Бүгенге көндә
Казанда пенсия яшендәге 282,5 мең кеше яши, аларның 32 меңе 80 яшен узып киткән
өлкәннәр. 100 кеше үзләренең йөз еллык юбилеен билгеләп үткән. 1 октябрьдән 10
октябрьгә кадәр өлкән буын вәкилләре өчен тулы бер чаралар комплексы тәкъдим
ителә.
Районнарның өйдә социаль хезмәт
күрсәтү бүлекләре, өлкәннәргә кышка әзерләнергә ярдәм итеп, «Фатирны тәртипкә
китер» һәм «Социаль базны тутыр» акцияләрен үткәрә. Ягъни пенсионерларга
фатирларын җыештырырга, торакларын кышка әзерләргә ярдәм итәләр. Казан халкына
өлкәннәргә игътибарлы булуның мөһимлеген искә төшереп, башкала урамнарында,
паркларда «Игелек һәм хөрмәт көне» акциясе уздырыла. «Игелекле Казан»
проектында катнашучылар өйдән чыга алмаучыларга аерым игътибар итәчәк. Күркәм
гадәт буенча, ункөнлек уңаеннан шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары да өлкән
буынны кайгыртып, үз өлешен кертәчәк.
Башкалада яшәүче өлкәннәр тулы медицина тикшерүе уза
ала. Табиблар ярдәм кирәк булганнарның өйләренә үзләре барачак. Шулай ук
медицина ярдәме һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча
кайнар линия хезмәте эшли. +7(843)249-12-73 телефон номерына шалтыратып,
кызыксындырган сорауларга җавап табарга була.
Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия
яшенә җитеп килүче һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен эш ярминкәләре үткәрә.
Чаралар 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр уздырыла. Килүчеләргә хезмәт,
мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча
консультацияләр бирелә. 5 октябрьдә – Совет районы идарәсендә Эш бирүчеләр
көне; 6 октябрьдә – Идел буе районы идарәсендә Вакансияләр ярминкәсе, 7
октябрьдә Киров һәм Мәскәү районнары идарәләрендә Вакансияләр ярминкәсе
оештырыла.
«Татар халкы «Сакал агармый, акыл керми» дип әйтергә
ярата. Чыннан да, бу хак сүзләр, зирәклек еллар узу, тәҗрибә туплану белән
бергә килә. Әби-бабайларыбыз, без бүген яши торган шәһәрнең якты киләчәге өчен
тырышып, күпме көч түккән бит. Без өлкән буын вәкилләрен хөрмәт итәбез һәм
аларны кайгыртып яшәргә тырышабыз. Казанның «Яшәү яме», «Йөзьяшәрләр уены»
проектлары өлкән буын өчен яңа мөмкинлекләр тудыра, меңләгән катнашучыларны
берләштерә. Бу безнең аларга карата хөрмәт күрсәтү, аларның яшәү мәгънәсен
баету, гомерләрен озайту ысулы. Өлкәннәрне кайгырту ункөнлек белән генә
тәмамланмый. Кайвакыт бер шалтырату, кунакка кереп хәл белеп чыгу, аларны
тыңлау да җитә. Казан халкын игелекле ункөнлеккә кушылырга: туганнарының,
күршеләренең хәлен белергә, «рәхмәт» әйтергә, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә
чакырам. Шәһәрдә яшәүче өлкән буын үзләренең безгә кирәклеген белеп, сизеп
яшәсен», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Район администрацияләрендә, Казан Башкарма комитеты
идарәләрендә һәм комитетларында социаль өлкә мәсьәләләре, бу елны
Ункөнлекне уздыру үзенчәлекләре буенча кайнар линия хезмәте эшләячәк. Август ае
өчен бирелгән счет-фактураларның арткы ягында өлкән яшьтәге гражданнар өчен
билгеләнгән социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм алар тарафыннан тәкъдим
ителә торган хезмәтләр турында мәгълүмат урнаштырылган.
Социаль фонд мәгълүматларына караганда, 2026 елның 1
гыйнварына Казанда 282 мең 487 кеше иминият пенсияләре ала. Аларның 71,93%-ы –
хатын-кызлар һәм 28,07%-ы – ир-атлар. Шәһәрдә яшәүче 32 мең 196 кеше 80 яшьтән
узган. Быел 100 кеше үзенең йөз һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә, шуларның
90-ы – хатын-кыз, 10-сы – ир-ат. Казанның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге
хезмәткәрләре 1 мең 401 кешегә ярдәм итә.
Өлкәннәр көненә багышланган чараларның тулы
программасы белән махсус бүлектә танышырга була.