2027 елда Казанда төбәк юридик компанияләре өчен «Хокук-300» премиясе тапшырылачак
Денис Гордийко
VI Казан халыкара юридик форумы кысаларында 2027 елда төбәк дәрәҗәсендәге юридик компанияләр өчен «Хокук-300» («Право-300») премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Әлеге чараны оештыру турындагы килешүгә бүген Казан мэры, Казан халыкара юридик форумының рәистәше Илсур Метшин һәм «Право.ру» генераль директоры, баш мөхәррире Борис Болтянский имза куйды.
«Чираттагы форумда, 2027 елда, без беренче тапкыр төбәк дәрәҗәсендәге компанияләр өчен «Хокук-300» («Право-300») премиясен тапшыру тантанасын уздырачакбыз. Бу төбәктә юридик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм форумның файдасын арттырачак», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
«Хокук-300» («Право-300») – Россиянең юридик базарын бәяләүче беренче һәм иң зур проект. Ул 2010 елдан бирле илкүләм һәм төбәк дәрәҗәсендә тикшеренүләр уздыра. Ул оешмаларга һәм юридик ярдәм эзләүчеләргә эш башкарырга лаеклы белгечләрне сайларга ярдәм итә.
Компанияләрне бәяләгәндә аларның узган проектлары, тармак белгечләренең фикерләре һәм клиентларның бәяләмәләре карала. Бигрәк тә күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты, сервис дәрәҗәсе һәм бәясе туры килүе игътибарга алына.