Казанның Һади Такташ урамында, Г.Камал театрының яңа бинасы каршында күпфатирлы
алты йортның фасадын капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Биналарның фасады
инде җылытылган, хәзерге вакытта аларны тышкы яктан яктырту һәм витраж пыяла
белән тышлау эшләре башкарыла. Заманча төзекләндерү чаралары ярдәмендә йортлар
яңа мәдәни киңлекне тагы да баетып тора. Яңартылган әлеге йортлар шулай ук тулы
бер кварталның тышкы күренешен яхшырта. Эш барышын Казан мэры Илсур Метшин
бәяләде.
«Республикабыз
рәисе карары белән шундый матур театр төзелде – бу бит Казан халкына, сәнгать
әһелләренә, мәдәният эшлеклеләренә зур бүләк. Моңа кадәр без биредә
7 мең кеше яши торган 24 йорт ишегалдын төзекләндердек, яңа юл салдык. Хәзер алты йортның
фасадын тулысынча үзгәрттек. Тулы бер квартал өчен башкарылган чаралар аны танымаслык итеп үзгәртте диярлек. Тышкы
җылылык шәһәр халкының күңеленә үтеп
кереп, аны эчтән җылытса иде», – дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
«Шәһәр тарафыннан акча бүленгәне өчен Сезгә рәхмәт белдерергә телибез. Егетләр нинди генә һава торышы булуга карамастан, бертуктамый эшләде.
Йортларыбыз заманча
итеп үзгәртелде, фатирларда
күпкә яхшырак, монда яшәве үзе бер күңелле»,
– дип мэрга мөрәҗәгать итте 103 нче йортта
яшәүче Луиза.
Фасадларның архитектура
концепциясе Г.Камал
исемендәге театр бинасы белән бер өслүбтә башкарылган. Йортларны бизәү
эшендә алтынсу төскә өстенлек
белән, ачык төсмерләр
кулланылган, кичен яңартылган йортлар зәңгәрсу төстәге махсус утлар белән
яктыртыла.
101, 103 һәм 105 нче
йортларны «Энерком» компаниясе төзекләндерә. Бүгенге көндә объектлар 99%-ка әзер. Подрядчы
Марат Сәлахов сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру барышында эшләр архитектура
яссылыгыннан чыгып камилләштерелгән. Мәсәлән, башта тышкы яктан гына кулланылырга
тиеш булган клинкер кирпечне керү төркемнәрен эчтән бизәү эшендә дә файдаланганнар.
Яңарту чараларының тагы бер төп үзенчәлеге – йортларның якты утлар белән архитектура
бизәлеше. Балконнар астында җылы төсләргә бай якты диодлы линияләр үткәрелгән. Алар
яңа пыяла һәм декоратив панельләр белән тышланган. Кондиционерларның тышкы
блоклары өчен тәрәзәләр астында бердәм система буенча махсус кәрзиннәр ясалган.
Подрядчыларга эшләрнең техник ягына җитди игътибар итәргә туры килгән.
Йортлар якынча 60 ел элек төзелгәнгә, аларның стеналарына авыр фасад корылмалары
өчен беркетү җайланмалары урнаштыру аеруча катлаулы булган.
«Фасадлар шактый авыр чимал белән тышлана, шуңа күрә куркынычсызлык
мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Без лаборатор сынаулар үткәрдек һәм өслекне
күтәреп тору сәләтен көчәйтә торган махсус химик анкерлар сайлап алдык. Иске корылмалар өчен бу бик мөһим иде», – дип аңлатты компания
вәкиле.
101, 103 һәм 105 нче
йортларның беренче катларында урнашкан коммерция биналары катлаулы өстәмә эшләргә сәбәпче
булган. Подрядчылар алар өчен аерым фундамент белән металл каркас төзегән. Каркасларны
клинкер кирпеч белән өеп, витражлы пыяла белән тышлаганнар. Хәзерге вакытта эшчеләр
пыяла корылмаларны һәм композит элементларны җыю эшен тәмамлап килә.
Моннан тыш, йорт түбәләрендәге җайланмалар алыштырылган, аларны кварталның
яңа күренешенә туры килгән заманча бердәм өслүбтә башкарганнар.
Күршедәге 95, 97 һәм 99 нчы йортлар инде әзер. Хәзерге вакытта подрядчы «КультСтрой» оешмасы аз гына шикаятьләр буенча
косметик хилафлыкларны
тәртипкә китерә һәм
йомгаклау документларын рәсмиләштерү эше белән шөгыльләнә. Бу йортларның беренче катларында коммерция биналары
булмаганлыктан төзекләндерү
эшләре иртәрәк тәмамланган.
Шул ук вакытта объектларда төрле технологияләр кулланылган. Мәсәлән, биш каттан
торган 95 һәм 97 нче йортлар өчен «юеш фасад» системасы
уңышлы булган: биналар
җылытылган, диварларга ачык
төстәге декоратив штукатурка сыланган. Балконнарны алюминий
композит һәм витраж пыяла белән бизәгәннәр. Тугыз катлы 99 нчы номерлы йортны
башка технология буенча төзекләндергәннәр.
Объектларда эш фатир хуҗалары белән тыгыз элемтәдә алып барылган. Подрядчылар билгеләп үткәнчә, кешеләр
белән даими элемтәдә тору проектның иң мөһим өлешләренең берсенә әйләнгән.
«Фатирларга кереп, һәр кешенең балконында аерым эшләргә туры килде. Күпләрнең анда кирәкле әйберләре саклана, йорт хуҗаларына бу, әлбәттә, уңайсызлыклар тудыра. Шуңа
күрә барысы да эшләрне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлавыбызны сорады. Иң катлаулысы
– ике якның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек алтын урталык табу, халык
белән даими элемтәдә булу», – дип сөйләде «КультСтрой» компаниясе директоры
Ирек Минзарипов.
95, 97 һәм 99 нчы йортларда бинаны тышкы яктан яктырту җайланмалары сынау режимында
эшли. Хәзерге вакытта биредә утлар кулдан кабызыла, барлык эшләр тәмамланганнан соң
система Казанның Тышкы төзекләндерү комитетына тапшырылачак. Белгечләр утларның эшләү режимын һәм яктылыгын көйли
алачак, кварталдагы барлык
йортлар бердәм системага тоташтырылачак.
Фасадларны капиталь төзекләндерү чаралары Г.Камал исемендәге яңа театр янындагы кварталны
яңартуның чираттагы этабы булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда биредә «Безнең ишегалды» программасы
ярдәмендә күпфатирлы 24 йорт ишегалды төзекләндерелгән иде. Моннан тыш, микрорайонда яңа юл төзелде. Яңа юл транспорт
схемасын үзгәртергә һәм автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә хәрәкәтне уңайлырак
итәргә ярдәм иткән.
2026 елда капиталь төзекләндерү программасына шәһәрнең күпфатирлы 163 йорты
кертелгән. 29 объектта эшләр тәмамланган инде.