Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан
«Максимовта» волонтерлык пунктының мәйданы 3,3 тапкырга арткан. Моңа кадәр 80
квадрат метрлы үзәкнең мәйданы Казан мэры ярдәме белән 330 квадрат метр булган.
Бу махсус хәрби операция өчен әзерләнә торган гуманитар ярдәм күләмен
арттырган: чәй җитештерү ике тапкырга, эчке кием тегү 30%-ка арткан.
Волонтерлык пунктында Казан мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Волонтерларга уңайлы шартлар булдыру
максатыннан бинаның идәннәре җылытылган, кондиционерлар, техника куелган
Максимов урамындагы 1 нче йортта урнашкан волонтерлык
пункты Казан илкүләм тикшеренү техник университетының инженерлык экологиясе
кафедрасы доценты Алсу Фазуллина тәкъдиме белән ачыла. Эшчәнлек 80 квадрат метр
мәйданлы бинада алып барыла. Ярдәм чаралары махсус хәрби операциядәге
сугышчылар өчен дошманнардан саклагыч япмалар үрүдән, кием тегүдән
башлана. Соңрак әлеге эшкә «ТатТрансАвто» предприятиесе кушыла, ул ТЭЦ урамында
өстәмә мәйданчык бүлеп бирә. Ләкин бу мәйдан гына җитәрлек булмый, фронтка
җибәрелә торган гуманитар ярдәм күләмен арттыру өчен Максимовтагы үзәкне
зурайтырга кирәк була.
2025 елда әлеге пунктка Казан мэры Илсур Метшин килеп китә, аның йөкләмәсе
буенча волонтерларга янәшәдә генә буш торган 250 квадрат метр мәйданлы
муниципаль бина бирелә. Шулай итеп, үзәкнең мәйданы 330 квадрат метрга җитә.
Мэр шулай ук бинаны төзекләндерү буенча да ярдәм итәргә куша.
Бинаны зурайту һәм капиталь төзекләндерү эшләре җиде ай дәвам иткән.
Төзүчеләр киңлекне тулысынча үзгәрткән: иске корылмаларны сүтеп алган,
тәрәзә-ишекләрне алыштырган, стеналарны күчергән. Хәзерге вакытта бина эчендә
дүрт функциональ зона: япма үрү, өлге кисү һәм тегү мәйданчыклары, шулай
ук универсаль блок, ял итү зонасы эшли.
Волонтерларга уңайлы шартлар булдыру максатыннан бинаның идәннәре
җылытылган, кондиционерлар куелган. Кирәкле җайланмалар: тегү, эшләнмәләрнең
кырыйларын бөгү, кер һәм идән юу машиналары, киптергечләр һәм суыткыч техника
сатып алынган. Социаль челтәрләрдә волонтерларның үтенеченә җавап итеп,
коридорны төзекләндерү чыгымнарын меценат Артем Карташов түләгән.
Үзәкнең мәйданын зурайту җитештерү куәтен сизелерлек арттырырга ярдәм
иткән. Төзекләндерү эшләреннән соң саклагыч япма җитештерү күрсәткече 30%-ка
арткан. Әгәр элек волонтерлар көненә уртача 4–5 япма үргән булса, хәзер бу
сан 7гә җиткән. Чәй җитештерү дә ике тапкырга арткан – 2023 елдан башлап
барлыгы 8 мең кап чәй әзерләнгән булса, 2026 елда волонтерлар 7 мең кап чәй
әзерли алган. Эчке кием тегү күләме 30%-ка арткан. 2023 елдан бирле пункт
волонтерлары 60 мең квадрат метрдан артык япма үргән. Яңартылган үзәккә
килгән вакытта Казан мэры Илсур Метшин дошманнардан саклагыч япманың берничә
бүлемен үреп, эш технологиясен шәхсән үзе бәяләде.
«Сез фронт өчен чын ярдәм үзәге булдырдыгыз. Алсу Әсгать
кызы, укытучы буларак, үз тәкъдимегезне иң нәтиҗәле ярдәм үзәгенә
әйләндерә алдыгыз. Артем Александрович, ярдәмегез өчен сезгә аерым рәхмәтебез.
Сез искиткеч кешеләр», – диде Илсур Метшин.
Пунктта 250 волонтер – медицина
хезмәткәрләре, укытучылар, җирле завод эшчеләре, өлкән буын вәкилләре,
сугышчыларның хатыннары эшли
Волонтерлар шушы еллар эчендә 18 мең данәдән артык
окоп шәме һәм коры аш, 10 мең данәдән артык коры душ ясаган, 2,8 мең эчке кием
теккән, 1,5 мең пар оекбаш бәйләгән, эт йоныннан 140 данә билбау ясаган.
Волонтерлык пункты тарафыннан барлыгы 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм
әзерләнгән. Алар Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Запорожье, Курск,
Белгород һәм Херсон өлкәләренә, шулай ук Харьков юнәлешенә озатыла. Әзер ярдәм
чараларын илтеп тапшыру эше тикшерелгән төркемнәр, шулай ук сугышчыларның
ата-аналары, хатыннары һәм апалары аша башкарыла.
Хәзерге вакытта пунктта 250 волонтер исәпләнә, 25ләп кеше турыдан-туры
дошманнардан саклагыч япма үрүдә катнаша. Волонтерлар арасында медицина
хезмәткәрләре, укытучылар, җирле завод эшчеләре, өлкән буын вәкилләре,
сугышчыларның хатыннары да бар.
Алар өч сменага бүленеп эшли, Алсу Фазуллина үзенең төп эшеннән соң үзәккә
кайта һәм еш кына кичке тугызга кадәр биредә була. Волонтерларга мәктәп
укучылары, студентлар актив ярдәм итә.
Алсу Фазуллина шәһәрнең бинаны төзекләндерү белән генә чикләнмәвен:
Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының коры ашлар өчен яшелчә һәм тавык
түшкәләре бирүен, моның исә волонтерларга азык-төлеккә акча сарыф итмичә,
финансларны чимал сатып алуга юнәтергә мөмкинлек бирүен сөйләде. Әле
күптән түгел генә үзәктә атна саен токмач кисә һәм аны киптерә башлаганнар.
Артем Карташов башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт
йөзеннән волонтерларга ел саен кызыклы сәяхәтләр оештыра. Узган ел волонтерлар
Болгарга барган булса, быел Йошкар-Ола шәһәренә җыеналар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда гуманитар оешмаларның
Координация советы 2025 елда барлыкка килде. Аны булдыру тәкъдиме беренче
«Казань за СВОих/Казан үзебезнекеләр өчен» форумында яңгыраган иде. Гуманитар бергәлек тәкъдимен
башкала мэры Илсур Метшин да хуплады. Координация советы шәһәрдәге һәм
республикадагы гуманитар берләшмәләрнең бердәм көчен берләштерү мәйданчыгына әйләнде. Совет
составына үз кандидатуралары ирекле бергәлек тарафыннан тәкъдим ителгән хәйрия
һәм волонтерлык оешмалары җитәкчеләре керә. Корсовет махсус хәрби операциядәге
сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә 3,5 меңнән артык кеше ярдәм итә торган
тугыз оешмадан тора. Шәһәрдә барлыгы 1,5 меңнән артык волонтер оешмасы бар
дип исәпләнә. Аларда 63 меңгә якын кеше үз көчен кызганмыйча эшли.