Казанда 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлек билгеләнде: Татарстан урамындагы сквер халыкның тавыш бирүе буенча җиңүче булды. Проектны 50 меңгә якын шәһәрле хуплады. Тавыш бирүдә барлыгы 131 мең Казан халкы катнашты. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров белдерде.
«Тавыш биргән 130 мең битараф булмаган шәһәр халкының һәрберсенә рәхмәт белдерәм. Чын ватанпәрвәрләр ярдәме белән киләсе елда безнең тагын бер яңа төзекләндерелгән территория барлыкка киләчәк. Без Комитет, район администрациясе һәм төзекләндерү предприятиесе белән бергә Иске Татар бистәсенең әлеге почмагын җанландырырга тырышачакбыз. Аның яныннан туристлык маршрутлары уза, Елга портына һәм автовокзалга таба юл бара. Кайчандыр биредә шәһәрара телефон элемтәсе пунктларының берсе булган. Без – шәһәргә читтән килгән кешеләр – шунда әти-әниләргә шалтыратырга килә идек, һәм шул 15 тиен шулкадәр тиз бетә иде, беркайчан да сөйләшеп бетерергә өлгереп булмый иде. Күпчелек шәһәр халкы бу урынны хәтерләмидер дә инде хәзер. 130 мең тавыш бирүче ярдәме белән, һәркем биредә үз гаиләсе, балалары белән узып: «Бу безнең парк, без аның өчен тавыш бирдек!» – дип әйтә алачак. Бу объект безнең актив катнашуыбыз, шәһәргә булган мәхәббәтебез нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк. Шуңа күрә без бик тырышырбыз: проектны быел ук ясарбыз, сынга заказ бирербез. Без ел саен шәһәрне төзекләндерүгә карата дәрәҗәне һәм таләпләрне күтәрәбез, халык моны үз күзләре белән күрә, дип ышанам», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Казанлылар шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 24 шәһәр объектының берсен сайлаган. Исемлек шәһәр кешеләренең мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелде, шулай ук шәһәр өчен әһәмиятле булган киңлекләрне дә үз эченә алды.
Альберт Шәйнуров хәбәр иткәнчә, быел иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә 425 меңнән артык Татарстан халкы катнашкан, шуларның 131 меңнән артыгы – Казанда яшәүчеләр: «Соңгы елларда тавышлар саны бер дәрәҗәдә калуын күрәбез. Бу кызыксынучыларның тотрыклы үзәге формалашуын дәлилли».
Әлеге эшкә шулай ук Татарстан башкаласының 1,1 меңнән артык волонтеры кушылды. Эре предприятиеләрдә алар хезмәткәрләргә сораштыру узарга ярдәм иткән, ә иҗтимагый киңлекләрдә һәм мәгариф учреждениеләрендә яшьләр оешмалары эш алып барган. Гомумән алганда, «Дәүләт хезмәтләре.Волонтер» кушымтасы аша Татарстанда 42 меңнән артык тавыш бирелгән. Аларның 32% ы Казан шәһәренә туры килә, дип ассызыклады Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Тавыш бирүдә җиңүче булып шәһәрнең Вахитов районындагы Татарстан урамында урнашкан сквер танылды, анда бөек татар композиторы Сара Садыйкова истәлеген мәңгеләштерү – сынын урнаштыру планлаштырыла. Ул 50 меңгә якын тавыш җыйган. Бу иҗтимагый киңлекне төзекләндерү җәяүлеләр йөрү юлын һәм ял итү урынын җайга салырга, күләгәле зоналар булдырырга һәм төзекләндерү элементларын урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Бүгенге көндә сквер, кызганычка каршы, үзенең әһәмиятен югалтты. Безнең бу урынга мәдәни кыйммәтне кайтару өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Әмма иң мөһиме – шәһәр халкына бөек ватандашыбыз Сара Садыйкова истәлеген мәңгеләштерә торган уңайлы иҗтимагый киңлек бүләк итәбез», – диде Альберт Шәйнуров.
Икенче урынны Мәскәү районындагы А.Г. Васильченко исемендәге сквер алды. Әлеге җирле халык арасында танылган, очрашулар һәм тынычлап ял итү өчен яраткан урыннарның берсе булган урын өчен 21 мең шәһәрле тавыш биргән. Тавыш саны буенча өченче урынны Нокса урманы яулады, аның өчен 9 мең шәһәр кешесе тавыш биргән.
Тавыш бирүдә лидерлар бишлегенә шулай ук Совет районында Дорожный тыкрыгыннан Каспий урамына кадәр Нокса елгасы буендагы территория һәм Идел буе районындагы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы янындагы сквер керде.
Докладчы искә төшергәнчә, быел тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр беренче тапкыр «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» федераль кире элемтә платформасында үткәрелде. Әмма быелдан башлап мәйданчык кына түгел, тавыш бирү кагыйдәләре дә үзгәрде: элек халык территорияләр буенча үз теләкләрен «Үз вариантың» юлында калдыра ала иде, ә бу юлы төп тавыш бирү алдыннан һәркем төзекләндерү өчен билгеле территория тәкъдим итә алды. Шулай итеп, Яңа Савин районында Голубятников урамындагы күл янындагы территория дә кертелгән.
«Барлык халыкка тавыш бирүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең шәһәр мәсьәләләренә тәэсир итү, объектларны сайлау һәм үзгәртү теләгегез нәтиҗәсендә төзекләндерү проектлары әзерләнә һәм гамәлгә ашырыла. Сезнең битараф калмавыгыз Казанны яхшы якка үзгәртә. Уңай мөнәсәбәтегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт», – дип йомгаклады докладчы.