Казан зооботаника бакчасында яңа җан ияләре пәйдә булачак – жирафлар урнашачак. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә белдерде. Җанварларны Казанга алып килү буенча әзерлек берничә елга сузылган, чөнки моның өчен федераль ведомстволар һәм халыкара оешмалар белән бик күп килештерүләр таләп ителгән.
«Күпьеллык җентекле хезмәт, дистәләгән федераль ведомстволар белән килештерүләр һәм халыкара оешмалардагы партнерларыбыз ярдәме аркасында, ниһаять, Казан зоопаркына жирафлар китерү эшен төгәлләп киләбез. Бу чыннан да зур хезмәт, һәм бүген без әлеге гүзәл, гаҗәеп җанварларны көтәбез. Аларның төгәл санын һәм кайчан килеп җитәчәкләрен әлегә сер итеп калдырам. Чөнки җан ияләрен берничә төрле очкыч белән, озын һәм катлаулы сәяхәт көтә», – дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.
Җанварларның төгәл саны һәм кайтару көне әлегә ачыкланмый. Хәзерге вакытта Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили Африка илләренең берсендә эшлекле сәфәрдә йөри һәм бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләре буенча сөйләшүләр алып бара. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, безнең илгә жирафларны авиация транспорты белән соңгы тапкыр 2007 елда гына китергән булганнар.
Африка кунакларын Казан зооботаника бакчасына урнаштыру аны тагын да баетачак, җандандырачак. Хәзерге вакытта биредә җанварларның 143 һәм үсемлекләрнең 1136 төре тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, июнь аенда зоопарк Лаос Президентының Россия Президенты Владимир Путинга бүләк иткән ике фил баласын да үз кочагына алган иде.
«Гамәлдәге елның җиде аенда гына да без 445 мең кунакны каршы алдык. Җирафлар кайтарту белән зоопаркка килүчеләр агымы тагын да җанланыр дигән өметтә калам», – дип йомгаклады сүзен шәһәр башлыгы.