
Казанның Серов урамында инклюзия юнәлешендә илебездә бердәнбер булган «Ярдәм» үзәген техник яктан сынау тантанасы узды. 3,8 мең квадрат метр мәйданлы өч катлы комплекс көненә якынча 230 кешегә исәпләнгән. Биредә сукыр һәм сәламәтлеге чикле, шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләр өчен бушлай хезмәт күрсәтелә. Әлеге киңлекне үзәккә йөри торган аз хәрәкәтләнүче затларның ихтыяҗларын исәпкә алып проектлаганнар – машина кую урыннары, керү юлы, чишенү, юыну бүлмәләре һәм бассейн мөмкинлекләре чикле затларны күз алдында тотып эшләнгән. Үзәкне техник яктан сынап карау чарасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Ярышлар уздыру мөмкинлеге булган бассейн
«Бүген без үзәкне техник яктан сынап карыйбыз. «Ярдәм» бульварын төзекләндерү, күрше йортларның фасадларын яңарту эшләрен тәмамлыйбыз – бер атнадан барысы да әзер булачак. Әмма объектта хәзердән үк «тормыш кайный» башласын, сез дәресләрне үткәрә алсын өчен, без ишекләрне бүген үк ачабыз, – диде Илсур Метшин. – Исегездәме, без моннан бер-ике ел элек килгән идек: биредә кечкенә генә фонтаннан башка нәрсә юк иде. Ул чакта Илдар хәзрәт Баязитов үзәккә килүчеләрнең күбесенең диңгезгә бару, табигатьтә еш булу мөмкинлекләре юклыгын әйтеп узды. Нәкъ менә шул вакытта тулы кыйммәтле проект булдыру тәкъдиме яңгырады. Битараф булмаган кешеләр безгә аны тормышка ашырырга ярдәм итте. Эшне башлап җибәргәндә, дөресен әйтим, бераз куркытты да – әмма «күзләр курка, куллар эшли» дигән гыйбарә дөреслеккә туры килә, без моны башкарып чыктык. Ул вакытта безгә үрнәк булырдай мисаллар юк иде. Хәтта чит илләрдә дә тәҗрибә алырдай тиңнәр таба алмадык, шуңа күрә бу юлны тернәкләнүчеләр белән бергә үттек. Алар төп экспертларыбыз булды, ничек яхшырак эшләргә кирәклеген аңлатты. Проектыбыз илнең башка төбәкләрендә мондый үзәкләр булдыру эшендә лаеклы үрнәк булыр дип ышанам. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп үзәккә керик һәм нәрсә килеп чыкканын дикъкать белән карыйк».
Бассейн үзәктәге төп киңлекләрнең берсе булып тора. Анда 25 метр озынлыктагы дүрт юл ясалган, касәнең тирәнлеге үзгәрүчән итеп эшләнгән – кирәк булса 1,2 метр, ихтыяҗ булганда 1,8 метр тирәнлектә йөзәргә була. Биредә бер үк вакытта 24 кеше шөгыльләнә ала.
Аз хәрәкәтләнүчеләр өчен махсус күтәргечләр һәм коляскалар белән суга төшү юллары каралган. Монда барысы да сәламәтлеге буенча төрле үзенчәлеге булган кешеләр бассейннан файдалана алырлык булсын дип проектланган. Шул ук вакытта касәнең үзгәрүчән булуы биредә югары дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә.
Бассейн янәшәсендә генә су һәм савыктыру процедуралары өчен аерым бүлмәләр эшләнгән. Үзәктә дәвалау өлкәсендә аеруча шифалы санала торган гидро- һәм аэромассаж ванналары бар, су асты душы – массаж һәм хром терапиясе белән әһәмиятле бальнеотерапия тәкъдим ителә. Бирегә шулай ук Шарко душы куелган, массаж кабинетлары, физик дәвалау заллары эшли, кизү торучы шәфкать туташлары, тренерлар өчен аерым бүлмәләр каралган.
Монда инде хәзердән үк дәресләр үткәрелә. Үзәккә мөмкинлекләре чикле кешеләр илнең башка төбәкләреннән дә – Красноярск, Ростов-Дон һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр. Шәһәр башлыгы үзәкнең беренче кунаклары белән аралашты.
– Без бассейнны һәр кеше аннан файдалана алырлык итеп эшләргә тырыштык, уңайлы, куркынычсыз булсын, дидек: монда сәламәтлеге чикле кешеләр дә, начар күрүчеләр дә шөгыльләнә ала. Бер айдан соң без бирегә янәдән килербез, сезнең актив шөгыльләнүегезне күрербез, дип өметләнәбез. Бәлки, бу матурлыкны күреп тә бетермисездер, ләкин мин сез аны тоясыз дип ышанам, – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры.
– Биредә барысы да яхшы, җылы мөгамәлә, игелек кылып эшләнгән гамәлләр, без моны йөрәгебез белән тоябыз. Мин инде монда дүртенче тапкыр һәм һәрвакыт килергә ашкынып торам, – диде үзәктә шөгыльләнүчеләрнең берсе.
– Килегез, сезнең йортыгыз монда! – диде шәһәр башлыгы.
Барысы да җайлаштырып эшләнгән – чын каршылыксыз мохит
«Ярдәм» үзәген проектлаганда бүлмәләрдәге җиһазлар белән бергә, үзәк буйлап йөрү юлының да уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиешлеге исәпкә алынган. Машина кую урыннары, керү юлы, чишенү, юыну бүлмәләре, бассейн киңлекләре сәламәтлеге чикле затларның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.
Беренче катта административ һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләре, бассейндагы суның сыйфаты даими тикшерелә торган лаборатория урнашкан. Шунда ук Брайль хәрефләре белән язылган ризыклар исемлеге булган кафе-залда утырырга була.
Икенче катта массаж кабинеты, тренерлар, шәфкать туташы бүлмәсе, бассейн, чишенү бүлмәләре, шулай ук рухи яктан тынычландыру бүлмәсе бар, анда учак янганын, кошлар сайравын, диңгез шаулавын тыңларга яки йолдызлы күккә карап ятарга була. Дәрес 10 минуттан бер сәгатькә кадәр дәвам итә. «Бездә физик үсешкә аерым басым ясап, хисси халәтне дәвалауга юнәлдерелгән эш тә алып барыла. Мондый төр дәресләр кешеләргә күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итә», – дип сөйләде рухи яктан тынычландыру бүлмәсе белгече Андрей Сюткин.
Тернәкләндерү инфраструктурасының төп өлеше өченче катта урнашкан. Биредә эрготерапия, вак моторика, аппарат ярдәмендә ясала торган массаж, арт-терапия заллары, ял бүлмәсе, шулай ук авыруларны инсультлардан, операцияләрдән һәм куллар яки аяклар җәрәхәтеннән соң аякка бастыру, церебраль паралич яки менталь тайпылышлар кебек диагнозлар вакытында тернәкләндерү өчен билгеләнгән виртуаль күнекмәләр бүлмәсе эшләнгән. Күпчелек аппаратларның төп эш принцибы виртуаль чынбарлыкка һәм уен механикасына нигезләнә, ә бу исә савыктыру, тернәкләндерү гамәлен тагын да җәлеп итүчәнрәк итә. Система көчне һәм хәрәкәт күләмен арттыруга, координацияне яхшыртуга, игътибарны күнектерүгә, билгеле бер киңлектә җайлашуны үстерүгә, когнитив биремнәрне үтәүгә юнәлдерелгән аерым программалар төзергә ярдәм итә.
«Мин Ростов өлкәсеннән, Волгодонск шәһәреннән килдем. Биредә беренче тапкыр. Барысы да бик әйбәт, барысы да яхшы, сезгә бары тик рәхмәт сүзләре генә! Безнең сукырлар җәмгыяте рәисе монда килергә киңәш итте. Әлбәттә, теләүчеләр бик күп. Безнең җәмгыятьтә 400 кеше бар, мөмкинлек булганда килергә тырышабыз», – дип фикерләре белән уртаклашты үзәктә шөгыльләнүчеләрнең берсе.
Өченче катта дәвалау физкультурасы һәм сәламәтләндерү процедуралары бүлмәләре, дәресләр залы, вак моторика терапиясе кабинеты һәм тренажер залы урнашкан.
Өченче кат үзенең күпфункцияле кино залы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә ала. Биредә фильмнарны тифлоаңлатмалар белән күрсәтергә җыеналар. Экранда барган хәлләрнең махсус тасвирламасы сукыр тамашачыларга фильмның визуаль өлешен кабул итәргә һәм сюжетны аңларга ярдәм итә. Кино залы тернәкләндерү инфраструктурасының бер өлеше булуы белән бергә, ял һәм мәдәни чаралар киңлегенә әйләнә.
Үзәктә тернәкләндерү өчен Россиядә җитештерелгән җайланмалар кайтартылган. Аерым алганда, кинезиотерапия өчен күпфункцияле «AIDFLEX MFTR» тренажеры сатып алынган. Тренажерны артроз, буыннар һәм арка авырулары, остеохондроз вакытында, умыртка баганасына һәм буыннарга зыян килгәндә, шулай ук операцияләрдән соң тернәкләндерү, шул исәптән аяк, тез буыннарына протез кую очракларында кулланырга була.
Әлегә үзәк техник сынау режимында эшли. «Ярдәм»нең рәсми ачылышы бераз соңрак, шул исемдәге бульвар ачылган вакытка билгеләнгән. Бүгенге көндә бульварны төзекләндерү эшләре инде тәмамланып килә.
«Ярдәм» үзәге Илсур Метшин тәкъдиме белән сафка бастырылган һәм ул тулысынча хәйриячеләр акчасына төзелгән. Төзелеш эшләре 2024 елда сәламәтлеге чикле кешеләргә уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлдерелгән «Игелекле Казан» шәһәр программасы кысаларында башланган.
Инклюзия үзәге «Ярдәм» мәчетен, мәчет каршындагы мәктәпне, «Дан» спорткомплексын һәм шул исемдәге бульварны үз эченә алган инклюзия кластерының бер өлеше булып тора.
Исегезгә төшерәбез, май аенда үзәккә Су спорты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Мазепин килеп китте.
Үзәккә керү юлында «Айлы бакча»
Техник яктан сынау тантанасында үзәккә керү юлындагы фонтан да эшли башлаган. Фонтан үзәгенә бронзадан коелган ярымай сыман «Айлы бакча» сыны урнаштырылган. 3,5 метр биеклектәге арт-эшләнмәне Пермь рәссамы Әлфиз Сабиров ясаган. Таш нигезе белән бергә аның авырлыгы ике тоннага якын. Скульптура бассейнга керү юлы каршында тора.
Ярымайның өслеге бөреләрне, үсемлекләрне хәтерләтә торган милли татар бизәкләре белән бизәлгән. Скульптура бина архитектурасы белән аваздаш: үзәкнең фасадына суга тамган тамчыдан ясала торган түгәрәкләр сыман дулкыннар сурәтләнгән.