә, бу билгеләнгән
нормативлардан шактый зур күрсәткеч.
Терлекләр өчен иркенләп йөри
торган юллар, шарлавыклы бассейннар, тренинг мәйданчыклары һәм ветеринария
хезмәте күрсәтү өчен махсус җайлаштырылган бүлмәләр бар. Эчке вольерлар ком
белән түшәлгән, мондый алым филләрнең буыннарын һәм сизгер табаннарын сакларга
ярдәм итә.
Терлекләр ризыгына аерым
игътибар бирелә. Филләр өчен печән, яшелчә, җиләк-җимеш, тал ботаклары, шулай
ук кавын һәм карбыз каралган. Өч фил өчен терлек азыгы күләмен сизелерлек
арттырырга кирәк булачак, чөнки бер яшь фил тәүлегенә 100 дән 200 килограммга
кадәр азык ашарга сәләтле. Хайваннарны карау өчен хезмәткәрләр штатын
зурайтырга ниятлиләр, чөнки бер филне тәрбияләүгә берничә эшченең даими
катнашуы таләп итә.
Әлегә филләр озак сәяхәттән соң
яңа урынга ияләшү этабын уза. Белгечләр аларның зәлен һәм үз-үзен тоту
үзенчәлекләрен күзәтә. Зооботаника бакчасына килүчеләр аларны әлеге киңлеккә
тулысынча җайлашып беткәннән соң гына күрә ала – филләрнең карантиннан чыгу
вакытын белгечләр өстәмә хәбәр итәчәк.