Соңгы 20 ел эчендә Казаннан чыгарыла торган калдык күләме ике тапкырдан күбрәккә арткан: хәзер шәһәрдән көн саен 600 тонна урынына 1,3 мең тонна чүп чыгарыла. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин V Казан халыкара юридик форумындагы матбугат киңәшмәсендә белдерде. Ул шәһәр алдында туган яңа мәшәкатьләрне исәпкә алып, әлеге өлкәдәге кануннарны үзгәртергә кирәклеген ассызыклады.
«Казанның һәрвакыт алда баруына без шатланабыз, әлбәттә. Никадәр генә яңа чүплекләр төзесәк тә, чүп хасил булуны чикләмибез икән – бернинди урын да җитмәячәк. Калдыкларның артуы мине мэр буларак бик нык борчуга сала. Хәтерлим, мэр булып эшли башлаганда Казаннан көненә 600 тонна чамасы чүп чыгарыла иде, хәзер бу сан 1,3 мең тоннага җитте», – диде ул.
Мэр фикеренчә, мондый мәсьәләләрне чишү өчен шәһәр җитәкчелеге эше генә җитми, биредә халыкның көндәлек гадәтләрен үзгәртүе дә мөһим. Шул ук вакытта ул шәһәр алдында туган яңа мәшәкатьләрне чишүдә кануннарның әһәмиятен аерым билгеләп үтте.
«Казан халыкара чараларда бик актив катнаша. Сәяси вәзгыятькә карамастан, без барлык мэрларның да җаваплылыклары бер үк икәнен аңлыйбыз. Әлеге форумның төп казанышы – монда кануннарны кабул итүче юристлар да, гамәли бизнес вәкилләре дә бер мәйданчыкта очраша. Форум рәистәше буларак, минем өчен монда җыелуыбызның нәтиҗәсе, ягъни эшнең тормышта кулланылыш табуы мөһим. Кануннар язу эше тормыштан артта калырга тиеш түгел, ә аннан алдарак барырга тиеш», – дип белдерде Илсур Метшин.