Бүген Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан
мэры Илсур Метшин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының элеккеге директоры Виталий
Копылов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара атаклы авиатөзүченең тууына 100 ел булуга багышланган иде. Тантана Побежимов һәм Копылов
урамнары чатында урнашкан һәйкәл янында узды. Тантанада шулай ук Виталий
Копыловның улы Константин Витальевич Копылов һәм Казан авиазаводы ветераннары
катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада
катнашучыларны Россия көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм
халкыбызның бердәмлеген, илебез тарихын чагылдыра, үз хезмәтләре белән
дәүләтнең икътисади һәм оборона куәтен ныгытуга зур өлеш керткән кешеләр өчен
горурлык хисләре уята.
«Шундый
кешеләрнең берсе гади крестьян гаиләсеннән чыккан Виталий Егорович Копылов булды,
ул максатчан, тирән белемле, көчле холыклы булуы аркасында илнең иң эре авиация
заводы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде, үз исемен илебезнең авиация төзелеше
тарихына мәңгегә язып калдырды», – диде республика рәисе.
Ул
билгеләп үткәнчә, Виталий Копылов җитәкчелек иткән елларда Казан авиазаводы
авиатөзелеш өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Җитештерүне модернизацияләү буенча
колачлы проектлар гамәлгә ашырылган. Яңа техника үрнәкләре: илебез авиациясенең
көчен чагылдыра торган Ту-160 ракета йөртүчесе, бомбага тотучы Ту-22
очкычы, ерак араларга оча торган Ил-62 самолеты чыгарылган.
«Виталий
Егорович күп еллар дәвамында зур иҗтимагый бурыч үтәде: ТАССР Югары Советы
депутаты булып сайланды, республиканы үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә һәм хезмәт
коллективларына ярдәм итүдә актив катнашты. Аның тәкъдиме белән завод
хезмәткәрләре өчен ел саен дистәләгән мең квадрат метр торак файдалануга
тапшырылды, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт объектлары төзелешенә зур
игътибар бирелде», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Виталий
Копыловның югары казанышлары күп санлы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән,
алар арасында Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены, Октябрь Революциясе
һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары бар. Бүген дә аны хөрмәт белән искә алалар,
хәтер яши. Казан һәм Амурдагы Комсомольск урамнарына аның исеме бирелгән,
стратегик ракета йөртүче Ту-160 аның хөрмәтенә аталган, һәйкәл куелган.
«Бүген,
Виталий Егорович Копыловның тууына 100 ел тулуны билгеләп үткәндә, без аңа,
күренекле җитәкче һәм талантлы оештыручы буларак, шулай ук илебезнең сәнәгать
куәтенә нигез салган иҗатчыларның тулы бер буынына хөрмәт күрсәтәбез. Без
Виталий Егоровичны һәрвакыт чын дәүләт карашы булган, кешеләрнең яратуына һәм
хөрмәтенә лаек булган принципиаль кеше буларак истә тотачакбыз. Ул коллективны
зур максатлар тирәсендә берләштерә һәм бүген дә Ватан файдасына хезмәт итә
торган нәтиҗәләргә ирешә белде», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Виталий
Копылов нигез салган традицияләргә ияреп, Казан авиация заводы яңа биеклекләргә
ирешә һәм Ватан файдасына мөһим җиңүләр яулый алачагына ышаныч белдерде ул.
Аннары
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Виталий Копылов бюстына чәчәкләр салды.