Казанда 1 октябрьдән торак фондына һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирелә башлый. «Татэнерго», «Казэнерго» акционерлык җәмгыятьләре һәм ведомство котельняларын да кертеп, барлык профильле оешмалар инфраструктураның әзер булуын раслады.
Нормативлар буенча һаваның уртача тәүлек температурасы +8 градуска кадәр түбән төшкәннән соң биш тәүлек дәвамында шул күрсәткеч сакланган очракта җылылык бирелә башлый. Быел бу эшне иртәрәк башларга карар кылынган. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнада шундый температура көтелә, әмма системаны эшләтеп җибәрүне кичектермәскә булганнар.
«Быелгы озын җәйге сезон ярдәмендә җылылык белән тәэмин итә торган оешмалар ягып җылыту сезонына җитди әзерлек эшләрен башкара алды. Алда безне октябрь салкыннары көтә, шуңа күрә пәнҗешәмбедән өлешләп җылылык бирә башлыйбыз. Бу бик җаваплы гамәл һәм бер минутта гына башкарыла торган эш түгел. Күркәм гадәт буенча, җылылык белән беренче чиратта социаль объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр тәэмин ителәчәк. Торак йортларга килгәндә, биредә идарәче компанияләр хәл итә: халык белән элемтәдә булу һәм җылылык бирү вакыты буенча казанлыларның теләкләрен исәпкә алу мөһим», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
StartFragment
Кышка әзерлек кысаларында муниципаль комиссия бик зур инфраструктураны тикшереп чыккан. Алар 6 меңнән артык күпфатирлы йортның, урамда ике мең чакрымга сузылган җылылык челтәренең (диаметры 50 дән 1200 мм кадәр булган торбалар), йорт эчендәге якынча 9 мең чакрым челтәрнең, өч шәһәр ТЭЦының һәм районнардагы зур котельняларның («Азино», «Горки», «Савиново»), «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте карамагындагы 125 котельняның, 43 ведомство объектының кышка әзерлеген бәяләгән. Шулай ук 878 муниципаль бюджет учреждениесенең һәм 9,5 меңнән артык башка кулланучының әзерлегенә тулы бәя бирелгән.
Җылылык җибәрү эшчәнлеге ул басым ярдәмендә тәңгәлләштерү чаралары таләп ителә торган катлаулы технологик процедура санала. Торбалардагы һаваны басым ярдәмендә кудыртырга, бөгелгән борылмалы урыннарда калган һаваны чыгарып бетерергә һәм таләп ителә торган басым үзгәрешен булдырырга кирәк. Җылылык челтәрләренең озынлыгын (10 мең чакрымнан артык) һәм кулланучыларның күп булуын (16 меңнән артык) исәпкә алып, системаның норматив хәлдә эшләве өчен ике атна вакыт кирәк булачак.
Җылылык сезоны башланганнан соң фатир яки өй җылынмаса, радиатордан су ага башласа яки җылылык белән бәйле башка катлаулы очраклар килеп чыкса, +7(843)236-41-23 телефон номеры аша «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, шәһәр халкының «Җылылык җибәрү» дип аталган системага гариза юллау мөмкинлеге бар. Шулай ук мөрәҗәгатьне +7(843)222-72-22 телефон номеры аша Казан мэриясенең шалтыратулар үзәгенә җиткерергә була. Линияләр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, төнлә гаризаларны робот кабул итә. Авария хакындагы гаризалар тәүлек буе кабул ителә.