Казанның Идел буе районында Рихард Зорге урамында урнашкан ГХАТ бүлеген
капиталь төзекләндерү эшләре 40%-ка башкарылган. Монда күп көч таләп ителә
торган авыр эшләр тәмамланган, төзүчеләр биналарны бизәргә керешә. Ел саен
әлеге бүлек 47 мең дәүләт хезмәте күрсәтә, шул исәптән 10 меңнән артык
гражданлык хәле актларын терки. Әлеге бүлеккә тоташкан янәшәдәге күпфатирлы
йорт та яңартыла. Анда республиканың күпфатирлы йортларын капиталь төзекләндерү
программасы буенча фасад, түбә, подъездлар төзекләндерелә, электр белән тәэмин
итү системасы яңартыла. Бүген шәһәр мэры Илсур Метшин эшләрнең барышын тикшерде.
Идел дулкыннары, пар балдаклар сыман
люстра һәм «алтын туй»: яңа интерьер концепциясе
«Казан актив үсә һәм шәһәр үсеше белән бергә социаль
инфраструктура тармагында да шактый зур күләмле эшләр башкарылырга тиеш була.
Хәзерге вакытта без Идел буе районының Рихард Зорге урамында урнашкан ГХАТ
бүлеге бинасында. Әлеге бина 40 ел элек төзелгән булса да, ни кызганыч, моңа
кадәр биредә бер генә төзекләндерү чаралары да үткәрелмәгән. Республика
җитәкчелеге ярдәме белән без, ниһаять, бик зур эшкә тотындык. Ел саен ГХАТ
бүлеге халыкка 47 мең дәүләт хезмәте күрсәтә. Капиталь төзекләндерү эшләре
тәмамланганнан соң, без хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру белән бергә, халык һәм
хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар булдырачакбыз», – диде Илсур Метшин.
Объектта ремонт эшләре март аенда ук башланган. Өч ай
эчендә төзүчеләр проектның иң күп көч таләп ителә торган өлешен башкарган:
инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин
итү, вентиляция һәм кондиционер системалары алыштырылган. Шулай ук иске
түшәмнәр сүтелгән, кирпечтән яңа бүлемнәр өелгән, түбә торыклары ныгытылган.
Хәзерге вакытта эчке бизәү эшләренә төп басым ясала: эшчеләр диварларны буярга
әзерләнә, плитка ябыштыра һәм яктырту җайланмаларын урнаштыру өчен ныклы җирлек
әзерли.
Яңа киңлек интерьеры гаилә иминлеге символикасын
исәпкә алып эшләнгән. Бинаны бизәү өчен төп төсләр итеп сафлыкны
чагылдыручы ачык көрән һәм һәр пар омтыла торган «алтын туй»га ишарә белән
алтынсу төс сайланган.
«Концепция пар канатлы булып, бергә озак яшәү
турындагы хыялларны күз алдында тотып эшләнгән. Керү юлында кунакларны пар
балдакларга охшаш яктырткычлар каршы алачак. Идел буе районының урнашу җирлеген
исәпкә алып, без диңгез тематикасын чагылдырырга теләдек: тантаналарны теркәү
залындагы дивар энҗе бөртекләре белән бизәлгән алтын дулкыннар рәвешендә
эшләнгән», – дип сөйләде проект дизайнеры Алисә Солтангалиева.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, узган ел Идел буе
районының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 391 парны алтын һәм бриллиант юбилейлары
белән котлаган.
«Төзекләндерелгән бүлегебез халыкның игътибарын үзенә тагы да җәлеп
итәчәгенә шигем юк. Идел буе ГХАТ бүлеге Казанның әлеге өлешендә яшәүчеләр
белән бергә, Лаеш һәм Питрәч районнарындагы халыкка да хезмәт күрсәтә, шуңа
күрә бирегә килүчеләр һәрвакыт бик күп. Без тантаналарны тагы да гүзәлрәк,
нәтиҗәлерәк итә торган заманча дизайнер чишелешләрен, алдынгы технологияләрне
кулланабыз. Хәзерге вакытта шәһәрдә бик күп парларның никахлары, нигездә, Киров
бүлегендә һәм «Казан» үзәгендә теркәлә. Анда төзекләндерү эшләре ун ел элек
башкарылган – интерьерлар яңартуны таләп итә. Безнең проект зәвыкъ белән бергә,
иркен, заманча заллар булдыруны да күздә тота. Республика халкы, кунаклар бу
үзгәрешләрне тиешенчә бәяләрләр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Казанның ГХАТ
идарәсе башлыгы Елена Студеникина.
Эстетикадан тыш, проект авторлары бинадан дөрес итеп файдалануга аерым
басым ясаган. Клиент хезмәте ГХАТның тантаналы чаралар үткәрә торган өлешеннән
аерым була. Болай эшләү бирегә килүчеләр агымын бүлү мөмкинлеге бирә: яшь пар
һәм аларның кунаклары башка дәүләт хезмәтләре өчен килгән гражданнар белән
очрашмаячак.
Холлда иркен ресепшен, ял итү киңлеге, гардероб эшләнелә. Бина никах
балдакларын хәтерләтә торган яктырткычлар, дулкын сыман декоратив панельләр
белән бизәләчәк, матур яктырткычлар куелган аркалы корылмалар булачак. 50
кешегә исәпләнгән никахны теркәү залы да үзгәртеләчәк.
Алда эчке бизәү эшләрен тәмамлау, яңа җиһазлар урнаштыру һәм
фасадка тышкы яктан яктырту җайланмаларын урнаштыру бурычы тора.
Подрядчылар сүзләренә караганда, төп төзелеш-монтаж эшләре контракт буенча 1
нче декабрьгә билгеләнгән булса да, 1 нче ноябрьгә тәмамланырга тиеш.
Төзекләндерү эшләре вакытында ГХАТ хезмәткәрләре гражданнарны вакытлыча
Казанның ГХАТ идарәсендә Меридиан урамы, 4 йорт адресы буенча кабул итә. Шул ук
вакытта никахлар Киров районының ГХАТ бүлегендә, шулай ук «Казан» гаилә
үзәгендә теркәлә.
Узган ел 10 меңнән артык гражданлык хәле акты
теркәлгән
Зорге урамында урнашкан ГХАТ бүлеге,
экстерриториальлек принцибына нигезләнеп, Казанның Идел буе, Совет һәм
Вахитов районнарында, шулай ук якындагы муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләргә
хезмәт күрсәтә.
Башкаларындагы кебек үк ГХАТның әлеге бүлегендә дә,
никахларны теркәү белән бергә, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсенә
кагылышлы дәүләт хезмәтләренең барысы да тәкъдим ителә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча бүлек тарафыннан 10 меңнән
артык гражданлык хәле акты теркәлгән һәм юридик әһәмияткә ия 37 меңгә якын
гамәл башкарылган. 2025 елда ГХАТ идарәсе тарафыннан Казан буенча юридик
әһәмияткә ия 250 меңнән артык гамәл башкарылган һәм никах, аерылышу, үлем,
башка гражданлык хәле актлары турында 52 мең таныклык бирелгән.
«Башкалабызда халык өчен торак фонды
буенча да, социаль инфраструктура өлкәсендә дә уңайлыклар булдырыла»
ГХАТ бүлеге бинасы капиталь төзекләндерелү белән
бергә, Рихард Зорге урамы, 89 адресы буенча әлеге объектка тоташып урнашкан
күпфатирлы йорт та яңартыла. Төзекләндерү чаралары республика күләмендәге
күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында алып барыла.
Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 56,5%-ны тәшкил итә. Монда фасад һәм түбә
төзекләндерелә, электр белән тәэмин итү системалары алыштырыла, подъездлар,
шулай ук янгыннан саклану системалары яңартыла, фасад җылытыла.
«Шунысы игътибарга лаек, без ГХАТ бүлегенә тоташкан
йортны да төзекләндерәбез. Республикабыз рәисенең һәм шәһәрнең төзекләндерү
программалары ярдәмендә халкыбыз яши торган торак фонд та, социаль
инфраструктура да уңайлы була бара», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Гомумән алганда, Казанда күпфатирлы йортларны капиталь
төзекләндерү программасы буенча эшләр 45%-тан артыграк башкарылган. 2026 ел
программасына төзәтмәләр кертелгәннән соң, өстәмә рәвештә күпфатирлы 27 йорт,
шул исәптән «Ярдәм» мәчете янында фасадлары төзекләндерелергә тиешле җиде
объект кертелгән.
Объектларны карап йөргән вакытта Казан мэры Илсур
Метшинга күрше йортта яшәүче Юлианна Кудряшова мөрәҗәгать итте. Ул шәһәр
җитәкчелегенә ике ел элек «Безнең ишегалды» программасы буенча Рихард Зорге
урамында урнашкан 93, 93а һәм 95 нче йортлар янындагы ишегалдын төзекләндергәннән соң барлыкка килгән үзгәрешләр өчен
рәхмәт белдерде.
«Иске ишегалларын матур, уңайлы, яктырткычлар куелган
киңлекләргә әйләндерүегез өчен рәхмәт. Миңа, күп балалы әни буларак,
балаларымның урам буйлап йөргәндә ишегалдының куркынычсыз булуы мөһим. Хәзер балалар
яңартылган «Заречье» лагеренда ял итәр, алар бик шат», – диде ханым.
Илсур Метшин аңа җавап итеп, шәһәрнең комплекслы үсүен
билгеләп үтте. «Күрәсезме,
барысы да үзара ничек бәйле. Ишегалды яңартылган, торак йорт, ГХАТ бүлеге
төзекләндерелә, дибез. Сез әле без яңарткан «Заречье» лагере турында
сөйләдегез. Менә хәзер генә үз сөйләмегездә бүгенге көндә Казанда гамәлгә
ашырыла торган биш программаны: ишегалларын, торак фондын, социаль объектларны
капиталь төзекләндерү, спорт инфраструктурасын һәм шәһәр яны лагерьларын үстерү
турында телгә алдыгыз. Шуңа күрә алга таба да балаларыгыз уңайлы һәм
куркынычсыз шартларда үссен өчен барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләде мэр.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.