Лаеклы казанышлар: Казан «Россия сәүдәсе» Бөтенроссия конкурсының өч номинациясендә җиңде
Денис Гордийко
Бауман урамы «Иң яхшы сәүдә урамы» дәрәҗәсенә лаеклы булды, Мәскәү базары «Иң яхшы ваклап сату базары» номинациясендә җиңде, ә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале «Иң яхшы сәүдә фестивале» номинациясендә җиңү яулады.
«Бер шәһәр өчен Бөтенроссия конкурсында унике номинациянең өчесен алу – яхшы нәтиҗә. Барлык номинантлар да үз дәрәҗәләренә лаеклы: Мәскәү базары да, Бауман урамы да, «Тәмле Казан» гастрономия фестивале дә. Бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашучыларның күпме вакыты, ихлас күңеле һәм чиксез таланты салынды. Алар бүгенге көндә кирәкле заманча алгарышларны чагылдыра, ә без аларны игътибар белән күзәтәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Россия сәүдәсе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 24 июньдә узачак. Ул «Россия ритейлы атнасы» Халыкара бизнес һәм хакимият форумы кысаларында узачак.
«Россия сәүдәсе – 2026» Бөтенроссия конкурсы – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тармак ассоциацияләре ярдәмендә ел саен үткәрелә торган чара. Аның максаты – бөтен ил буенча алдынгы тәҗрибәне, яңа практикаларны һәм күп форматлы сәүдә өлкәсендә иң яхшы карарларны ачыклау һәм таныту.
Быел жюри 12 номинация буенча 1 мең 398 гариза карады, алар арасында «Иң яхшы сәүдә урамы», «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты», «Иң яхшы ярминкә», «Иң яхшы ваклап сату базары», «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты», «Иң яхшы кибет», «Иң яхшы туклану предприятиесе», «Иң яхшы күпләп сату азык-төлек базары», «Иң яхшы җирле товар җитештерүченең фирма челтәре», «Иң яхшы сәүдә фестивале», «Россия товарларын иң яхшы тәкъдим итү», «Иң яхшы юл буе хезмәте» номинацияләре тәкъдим ителгән.