Казанда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең автопаркын яңарту дәвам итә. Автопаркны яңарту аварияләрне бетерү тизлеген шактый арттырырга, заманча технологияләр кертергә һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа техниканы Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Авария хәлләрен торгызу бригадалары карамагына чүп тыгылуларын чистарту, канализация коллекторларына хезмәт күрсәтү, ләм суырту һәм насос станцияләрендә эшләү өчен заманча машиналар – автокраннар, экскаватор-төягечләр, күчмә остаханәләр, катнаш юл машиналары һәм башка техника тапшырылды.
Яңа техника арасында катлаулы шартларда эшләргә мөмкин машиналар да бар. Алар арасында 6,4 метр тирәнлеккә кадәр эшли торган экскаваторлар, ишегалларының кысык шартларында куллану өчен кечкенә канал юу машиналары бар. Алар 120 метрлы җиңсәләр һәм 160тан 240 барга кадәр басымлы җайланмалар белән җиһазландырылган.
«Водоканал» предприятиесе генераль директоры Рөстәм Габделхаков яңа машиналарның җитештерүчәнлеген билгеләп үтте. «Аларның куәте зуррак. Әгәр элек насослар 8 кубны 30–40 минут дәвамында суыртса, яңа җайланмалар бу эшне 8–10 минут эчендә башкарып чыга һәм шул ук вакытта 10 куб суырта. Җитештерүчәнлек шактый артты. Икенче төрле канал юу машинасы да бар – ул коелар урнашкан, катлаулырак урыннарда эшләргә мөмкинлек бирүче ук һәм җиңсә белән җиһазландырылган», – дип сөйләде предприятие җитәкчесе.
Шулай ук вакуумлы төягеч тә яңартылган – әлеге күпфункцияле машина 25 метр тирәнлеккә кадәр эшләргә исәпләнгән, ул төрле диаметрдагы (0,05 метрдан 2 метрга кадәр) торба үткәргечләргә хезмәт күрсәтә ала. Ә күпфункцияле корылмалар ләм суырту техникасын, манипулятор һәм гидродинамик җайланма мөмкинлекләрен берләштерә.
«Водоканал» предприятиесе – шәһәрнең иң мөһим җаваплы предприятиеләренең берсе, аның тотрыклы эшеннән халкыбызның уңайлылыгы тәэмин ителә. Шуңа күрә предприятие хезмәткәрләре өчен алдынгы эш шартлары тудыру бик мөһим. «Водоканал» 4 мең чакрымга якын челтәргә хезмәт күрсәтә, һәм быел белгечләр 12,4 меңнән артык чүп тыгылу очрагын бетергән. Без зур яңарыш күрәбез: 30 берәмлек заманча техника алынды, шуларның 24е – бөтенләй яңа машиналар, ә алтысын тулысынча төзәттеләр. Шәһәребез халкы өчен аварияләр һәм чүп тыгылуларның үз вакытында бетерелүе бик мөһим, шуңа күрә без «Водоканал»га зур игътибар бирәчәкбез һәм аны барлык юнәлешләрдә дә хуплаячакбыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Элек мондый участокларда аварияләр булганда, без берничә айга юл хәрәкәтен, җәяүлеләр йөрү сукмакларын ябарга, зур чокырлар казырга һәм су дәрәҗәсен төшерү буенча өстәмә эшләр башкарырга мәҗбүр идек. Хәзер исә, яңа техника ярдәмендә, кинәт килеп чыккан техник өзеклекләр урынына тизрәк барып җитәргә һәм аны тулы әзерлек белән башкарырга, өстәмә, вакытны сарыф итүче гамәлләрдән башка гына бетерергә мөмкин», – дип аңлатты «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе баш инженеры Леонид Карагузин. – Без 20 берәмлеккә якын иске техниканы файдаланудан чыгардык инде. Араларында 80 нче еллар башында чыгарылган, тоткарлыклар белән генә эшли алган машиналар да бар иде. Шуңа күрә аларны әкренләп яңа техникага алыштырабыз».
Җиһазларның еш ватылуы ремонтка зур чыгымнар таләп иткән, предприятиегә чит оешмаларны җәлеп итәргә туры килгән, ә бу бюджет чыгымнарын арттырган.
Яңарту нәтиҗәләре сизелерлек: әгәр элек «Водоканал»га көн саен алты берәмлеккә кадәр техниканы арендага алу кирәк булса, хәзер чит оешмалар хезмәтенә мохтаҗлык атнага ике-өч тапкырга кадәр кыскарган.
«Водоканал» предприятиесенең автотранспорт цехы 3,5 мең чакрымнан артык озынлыктагы челтәрләрдә эшне тәэмин итә. Ел башыннан гына да предприятие белгечләре 12,4 мең чүп тыгылуны ачыклаган һәм чистарткан, бу – уртача алганда көн саен 50–60 тыгылу дигән сүз.
Шулай ук предприятие кулланылышта булган автопаркны капиталь ремонтлау эшләрен дә алып бара. Аерым алганда, Татарстан Республикасы бюджеты ярдәме нәтиҗәсендә, агымдагы елда алты КАМАЗ автомобиле торгызылган. Тулысынча ремонтлауга 43,1 миллион сум юнәлтелгән – бу акчага двигательләр, йөрү өлеше тулысынча яңартылган һәм кабиналар ремонтланган.
Нәтиҗәдә, яңа техника эшне тизләтергә генә түгел, ә хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртырга да ярдәм итә. Авария хәлләрен торгызу техникасы белән идарә итүче шоферы Рәдиф Даутов яңартулардан соң эшләүнең күпкә уңайлырак булуын сөйләде. «Махсус техникада 17 ел эшлим. Яңа техника яхшырак: ул өзлексез, җиңел һәм тиз эшли, аны төзәтергә кирәкми Кабиналар эчендә иркен һәм рәхәт – утыргычлары уңайлы, һава сафландыргыч бар, кышын мич эшли», – дип уртаклашты ул.
Яңа техниканы тикшерүдә шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.