2026 елның гыйнварыннан бирле «Кеше йорты» проектының Халтурин урамындагы ярдәм пункты мохтаҗларга 100 мең данә кием-салым тараткан. Бүгенге көндә проект Россиянең алты төбәгендә эшли, анда барлыгы 43 ярдәм пункты исәпләнә, шуларның 14е Казанда урнашкан. Аларда һәркөнне 3,6 меңнән артык кеше кайнар туклану ала. Казан мэры Илсур Метшин Халтурин урамындагы 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Кеше йорты» пунктына килде.
«Казандагы хәйриячелек – ул һәрвакыт билгеле эшләр исемлеге, һәм «Кеше йорты» моның ачык мисалы булып тора. Бүгенге көндә 6 төбәктә әлеге проектның 42 ярдәм пункты эшли, анда көн саен 3600 кешене ашаталар. 2018 елдан бирле өч миллионнан артык кайнар төшке аш таратылган. Монда бәлагә юлыккан һәркем килә ала. Без «Игелекле Казан» белән хезмәттәшлектә бу эшне хуплыйбыз һәм пунктлар челтәрен киңәйтү өчен биналар бирәбез. Игътибарга лаек ягы шунда: мондагы ярдәм ризык белән тәэмин итү генә түгел, шулай ук кием-салым, юридик консультацияләр, кунып чыгу урыны һәм эш эзләргә булышлык та булып тора», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Халтурин ур., 10 адресы буенча урнашкан бинага килде. 2024 елның ноябрендә шәһәр аны «Кеше йортына» файдалануга бушлай тапшырган. 2025 елның маенда ремонт тәмамланган, һәм пункт үз эшен башлап җибәргән. 304 кв.м мәйданлы бүлмәдә кухня, кайнар туклану һәм кием-салым тарату пункты, шулай ук кирәк-яраклар, кием-салым һәм азык-төлек складлары урнашкан. Көн саен бирегә 100-120 кеше килә, һәм алар арасында якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, башка микрорайоннардан да килүчеләр бар. Аш-су бүлмәсендә көнгә 450 порция ризык әзерлиләр, шуларның 70ен кайнар туклану тәшкил итә.
Пункт мөдире Радик Сибгатуллин сөйләгәнчә, еш кына мөрәҗәгать итүчеләр ризык артыннан гына килми, алар эшкә урнашуда ярдәм сорый яки кием-салым сайлый. Күпләр волонтер буларак килә һәм монда яки башка пунктларда булышырга әзер булулары турында белдерә.
Проектка шәһәр халкы актив ярдәм итә: алар даими рәвештә ризыклар, кием-салым, төрле кирәк-яраклар тапшыра, ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарны төшенкелеккә бирелүдән коткарырга, аерым булышырга тырыша. «Бер вакыт бер кыз машина тулы как бушатты. Икенчесе «ГАЗель» тутырып өр-яңа джинс чалбарлары алып килде», – дип сөйләде «Кеше йорты» матбугат сәркатибе Айгөл Амирова.
Мохтаҗларга ярдәмне шәһәр халкы гына түгел, оешмалар да күрсәтә. Мәсәлән, бүген дә «Нәфис Косметикс» ширкәте җитештерүче продукция төялгән «Газель» килде һәм пунктка мөрәҗәгать иткән һәркемгә кер порошоклары, юу сыеклыклары, бит-кул майлары һәм башка кирәк-яраклар таратты. «Без җәмгыятьтә хәйриячелек һәм юмартлык традицияләрен яңартырга тырышабыз. Бүген клубыбызда эре һәм урта бизнес дөньясыннан 500дән артык кеше теркәлгән. Бу кешеләрне ашату гына түгел – проектыбыз әкренләп мохтаҗларга ярдәм итүче зур бер юнәлешкә әверелеп бара», – дип билгеләп үтте проектка нигез салучы Азат Гайнетдинов.
Степан Халтурин урамындагы бинада мохтаҗларга кием-салым һәм аяк киеме бирәләр – монда атнасына 5–8 мең берәмлек әйбер таратыла. Киемнәрне исә башта Борһан Шаһиди урамындагы 26/1 йорт адресы буенча кабул итәләр, ә аннан соң башка нокталарга өләшәләр.
Илсур Метшин бирегә килгән кешеләр белән дә аралашты. Тормышның авыр мизгелләрендә монда ярдәм тапкан бер өлкән яшьтәге апа шәһәр башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Миңа 73 яшь. Бу бинаны безгә бирүегез өчен мең рәхмәт сезгә. «Игелекле Казан» чынлап та ашата да, урын белән дә тәэмин итә». Мэр алга таба да «Кеше йорты» проектына ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм бу эшкә нигез салучының хезмәтен аерым билгеләп үтте. «Азат Гайнетдинов – гаҗәеп кеше. Аның игелеклелеге безнең шәһәр һәм республика чикләренә генә сыймый — бөтен илгә үрнәк булып тора. Дөнья нәкъ менә шундый игелекле кешеләр аркасында яши дә инде», – диде Илсур Метшин.
Монда килүче тагын бер ир-ат ноктаның көндәлек эше турында сөйләде. «Аш-су осталары монда искиткеч тәмле ашарга пешерә. Хезмәткәрләр дә һәркемне бик җылы каршы ала», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Очрашу азагында хезмәткәрләр мэрга хәйрия оешмасы исеменнән һәрьяклап күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Гомумән әйткәндә, «Кеше йорты» проекты Россиянең алты төбәгендә: Татарстанда, Ульяновск өлкәсендә, Удмуртиядә, Башкортстанда, Пенза өлкәсендә һәм Мордовиядә эшли. Биредә барлыгы 43 ярдәм ноктасы ачылган, шуларның 14е Казан шәһәрендә урнашкан. Проектта 120гә якын кеше – социаль хезмәткәрләр һәм пешекчеләр эшли.
Бу игелекле эш башта билгеле яшәү урыны булмаган кешеләргә булышудан башланган. Тора-бара ярдәм алучылар даирәсе киңәйгән: баштарак көненә 50 порция тирәсе аш өләшенсә, соңрак бу сан 300гә җиткән. Ә бүгенге көндә Россия күләмендә көн саен 3,6 меңнән артык порция ризык таратыла.
Хәзер исә монда төрле тормыш сынауларына юлыккан кешеләр ярдәм таба. Булышлык алучылар арасында мохтаҗлар, күпбалалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән шәхесләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре бар.
Казан һәм Уфа шәһәрләрендә вакытлыча куну урыннары да оештырылган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, бирегә мөрәҗәгать итүчеләрнең документларын (төшеп калган яки бөтенләй булмаган очракта) торгызырга булышалар. Моның өстенә, монда медицина күзәтүе, психологик һәм юридик ярдәм дә каралган; кешеләрне эшкә урнаштыру буенча зур эш алып барыла.
Ярдәм системасына социаль патруль хезмәте (Казанда бу эшкә биш автомобиль җәлеп ителгән), шулай ук бушлай мунча, кер юу урыны һәм социаль чәчтарашханә хезмәтләре керә.
Алдагы планнарда кайнар ризык өләшү нокталарының санын 20гә җиткерү, бу челтәрне Татарстанның район үзәкләрендә һәм Россияның башка төбәкләрендә дә киңәйтү каралган.
Проектның никадәр нәтиҗәле эшләвен узган елгы күрсәткечләр дә раслый. Казанда гына да «Кеше йорты» ярдәменнән файдаланучыларга 789,5 мең порция аш һәм 50,2 мең комплект кием-салым бирелгән, шулай ук 12,2 мең тапкыр куну урыны белән тәэмин иткәннәр. Азык-төлек җыелмаларын – 1 170 кеше, медицина тикшерүен – 195, ә зыянлы гадәтләрдән дәвалану буенча булышлыкны 78 кеше алган. Төрле белгечләр 340 консультация уздырган, ә социаль патруль 171 тапкыр чакыру буенча чыккан.
Проект эшләгән сигез ел эчендә мохтаҗларга 3 миллионнан артык порция кайнар ризык, 300 меңгә якын кием комплекты һәм 21 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылган. 78 меңнән артык кеше вакытлыча куну урыны тапкан, ә 12 меңгә якын кешене эшкә урнаштыра алганнар.
«Кеше йорты» проектына төрле партнерлар ярдәм күрсәтә:
Казан шәһәре мэриясе
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
«Нәфис Косметикс»
«Ирбис»
«Айкон»
«Итле» рестораннары
«Медина»
«Сөембикә»
«Азу»
«Туган Авылым»
«Аудекс»
«Меценатлар» бизнес-берләшмәсе
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Мөселманнары диния нәзарәте
Татарстан митрополиясе — Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе