Казан 17–19 июньдә узачак Россия – АСЕАН саммитын
уздырырга әзер. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан мэры Илсур
Метшин хәбәр итте. Шәһәр башлыгы халыктан шәһәрдә транспорт хәрәкәтен чикләү
чараларын аңлап кабул итүләрен һәм аэропортка баручылардан аэроэкспресс
хезмәтеннән файдалануларын сорады.
«Безне гаять җаваплы атна көтә: инде иртәгә үк Казанга Россия – АСЕАН
саммитында катнашучылар килә башлый. Шәһәр бу мөһим сәяси вакыйгага тулысынча
әзер», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бу атнада Казанда 11 ил вәкилләре катнашачак бик зур дәрәҗәдәге сәяси
вакыйга уздырыла. Халыкара әһәмияткә ия әлеге чарага Россия Федерациясе
президенты Владимир Путин да килер, дип көтелә.
Вакыйгага әзерлек чаралары алдан ук алып барылды. «Бу зур ышаныч. Мондый
әһәмияттәге халыкара вакыйганың һәрберсе Казанны кунакчыллык өлкәсендә –
аэропорттан башлап кунакханә тармагына кадәр яңа зур дәрәҗәгә күтәрә. Без гаять
әһәмиятле эш башкардык: алар буенча делегацияләр йөриячәк җиде төп магистральне
тәртипкә китердек. Моннан тыш, Горводзеленхозның яңартылган теплицасы ярдәмендә
утыртылган чәчәкләр санын өч тапкырга арттырдык. Шунысы куанычлы, халык һәм
кунаклар әлеге үзгәрешләрне сизә», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Мэр искәрткәнчә, шәһәрдә бу уңайдан башкарылган
эшләргә тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Күмәк куркынычсызлык турында
шартнамә оешмасы саммитында катнашучылар тарафыннан югары бәя бирелгән. Шәһәр
башлыгы казанлылардан шәһәрдә транспорт хәрәкәтен чикләү
чараларын аңлап кабул итүләрен сорады.
Саммит уздырылуына карамастан, төп транспорт
челтәрләре үз эшен гадәти режимда дәвам итәчәк.
«Шунысы мөһим: авиарейслар һәм тимер юл транспорты
җәдвалы үзгәрешсез кала. Бу көннәрдә үз сәфәрләрен планлаштыручылардан мин юлга
алдан чыгарга һәм мөмкин булганча аэроэкспресс хезмәтеннән файдаланырга киңәш
итәм», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр
иткәнчә, оештыручылар башкалада транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин
итү максатыннан Халыкара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә тимер юл элемтәсен
сизелерлек көчәйткән. 17 июньнән 19 июньгә кадәр Казан – Аэропорт – Казан
маршрутына өстәмә 80 электр поезды билгеләнгән. Хәрәкәт интервалы 30 минуттан
бер сәгатькә кадәр тәшкил итә. Кунакларны вакыйга урынына тиз арада илтеп
җиткерү өчен составлар тукталышсыз барачак.
Линиядә Демихово машина төзү заводында җитештерелгән
алты вагонлы яңа 3 төр электр поездлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә
«Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.
Графикка вакытлыча төзәтмәләр кертелгәнлектән,
пассажирларның Казан – Аэропорт юнәлешендәге шәһәр яны поездларының актуаль
җәдвалы белән алдан танышулары сорала.